Газетага язылу

Бабаларның әманәте ышанычлы кулда

«Сетевая компания» җәмгыятенең генераль директоры Илшат Фәрдиев заманында җимерелеп һәм таркалып барган «Татэнерго» оешмасын бөлгенлектән саклап кына калмый, аңа өр-яңа сулыш өреп, алдынгы предприятиеләр рәтенә бастыра.

Бабаларның әманәте ышанычлы кулда

Бүген «энергетиклар» дибез икән, иң беренче чиратта аның исемен атап үтәргә кирәктер. Берничә ай элек 65 яшен тутырган Илшат Шәех улының гомер җебендә ниләр генә тезелмәгән! Ул – авыл хуҗалыгы тармагын җанландыручы, ул – 2011 елдан алып Чаңгы ярышлары федерациясе президенты, баш тренер, ул – хәйриячелек белән шөгыльләнүче игелекле зат.

«Бабкай малае»

«Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», – ди халык. Актаныш районының Әнәк авылында яшәгән Фәрдиевләр гаиләсен зур хөрмәт белән искә алалар. Шәех абый белән Дөргалия апа кечкенәдән үк балаларын эш сөяргә өйрәтеп үстергән. Алты баланың төпчеге – Илшат. Мөхтәрәм беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев үзенең бер әңгәмәсендә: «Илшат бәләкәй чакта, мин инде Мөслим, аннары Минзәлә районында эшли идем. Әткәй бездә шундый күркәм гадәт кертте: атна ахырында, ягъни ял көннәрендә барыбыз да туып үскән нигезебезгә җыелабыз. Өстәлдә нинди сый булуы мөһим түгел, олыларның гәпләшеп утыруы, ә бала-чаганың күңелле итеп уйнавы җанга якын. Шунда бер нәрсә сизелә иде: әткәй Илшатка аерым игътибар күрсәтә кебек, юкка гына без аны үзара «Бабкай малае» дип йөртми идек», – ди.

Гаилә тоткасы Шәех абзый – Бөек Ватан сугышы ветераны. Утны-суны кичкән солдатның фронт хәлләре турындагы хикәятләре Илшатның хәтеренә нык уелып кала. Ә нигә аңа да хәрби юнәлешне сайламаска икән? Мәктәпне тәмамлагач, егет берничә авылдашы белән Саратов югары хәрби училищесына юл ала. 1977 ел, Илшатка 17 генә яшь тулган. Имтиханнарны әйбәт кенә тапшырып, хәрби ант кабул итәргә әзерләнгәндә шунысы ачыклана: әле ике ай көтәсе икән, ә бу вакыт егет өчен бик озын булып тоела.

– Язмышыма шулай язылгандыр, – ди ул үзенең бер истәлегендә. – Хәрби тормышка омтылышым сүрелә төште. Училищеда имтиханнар, башка вузлардан аермалы буларак, берәр ай алдан үткәрелә иде. «Тукта әле, – дидек иптәшем белән, – тагын кайдадыр бәхетебезне сынап карыйк».

Документларын алганнан соң, егетләр Казанга китә. Дусты – авиация, ә Илшат Фәрдиев энергетика институтына тәвәккәлли. Ә тәвәккәл таш яра! Яхшы билгеләргә генә имтиханнар биргән егет укырга керә. Әмма алда тау кебек каршылык калка: булачак студентның кулында хәрби комиссариатта теркәлгән таныклык юк. Ул хәрби училищеда калган! Ходайның рәхмәте, уку йорты проректоры Форель Тинчурин ярдәм итә. Илшатны игътибар белән тыңлагач, әлеге документны юллап китерәчәкләренә җитәкчелекне ышандыра ала.

Энергетика генералы

1983 ел... Диплом кулда. «Шәһәр сәнәгать предприятиеләрен һәм авыл хуҗалыгын электр белән тәэмин итү» белгечлегенә ия яшь белгеч, электромонтер булып, «Тукай» кошчылык фабрикасына эшкә урнаша.

Ике елдан, көтмәгәндә, туган авылы Әнәккә хуҗалык кооперативы рәисе булып кайта. Озак та үтми, аны башта – Актаныш, соңрак Әлмәт районы башлыгы итеп сайлыйлар. Ә инде 1999 елда Илшат Фәрдиевкә институтта алган белемнәрен искә төшерергә һәм аларны идарә итү тәҗрибәсе белән берләштереп, «Татэнерго» җәмгыяте генераль директоры вазыйфасына керешергә туры килә.

Татарстан энергетика тармагының авыр чор кичергән мәлләре.

– Без аның белән бер арбага җигелдек, – дип искә ала 1999–2012 елларда «Татэнерго» җәмгыятендә директор урынбасары булып эшләгән Гөлсинә Миңнеханова. – Предприятие-оешмалар ут өчен түли алмаганга күрә, зур бурычлар тупланды, энергетикларга хезмәт хакы түләнмәде. Илшат Шәех улы кабул иткән иң беренче һәм мөһим карар – тугыз ай дәвамында акча күрмәгән эшчеләргә бурычларны түләп бетерү. Ләкин моның өчен бартер килешүләрен гамәлдән чыгарырга кирәк. Әйтте һәм эшләде ул. Эшчеләр бер ай, аннан соң икенче айның акчаларын алды. Аларда иртәгәсе көнгә ышаныч туды. Шуннан соң энергетика системасында реформалар чоры башланды.    

Кабул ителгән дөрес карарлар нәтиҗәсендә «Татэнерго» чыгымлыдан табышлы оешмага әйләнә. 2004 елга компаниянең нәтиҗәлелек дәрәҗәсе 12 процентка кадәр күтәрелә. 2010–2012 елларда Татарстанның энергетика министры, 2012 елдан «Сетевая компания»нең генераль директоры вазыйфаларында Илшат Фәрдиев тармакның уңышлы эшләвен тәэмин итеп килә. Республика энергетиклары бу елларда башкарып чыккан саллы проектлар арасында «Щелоково-Центральная» кабельле һава линиясе бар. Ул Казанны Кама аръягыннан тәэмин итү өчен бәйсез электр энергиясе чыганагы булдырырга мөмкинлек бирә. Югары көчәнештәге санлы подстанцияләр программасы кысасында Казанда беренче санлы «Портовая» подстанциясе ачыла. 2019 елдан башлап барлык яңа кулланучылар интеллектуаль исәпләү җиһазлары белән тәэмин ителә. Үзгәрешләр кергәннән соң «Сетевая компания» 500 меңнән артык интеллектуаль исәпләү приборы урнаштыра. Компаниядә электр энергиясен исәпләү буенча автоматлаштыру дәрәҗәсе 47 процентка җитә.

Ул ышана

 Илшат Фәрдиев Татарстан Чаңгы ярышлары федерациясен җитәкләгәннән бирле республика районнарында 45 модульле чаңгы базасы төзелеп, алар техник яктан барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырыла. Татарстан җыелма командасы – үз тарихында 8 тапкыр Россия Кубогы иясе, 6 тапкыр Россия чемпионаты җиңүчесе, 5 тапкыр Россия Федерациясе субъектлары арасында комплекслы зачет җиңүчесе. Республиканың үзендә чаңгы ярышлары буенча алты федераль чара уздырыла.

Бу ярышларны республикада үткәрү безгә горурлык хисеннән тыш зур җаваплылык та өсти. Россия чемпионатына кадәр Мирный трассасында ике тапкыр Россия кубогын уздырдык, – дигән иде Илшат Фәрдиев. – Татарстан җыелма командасы соңгы алты елда стабиль рәвештә Россия Кубогының гомуми зачетын отып бара. Әлбәттә, барлык төбәкләр дә көрәшә, барысы да тырыша, әмма Татарстан командасы хәзерге вакытта иң югары баскычта һәм иң яхшы формада. Җиңүләр безнең җыелма командага килгән лидерлар хисабына гына түгел. Үзебезнең җирлектә тәрбияләнгән яшь йолдызлар да үсеп килә. Мин ышанам: тагын өч-дүрт елдан Россиянең яшүсмерләр җыелмасына килгән яшь спортчыларның төп өлеше Татарстаннан булачак. «Фәрдиев балалары»

 2007 елда, «Татэнерго» оешмасы директоры Илшат Шәех улы үзенең туган көнендә – 31 августта Минзәләдәге ятим балалар өчен коррекцион мәктәп-интернатның яңартылган бинасын ачу тантанасына килә. Моңа кадәр берничә ел элек ул интернатның Попечительләр советын оештырырга тәкъдим иткәч, «Татэнерго» мәктәп-интернатны шунда ук үз канаты астына ала. Ә 2007 елның сентябрендә «Милли, мәдәни һәм рухи традицияләрне тарату эшенә зур өлеш керткән өчен» Илшат Фәрдиев Россиядә иң югары мөселман бүләге – «Әл-Фәхр» орденына лаек була. Орденны Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин тапшыра.

Татар матбугатында журналистлар кертеп җибәргән «Фәрдиев балалары» дигән гыйбарә бар. Биредә югары уку йортларында укучы аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнгән егет һәм кызлар, мәктәпкә әзерләү өчен матди ярдәм күрсәтелгән укучылар, физик мөмкинлекләре чикле балалар күздә тотыла. Аларның барысына да язманың төп каһарманы ярдәм кулы сузган.

Ата-баба әманәте…

2022 елда Әнәк авылы җирлегендә «Әманәт» фондының барлыкка килүе юкка гына түгел. Беренчедән, Татарстанның бөтен дөньяга танылган беренче  Президенты Минтимер Шәймиев шушы авылда туып үскән. Икенчедән, Илшат Фәрдиев авылны таркатмыйча яшәтү бурычын ата-бабасыннан әманәт итеп кабул иткән. Фондның максаты да анык: гаилә кыйммәтләрен ныгыту, тарихи ядкярларны саклау һәм милли-мәдәни традицияләрне торгызу-яңарту. Мәдәни-тарихи комплексны үстерү – «Әманәт»нең төп юнәлеше санала. Кыска гына арада Әнәк бүген теләсә кайсы төбәктән, хәтта ки чит илләрдән килгән кунакларны да сокландырырлык гүзәл почмакка әйләнгән. Горурланырга җирлек тә бар. «Бабайда кунакта» паркы тагын да ямьләндерелеп, тирә-ягына кыйммәтле агач-куак төрләре, декоратив  үсемлекләр утыртылган, аларны заманча  сугару системасы көйләнгән. Шәрип Шәймиев исемендәге музей-йортта үзгәртеп кору эшләре башкарылган. Фонд рухи кыйммәтләрне кайтару юнәлешендә «Шәймөхәммәт» мәчетен төзекләндерүгә үзеннән саллы өлеш керткән.

Олы йөрәкле, ярдәмчел һәм мәрхәмәтле бу шәхес турындагы язмабызны Минтимер Шәймиевнең сүзләре белән тәмамлыйбыз:

«Төпчек бала» төшенчәсенә салынган тирән мәгънә Илшатка туры килә. Ул әби-бабасының, әти-әнисенең, туганнарының, дусларының, авылдашларының, хезмәттәшләренең, республика җитәкчеләренең, татарстанлыларның, җыеп кына әйткәндә, барыбызның да өметен аклады».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре