• Фото: vk.com

Бәһасез сандык: хәтерне яхшыртабыз

Һәркайсыбызның вакыт-вакыт нәрсәнедер оныта торган гадәте бар. Мөһимрәк әйберләрне дә истән чыгару очраклары ешайса, чарасын күрә башларга кирәк. Хәтер сандыгы саекмасын өчен нишләргә? Белгечләрнең киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Хәтерне мускул белән чагыштырырга мөмкин: һаман саен чыныктырып тормасаң, йомшара башлый. Ә без нәкъ менә шул хәтерне эшкә җигәргә бик атлыгып тормыйбыз хәзер. Кибеткә барасы икән, башта кирәкле әйберләр исемлеген телефонга сырлыйбыз. Яңа танышыбызның исемен дә шунда «теркәп» куябыз. Ягъни хәтергә эшләргә дә, үсәргә дә ирек бирмибез, ди психологлар.

Уку. Китап уку ял иттереп кенә калмый, баш миенә дә ярдәм итә. Ләкин үзеңне кызганып, җиңелрәк укыла торганын сайларга кирәкми. Баш миен һәм хәтерне үстерү өчен классик әдәбияттан да яхшысы юк. Белгечләр шулай ук атнасына бер тапкыр шигырь яки прозадан кечкенә генә өзек ятларга яки өйрәнергә киңәш итә. Мәгънәсенә төшенеп, әлбәттә.

Гадәти булмаган шөгыль. Адәм баласы һәрвакыт иң җиңел юл эзләргә тырыша. Әмма акыл үсеше өчен моннан бернинди дә файда юк. Кайвакыт, киресенчә, үзебез өчен гадәти булмаганны эшләргә кирәк. Әйтик, сул кул белән язарга, рәсем ясарга, теш чистартырга. Сулагайларга, киресенчә, уң кулны эшкә җигәргә. Яки транспортта барганда вакытны бушка уздырмау ягын карагыз. Күңелдән генә 100 дән 1 гә кадәр санагыз. Артык җиңел икән, 3 яки 4 сан калдырып санагыз. Йә булмаса, фильмны тавышсыз гына карап, нәрсә турында сүз барганлыгына төшенергә тырышыгыз. Гади генә шундый гамәлләр баш миен яхшырак эшләргә мәҗбүр итә.

Физик күнегү. Кешенең физик халәте дә баш мие эшчәнлегенә йогыны ясый. Шуңа күрә белгечләр аз-маз гына булса да спорт белән шөгыльләнергә – һичьюгы күбрәк җәяү йөрергә (тиз-тиз атлап) киңәш итә. Дөрес туклану кагыйдәләрен үтәү дә буй-сынны гына түгел, баш миен дә тәртиптә тотарга ярдәм итә.

Башны эшләтү. Йоклар алдыннан көн дәвамындагы вакыйгаларны күңелдән генә барлап чыгыгыз. Китап укыган булсагыз, бүлекләренең ничек аталуын, эшкә кадәр яки эштән соң очраткан танышыгызның киемен искә төшерегез. Иртән өйдән чыкканда, мәсәлән, кызыл төстәге әйберләрне яки билгеле бер маркадагы машиналарны санагыз. Кибеттә кәрзингә тутырылган товар бәясен күңелдән исәпләп чыгарыгыз (түгәрәкләсәгез дә ярый). Кассада түләгәндә, нәтиҗәне чагыштырыгыз.

Телефонда озак утырмаска тырышыгыз. Гаджетлар, нерв киеренкелеген көчәйтеп, игътибар һәм хәтерне начарайта. Буш вакытларда кулыгызга кәгазь һәм карандаш алып, үзегезгә күренеп торган, үзегез теләгән яки исегезгә төшкән әйберләрнең рәсемен төшерегез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре