Бәяләр арта! Ел азагына кадәр ниләр кыйммәтләнәчәк?

Бәяләр кыйммәтләнә! Дөресрәге, арткан инде. Росстат мәгълүматларына караганда, соңгы бер елда илдә кайбер төр хезмәтләргә бәяләр биш тапкыр күтәрелгән. Әле бу да чик түгел. Ел азагына кадәр кием-салым һәм көнкүреш техникасы кыйммәтләнәчәк, дип фаразлаганнар.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте узган елның июленнән бу елның июленә кадәр бәяләрнең күпмегә үзгәрүен әйткән. Саннар аяктан егарлык. Тик сәламәтлегегезгә зыян китерә күрмәгез. Юкса икеләтә һөҗүм булачак. Бәяләр барыннан да бигрәк, медицина хезмәтләренә арткан, ди белгечләр. Мәсәлән, гомуми кан анализы бер ел эчендә 485 процентка кыйммәтләнгән. УЗИ тикшеренүе 173 процентка арткан. Берүк авырырга язмасын.

Медицина хезмәтләреннән тыш, азык-төлек, күчемсез милек, автомобиль һәм сәяхәт итүгә бәяләр сизелерлек кыйммәтләнгән. Белгечләр әйтүенчә, бу ел акча янчыгына шактый сынау алып килде.

– Рәсми мәгълүматларга караганда, июль аенда еллык инфляция 8,6 проценттан 9 процентка кадәр җиткән. Фаразланган күрсәткечләр исә – 6,5–7 процент. Бәяләр үсешен туктату өчен, җәй уртасында Россия Үзәк банкы төп ставканы 18 процентка кадәр күтәрде. Финанс базарының төп күрсәткече соңгы тапкыр узган елның декаберндә арткан иде һәм ярты елдан да күбрәк вакыт 16 процент дәрәҗәсендә сакланды. Төп ставка артыннан ук машина, фатир сатып бәяләре кул җитмәскә әверелде, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин.

Аның әйтүенчә, халыкның кесә хәлен бәяләү өчен, төп ике нәрсәне истә тотарга кирәк.

– Һәр йорт, гаиләнең төп чыгымнарын ашау-эчү һәм коммуналь хезмәтләргә киткән акча тәшкил итә. Шуннан соң калган акча реаль тормыш дәрәҗәсен күрсәтә дә инде. Ни кызганыч, ипи-сөт бәяләре дә, ут-суныкы да артудан туктамый, – ди Илдус Сафиуллин.

Билгеле булганча, быел 1 июльдә илдә, шул исәптән Татарстанда да коммуналь хезмәтләр, электр энергиясе, су, газ бәяләре уртача 10,8 процентка артты. Республиканың кайбер шәһәр-районнарында, мәсәлән, Казанда һәм Чаллыда әлеге күрсәткеч 15,7 процентка кадәр җитте. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетында исәпләп тә күрсәттеләр: 1 июльдән соң 56 квадрат метрлы фатирда яшәүче өч кешелек гаиләнең коммуналь хезмәтләргә чыгымнары якынча 350–400 сумга артачак. Тик шунысы бар: җәй булгач, бу бәягә җылылык өчен яңача түләү кермәгән.

Илкүләм финанс мәгълүмат агентлыгы белгечләре халыкның азык-төлеккә тоткан акчасы турында да белешкән. Илдә яшәүчеләрнең өчтән бер өлеше ашау-эчүгә аена 10 мең сумга кадәр, тагын шул кадәресе – 10–20 мең сум акча сарыф итә. Былтыр тамак хакы аена 20 мең сумнан да артып киткән кешеләр саны 27 проценттан 34 процентка җиткән. Тик белгечләр моны халыкның матди хәле яхшырудан бигрәк, әлеге дә баягы бәяләр кыйммәтләнү белән аңлаткан. Гомумән алганда, 2022 ел белән чагыштырганда, 2023 елда гаиләләрнең әлеге төр чыгымы 27 процентка арткан. Быелгы күрсәткечләр соңрак билгеле булачак, дигән белгечләр.

Билне тагын да кысыбрак буарга туры килмәгәе. Ел азагына кадәр илдә кием-салым һәм көнкүреш техникасы кыйммәтләнәчәк, дип фаразлаганнар. Сәбәпләре дә билгеле: дөньядагы вазгыятькә бәйле рәвештә, Кытайдан кертелүче импортның бәясе арта, ә күләме кими. Аерым алганда, кесә телефоннары, компьютерлар 20 процентка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин. Кием-салым сатучыларга да тынгылык юк.

– Казанда биш елга якын эшләгән сәүдә ноктасын ябарга туры килде, – ди моңа кадәр балаларга кием-салым сату белән шөгыльләнгән Диләрә Гыйләҗиева. – Товарның күпчелек өлеше Кытайдан кайта. Тик хәзер логистика шактый катлауланды. Санкцияләр аркасында товарны турыдан-туры түгел, ә арадашчы илләр аша алып кайтырга туры килә. Турыдан-туры түләү эшләрен башкару да читенләште. Бу исә – чыгымнар тагын да арта дигән сүз. Ахыр чиктә болар барысы да күлмәк-чалбарның бәясендә чагыла. Балаларны сыйфатлы итеп киендерәсе килә. Тик 5–6 мең сумга бер карышлы Кытай күлмәген кем алсын?

Тик төшенкелеккә бирелмәгез. Илдус Сафиуллин фикеренчә, ач-ялангач калмаячакбыз. «Без базар шартларында яшибез. Бәя ул – ихтыяҗ белән тәкъдимне көйләүче күрсәткеч. Үлчәү әле бер якка, әле икенчесенә авыша. Шуңа күрә бәяләр дә үзгәрергә мөмкин. Бүгенге шартларда сабыр итәргә кирәк», – ди ул.

Соңгы бер елда илдә тормыш күпмегә кыйммәтләнгән?

Медицина хезмәтләре һәм дарулар

Гомуми кан анализы 485,2%

Аспирин 29,4%

Белгеч-табибка күренү 17,1%

Азык-төлек

Банан 38,8%

Сарык ите 32,7%

Бәрәңге 24,2%

Ипи 14%

Автомобиль

Яңа чит ил машинасы 22,9%

Сәяхәт итү

4–5 йолдызлы кунакханәдә яшәү 21,5%

Шифаханәдә яшәү 15,2%

Кара диңгез буена бару 14,1%

«Росстат» мәгълүматлары

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре