Газетага язылу

Авыл укытучысы Алмаз Җиһаншин: «Укучы үзгәргәч, без дә үзгәрәбез»

Замана баласы, авыл мәктәбендәге шартлар, дәрестән соң тормыш... Кайбыч районындагы Кошман мәктәбенең информатика, физика укытучысы, «Авыл укытучысы – 2025» республика бәйгесе җиңүчесе Алмаз Җиһаншин белән әнә шулар хакында сөйләштек.

– Безгә еш кына, замана баласы бөтенләй башка, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Укучылар үзгәрә икән, ә укытучылар?

– Мин инде мәктәптә 15 ел белем бирәм. Укучы үзгәргәч, укытучы да турыдан-туры үзгәрә. Балалар хәзер башка төрле. Тормышка гаджетлар үтеп керде. Клиплы фикер йөртү дигән нәрсә дә бар. Укучыларга озак итеп сөйләп утырып булмый. Тиз туялар. Шуңа күрә кызыксындыру чарасын уйлап табарга кирәк. Шул ук вакытта дәреснең сыйфатын да югалтырга ярамый. Нейрочелтәрдән дә баш тартып булмый. Алар – тормышның бер өлеше. Шуңа яраклашырга тиешбез дип саныйм.

Телефон бәлагә әйләнмәсен өчен нишләргә?

– Гаджетларны бөтенләй тыеп булмый. Тормыш шуңа бәйле. Әмма чик куярга кирәк. Артыкка китсә, зыяны күбрәк була. Хәзер вакытны чикли торган кушымталар бар. Шуларны куегыз. Ачуланып кына мәсьәләне хәл итеп булмый. Әйдә, синең белән шулай килешәбез, дип яхшылап аңлатырга кирәк. Әти-әни баласының нәрсә белән шөгыльләнүен белеп торсын

– МАХ кушымтасына күчү авыр булмадымы? Хәзер шуннан гына аралашасызмы?

– Авыр булмады. Аңа кадәр «Сферум» платформасында идек бит. Бу да шуңа охшаш. Әти-әниләр дә, укытучылар да шунда аралаша. Кыенлыгын күрмибез. МАХ димәктән, август аенда республикада укучылар арасында ботлар ясау буенча конкурс үткәрделәр. Анда ун җиңүчене билгеләделәр. Шулар арасында безнең 9 нчы сыйныф укучысы Камил Хикмәтуллин да бар.

Сез – информатика укытучысы. Шәһәрдә калган булсагыз, IT өлкәдә мөмкинлекләр күбрәк тә булыр иде. Ни өчен авыл мәктәбен сайладыгыз? Шартлар җитәме?

– Шәһәрдә калу теләге бар иде. Кат-кат үлчәп карадым да кире уйладым. Әти-әнием авылда яши. Аларга ярдәм итәсем килде. Туган як өстенрәк булып чыкты. Кайтуыма бер дә үкенмим. Авылда да хәзер шартлар шәһәрдән ким түгел. Әти-әни белән бергә яшибез. Өйләнеп, өч бала тәрбиялибез.

Мин Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетының математика факультетын тәмамладым. Башта Мәлки мәктәбенә эшкә җибәрделәр, шул ук вакытта Кошманда да укыттым. Хәзерге вакытта Мөрәле, Федоровское мәктәбенә дә барып белем бирәм. Ерак булмагач, авыр түгел. Күнектем инде.

Физика фәне буенча җиһазлар җитеп бетми. Лабораториягә кирәкле әйберләрне төрле мәктәпләрдән табарга тырышам. Шуңа күрә гадирәк тәҗрибәләр үткәрәбез. Компьютерлар җитә. Укучылар аз инде. Әйтик, Мөрәледә – 16 укучы, ә Кошманда 86 бала белем ала.

Аз баланы укыту күңелсез түгелме? Укучыларыгыз белән ничек уртак тел табасыз?

– Авыл укытучысының – үз алымнары. Шәһәр укытучысына да җиңел түгел. Анда сыйныфта – 30–40 ар бала. Күбрәк укучыны укыту кызыклырак тоела миңа. Өй эшләрен күп бирмәскә тырышам. Укучыларым мине таләпчән, диләр. Замана баласы белән дусларча сөйләшсәң, алар сиңа яхшырак мөнәсәбәттә була. Тәнәфес вакытларында укучыларны кызыксындырган темаларга сөйләшкәлибез. Бу да өстенлек бирә.

Укучы укытучыдан күбрәк белсә, оят түгелме?

– Андый очраклар сирәк. Димәк, укытучы укучыны яхшы әзерләгән. Үзеңнән узса, киресенчә, шатлык. Син бурычыңны үтәгән дигән сүз. Замана укытучысы гел яңалыкка омтылырга тиеш.

Укытучы бер хезмәт хакына гына кешечә яши аламы? Репетиторлык белән шөгыльләнәсезме?

– Репетиторлык белән шөгыльләнмим. Дәресләрем җитәрлек. Атнага утыз сәгатькә җыела. Мәктәптә сарыф ителгән энергия, көч тә җитеп тора дип уйлыйм. Шуңа күрә репетитор буласым килми. Өйдәгесен дә карарга кирәк. Мал-туар да асрыйбыз. Укытучының хезмәт хакы югары түгел. Һөнәрне яраткач, китәсе килми. Шул ук вакытта яхшы да яшисе килә. Ниндидер грант, бәйгеләрдә җиңеп кенә зур акча эшләп булмый. Яхшы яшим дисәң, ниндидер өстәмә чыганаклар табарга кирәк. Буш вакытта халыкка техник хезмәт күрсәтәм. Машиналарның программаларын яхшыртам. Бер ел элек җәен махсус курслар үттем. Диңгезгә барган юк. Быел «Ел укытучысы» район бәйгесендә җиңгән өчен теплоходта ял оештырдылар. Матди як турында да уйлыйсың, авыл кешесендә, өйне ташлап чыгып китмим, дигән психология дә бар.

Бәйгеләрдә еш катнашасыз икән. Моның өчен вакыт та, көч тә кирәк бит. Барысына да ничек өлгерәсез?

– Быел «Ел укытучысы» бәйгесенең район этабында җиңдем. Кадрлар резервының «Яндекс дәреслек» федераль проектында катнашып, республиканың иң актив укытучылары арасына кердем. «Бир бишне» республика проектыннан да уңышларым бар. «Физмат-Алгарыш», «Киләчәк коды» проектларында да көчемне сынадым. Бәйгеләр укытучыга үсәргә ярдәм итә. «Авыл укытучысы» бәйгесендә беренче тапкыр гына катнашуым. Дәресләремдә халкыбыз тарихи мирасын заманча технологияләр белән бәйләргә тырышам. Каюм Насыйриның химия, физика фәннәренә керткән өлеше зур. Әлеге конкурска шул юнәлешне тәкъдим иттем. Информатика укытучысы булгач, ясалма фәһем, нейрочелтәрдән файдалану да ярдәм итә. Вакытны күп ала торган эшләрне шуларга ышанып тапшырырга була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре