• Фото: шәхси архивтан

«Авыл уңганы» фотобәйгесе җиңүчеләре билгеле

15 октябрьдә Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтәләр. Бәйрәм үк булмаса да, хезмәт белән чыныккан, абзар тутырып мал-туарын, кош-кортын асраган, гаиләсен тәмле ризыклар белән сыйлаган, өйдәге мең дә бер төрле мәшәкатен хәл иткән авыл апаларына тагын бер кат рәхмәт әйтер өчен яхшы сәбәп бу.

Без дә бәйрәм уңаеннан, Вконтактедагы “Без – авылдан” төркемендә “Авыл уңганы” дип исемләнгән фотобәйге үткәрдек. Анда 21 хатын-кыз катнашты. Һәр кайсын төрле яктан мактаган бик күп җылы хатлар кабул иттек. Сүз дә юк, катнашучыларның барысы да игътибарга лаек. Әмма җиңүче берәү генә була. Азнакай районының Уразай авылында яшәүче Гөлназ Шәмсиева өчен 838 тавыш бирделәр. Тәбриклибез!

Икенче урынга 678 тавыш белән Кайбыч районының Борындык авылыннан Зөлфия Сафиуллина лаек булды. Әтнә районы Ары авылында яшәүче Раилә Кадыймовага исә 426 кеше тавыш бирде.

Сезнең өчен авыл нәрсә ул?

Гөлназ Шәмсиева:

– Без ирем Рамил белән шушы авылда туган, бер сыйныфта укыган, язмыш җиле белән төрле якларга очкан, ләкин 20 елдан соң кабат кавышып гаилә корган кешеләр. Ирем газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы, ә минем һөнәрем укытучы, бүген Азнакай мәгариф идарәсендә методист булып эшлим. Өч бала тәрбияләп үстердек. Тулы канлы авыл тормышы белән яшибез, мин бакчада эшләргә яратам, ирем һәм улыбыз атлар, кәҗәләр, бозаулар белән мәш киләләр. Киләчәктә хыялыбыз күпләп ат үрчетү.

Авыл – безнең яшәеш, туган жир, безнең галәм. Сызылып аткан таңы, беренче әтәч тавышы, шытып чыккан бәбкә үләне, печән, ап-ак парланып торган сөт исе... Машина белән узганда капка төбендә сиңа кул болгап калучы авылдашларың, кич җитсә тальянын тартып моңланучы ялгыз күрше бабаң, шау-гөр килеп тузан туздырып уйнаучы шәһәр оныклары – менә нәрсә ул минем өчен авыл... Арып-талып эштән кайткач, ишегалдына чыгып үскән гөлләреңә соклану, аяк астында сырпаланучы песи баласын ярату, сине күрүгә кешнәп сәлам бирүче атыңны муеныннан кочаклап, ирән күзләренә кереп бату – менә нәрсә ул минем өчен авыл...

Зөлфия Сафиуллина:

– Мин гомер буе Борындыкта яшәдем. Гаиләдә төпчек – җиденче бала. Бик иртә кияүгә чыктым. 18 яшем дә тулмаган иде әле. Тормышны иртә көтә башлагач, барысын да үзем белеп, үз кулларым белән башкарырга гадәтләнгән. Эшләмәгән эшем юк. Авылым белән бик горурланам. Таулары, мәтрүшкәле, җиләкле кырлары, Ишәкәй күлләре белән матур ул. Иптәшем белән тигезлектә яшибез. Ул – авылның имамы. Лаеклы ялда булсам да, һич кенә дә тик утырырга яратмыйм: бәйлим, чигәм, тегәм, кәрҗиннәр үрәм, бакчамда экзотик чәчәкләр һәм төрле җимеш-яшелчәләр үстерәм, районның мәдәни тормышында һәм спорт бәйгеләрендә актив катнашам, авылда өмәләр һәм төрле чаралар оештырам. Әле генә урманнан гөмбә җыеп кайттым менә, җәен төрле үләннәрдән чәйләр әзерлим.

Раилә Кадыймова:

– Авылым минем өчен туган бишегем. Мин авыл баласы, тамырларым шуңа береккән. Аның табигатен, авыл уртасындагы матур күлләрен, уңган, булган, тырыш, эшчән халкын яратам. Әтнә районы Ары авылында мәдәният йорты директоры булып эшлим. Эшемне бик яратып башкарам. Авылыма бәхетле язмыш телим, аның тарихка кереп калуы өчен бар көчемне куям.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре