Рәсми саннардан күренгәнчә, узган ел илдә мошенник корбаны булучыларның 20 процентын нәкъ менә пенсионерлар тәшкил иткән. Теләчедә яшәүче Зөлфия Газизуллина (исеме үзгәртелде. – Ред.) да моннан берничә ел элек аздан гына алданмыйча калган.
– Ул көнне безгә кухня җиһазы китерергә тиешләр иде. Кибеттә чакта бездән аның бер өлешен түләттеләр дә, калганын җиһазны китереп, җыеп куйгач түлисе булачак, дип аңлаттылар. Шул яңа җиһаз кайтасы көнне таныш түгел номердан шалтыратып, җиһаз бәясенең калган өлеше өчен дә акча күчерергә куштылар. Шунсыз аны китерә, дә җыя да алмыйлар икән, янәсе. «Без алай сөйләшмәдек бит», – диюемә, «Сез безне дөрес аңламагансыз», – диләр. Инде акчаны күчерәм дигәндә генә, шул кибеттә эшләүче танышыма шалтыратып, тагын бер кат ачыкларга уйладым. «Бездән сиңа беркем шалтыратмаган, шул сөйләшкәнчә, мебельне алып килеп, җыеп киткәч кенә, калган сумманы түләп китәрсең», – ди бу. Әздән генә 100 мең сум акчасыз калмадык шул чакта. Әле дә шаккатам: алар безгә нәкъ менә шул көнне җиһаз кайтасын да, аның өчен акча түлисе барлыгын да кайдан белде икән соң? – ди Зөлфия ханым.
Пенсионерларны алдаган мошенниклар өчен җәзаны көчәйтүгә дә бишкуллап риза ул. Ә бит андый очраклар турында көн дә ишетеп торабыз! Әле күптән түгел генә Казанда 77 яшьлек әбинең үзе яшәгән фатиры белән 2 миллион сум акчасыннан колак кагуын хәбәр иткән идек. Күп тә үтми, башкалада яшәүче тагын бер пенсионерның мошенниклар тарафыннан алдануы билгеле булды. Үзен Пенсия фонды хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше, хезмәт стажын яңадан исәпләү өчен, телефонга килгән парольне сораган. Шул рәвешле пенсионер әби 295 мең сум акчасыннан колак каккан.
Чаллыда яшәүче 76 яшьлек пенсионерның исә мошенниклар бер ай дәвамында башын әйләндергән. Алар, төрле сәбәп табып, ай дәвамында бабайдан 6 миллион сум акча каерган. Иң гаҗәпкә калдырганы: пенсионер ул акчаны бернинди счетка да күчермәгән, үз куллары белән курьерга тапшырып барган. Бабайның өй янында ук очраша торган булганнар. Пенсионерның атнага берничә тапкыр килеп, зур күләмдә акча алып китүеннән банк хезмәткәрләре дә шикләнгән. Бабайны кисәтеп тә караганнар. Әмма ул тыңламаган. Соңгы килүендә банк хезмәткәрләре түзмәгән, полиция чактыртканнар. Пенсионер бары шунда гына мошенник корбаны булуын аңлаган. Хокук сакчылары бабай биргән акчаларны мошенникларга тапшырып торган 19 яшьлек студент кыз белән 25 яшьлек менеджер егетнең эзенә төшкән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Депутатлар яңа закон ярдәмендә әнә шундый очракларны киметергә тели дә инде. Әмма моның өчен пенсионерларның үзенә дә аң булырга кирәк! Финанс белгече Аида Баһавиева шулай дип саный.
– Күптән түгел шундый кызыклы санга юлыктым. Баксаң, пенсионерларның 60 проценты беренче тапкыр мошенник шалтыратканнан соң өч сәгать эчендә акчасыз кала икән. Бу хакта бит инде көн саен сөйләп, кисәтеп торалар югыйсә. Олы яшьтәге әби-бабасы, якыны булган кешеләргә мошенникларның мәкерле алымнары турында гел сөйләп, кисәтеп торырга кирәк, – ди белгеч. – Күпләр, алданган пенсионерларга ул миллионнар кайдан килгән, дип аптырый. Мошенниклар исә аларда нәкъ менә шундый акча барлыгын белеп эш итә дә бит инде. Өлкән яшьтәге кешеләрнең күбесе финанс грамоталылыгы ягыннан яшьләрдән күпкә белемлерәк ул. Араларында акчасын дистәләрчә еллар буе туплап баручылар да, бакчасын, машинасы, гаражы яки фатирын әйбәт кенә бәядән сатып, акчасын банкка салып куючылар да шактый. Тиз ышанучан булулары гына харап итә.
Сан
Бер ел эчендә Россиядә яшәүче пенсионерлар мошенникларга 1,5 миллиард сум акча күчергән. Алдау очракларының 93 процентында мошенниклар телефон аша эш иткән. Алданган пенсионерларның 78 процентын гомер буе җыйган акчасына куркыныч янауга ышандырганнар. 12 процентына ниндидер җиһазны алмаштырырга кирәк, дип шалтыратканнар. Тагын 10 процентын җинаять җаваплылыгы белән куркытканнар.
(Positive Technologies оешмасы тарафыннан уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре. Узган елның 1 октябреннән быел 1 октябрьгә алынган саннар.)
Динә Гыйлаҗиева
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез