Буш башаклар заманында тук башаклар аста кала. Татар дәүләт филармониясенең Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Халык уен кораллары оркестры солисты Айдар Вәлиев белән сөйләшкәч, шул фикергә киләсең. Чыннан да шулай, талантлар күкрәк какмый, алар хезмәт куя. Без аның белән фонограмма куркынычы, юкка чыккан уен кораллары, Курамшин мәктәбе һәм башка борчыган мәсьәләләр турында сөйләштек.
– Айдар, баянчы элек абруйлырак идеме, хәзерме?
– Мөгаен, элек гармунчыларның абруе зуррак булгандыр. Хәзер бит заман башка, мөмкинлекләр, стильләр дә башкачарак. Аннан, радио-телевидениедә дә җанлы музыка гына яңгырап тормый. Әмма күңелне төшермик, ник дигәндә баянга карата кызыксыну барыбер бар. Тамашачы да, алай гына түгел, музыка мәктәпләре, көллиятләр дә баян тавышына сусады. Киләчәктә әле күтәрелеш булыр, дип уйлыйм.
– Ни өчен татарга башка уен коралларына караганда баян якынрак?
– Татар халкы, кызганыч, бик күп уен коралларын югалтты. Әйтик, элек бездә кылкубыз, думбра, скрипка, курай да киң таралган иде, хәзер кайберләренең нинди кыяфәттә булуын да белмибез. Ә баян нигә милли уен кораллары рәтенә керде дигәндә, аның мөмкинлекләре күбрәк. Шуңа күрә татар гомер-гомергә ат белән гармуннан баш тартмаган. Мөгаен, аларны киләчәктә дә югалтмас.
– Алай булгач, ни өчен гөрләп торган музыка уен кораллары фабрикасын яптык икән?
– Бу – зур югалтуларның берсе инде. Әлеге фабрика гармуннарны Татарстан өчен генә түгел, Дагыстан, Чечня республикаларына да, Казахстанга да җитештерә иде. Элек Кировта да гармун ясыйлар иде, мин, мәсәлән, мәктәптә укыганда анда эшләнгән гармунда уйнадым. Әмма анда да фабрика ябылды. Хәзер Мәскәүдә эшләнгән «Юпитер» баянында уйныйм. Ул дөнья күләмендә иң әйбәт баян санала.
– Италиядә эшләнгәне түгелмени?
– Алар бездәгегә караганда 2–3 мәртәбә кыйммәтрәк. Ул хәзер кимендә 3–4 миллион сум тора. Дөрес итальяннар баянны бик матур ясыйлар, төрле төсләрдә, көмеш йөгертеп эшлиләр. Әмма тавышында моң юк бит. Ә безнекендә бар. Монда хикмәт эшләнештә дә. Әйтик, безнең баян телләре тоташ бер планка итеп эшләнә, ул көчле тавыш чыгара. Мәсәлән, сул кулдагы басларны уйнаганда, эчләр дерелди. Ә Италиянекендә ул аерым кисәкләрдән тора. Шуңа күрә Италия баяннары тавыш ягыннан көчсезрәк.
– Баянның уртача авырлыгын бер пот дип алсак, аның белән концерт буе чыгыш ясарга нинди әзерлек кирәк?
– Әйбәт хатын алырга, әйбәт тукланырга кирәк (көлә). Минем хатын бик әйбәт, Аллага шөкер. Баян, чыннан да, җитди әзерлек сорый. Мин спорт белән шөгыльләнәм. Үземне физик яктан да, профессиональ яктан да формада тотарга тырышам. Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Халык уен кораллары оркестрында беренче баянда утырам, ул үзенә күрә кечкенә генә патша дигән сүз. Аннары солист буларак бик авыр әсәрләрне уйныйм. Россиядә аларны 4–5 кеше генә башкара. Мәсәлән, Виктор Гридинның «Рассыпуха»сы һәм башкалар. Беркем дә уйнамаган әсәрләр дә бар. Бу – көн саен шөгыльләнүне таләп итә торган хезмәт. Бездә спорттагы төсле, көн дә кимендә 3 сәгать шөгыльләнергә кирәк. Бер көн уйнамасаң, хата җибәргәнеңне үзең сизәсең, ике көн уйнамасаң, синең коллегаларың сизәчәк, өч көн уйнамасаң, тамашачы сизәчәк. Ә формага кайту бик авыр. Мин формада, шуңа Анатолий Иванович (Шутиков. – Ред.) миңа Калашников автоматына ышанган төсле ышана.
– Музыкант Владимир Федотов үзе бер оркестрны алмаштыра ала торган «цифровой» баян алуы белән мактанган иде. Андый уен коралына мохтаҗлык бармы?
– Электрон баяннар, чыннан да, зур мөмкинлекләр бирә. Аны оркестр белән дә чагыштыралар, әйе. Шәхсән миңа ул уенчык шикелле. Эш булмаганда мавыгырга була, әмма зур сәхнәгә андый инструмент белән чыгарга ярамый. Аның тавышы ясалма бит. Гади халык аның ясалмалыгын бәлки тоймас та, музыкантлар тоя инде.
– Хәзер бит фонограмма заманы...
– Кызганыч, шулай шул. Хәзер хәтта фонограммага уйнаучы «оста»лар да бар. Мин алай кылана алмыйм. Ничек инде ул бөтенләй башка кеше язган партияне уйнаган кыланып була? Чит кеше уйнаган фонограммага бармакларны да туры китереп булмый бит. Кайвакыт миңа да чыгарга туры килә. «Кем язды соң моны?» – дип аптырыйм, үзеңнеке, диләр. Үзеңне дә кабатлап булмый. Һәр чыгыш үзенчә бит ул. Шуңа күрә, мөмкинлек булса, фонограмманы бөтенләй тыяр идем. Моның өчен совет заманындагы системаны – худсоветларны кире кайтарырга кирәк. Мәсәлән, гастрольгә җыенасың ди, репертуарың гына түгел, сәхнә киемнәрең дә җиз иләк аша үтәргә тиеш.
– Алай итсәң, эстрадада җырчылар берничә дистә генә кала...
– Монда Илһам абый Шакиров сүзләре белән җавап бирү дөресрәк булыр. Җырчылар турында сүз чыккач, ул: «Тавыш ишәктә дә бар, аңа карап бөтен кеше дә җырларга тиеш түгел бит инде», – дигән. Ә хәзер нәкъ менә шул күзәтелә. Телевизорны ачып җибәрәсең, акчасы булган һәр кеше җырлый. Җырны да, эфир вакытын да, шуңа өстәп, зәвыксыз киемнәрен дә сатып алалар әле. Элеккеге җырчыларның килеш-килбәтен искә төшерик: Азат Аббасов, Гали Ильясов, Илһам Шакиров – һәрвакыт пиджак-чалбардан, галстуктан иделәр. Вафирә Гыйззәтуллина, Римма Ибраһимова нинди зәвыклы иде. Дөрес, Хәния Фәрхи яңа тренд уйлап чыгарды. Әмма киемнәре үзенә килешле иде.
– «Үзеңдә абруең артсын өчен, читтә танылырга кирәк» дигән гыйбарә бар, сиңа ул ни дәрәҗәдә туры килә?
– Кызганыч, әлеге фикер чынлыкка туры килә. Ул музыка сәнгатендә генә түгел, бөтен өлкәләрдә дә шулай. Нишләптер бездә читтән килгәннәрне күтәрәләр, үзебездәгеләрне күрмиләр. Ә бездә талантлар бик күп. Алар йөри-йөри дә чит илгә китеп бара.
– Ришар Гальяно... Тагын нинди дөньякүләм танылган баянчылар белән уйнаганың бар?
– Француз аккордеончыларының атасы Марсель Аззоля белән Франциядә урамда уйнадык. Концерт бетте, басып торабыз шулай. Шунда сизәм: кемдер кулымны үбә. Аззоляның аккомпаниаторы чал чәчле ханым Лина Боссатти икән. «Сиңа уйнарга кирәк, зинһар юлыңнан тайпылма», – ди. Ришар Гальяно да: «Бу егетнең кулларында егерме бармактыр», – дип үсендергән иде. Иң кадерлеләре – менә шушылар.
– Айдар, Германия, Франция һәм башка илләрдә гастрольләрдә булган артист буларак әйт әле: чит ил тамашачысы татар музыкасын ничек кабул итә?
– Читкә чыккач, Рамил абый Курамшин әсәрләрен уйнарга тырышам. Әйтик, «Татар халык көйләренә фантазия», «Эрбет татар халык җырына вариация»не. Без аны баллы тәм-том шикелле аз гына биреп куя идек тә, тамашачы әсәренеп кала иде. Инде икенче юлы шул ук сәхнәдә уйнарга туры килсә, үзләре сорыйлар иде.
– Татар музыкасы примитив, дигәнне дә ишеткән бар...
– Профессиональ дәрәҗәдәге музыкантлар чыгыш ясамаса, примитив килеп чыга, билгеле. Ә бит материал җитәрлек. Мәсәлән, без «Ями-мьюзик» белән Илһам Шакировка трибьют эшләдек. Җәйгә Камал театрының яңа бинасында тагын бик зур концерт булачак. Бу төркем бик зур эш башкара, миңа калса. Чын тавышка эшли һәм элекке җырларга яңа сулыш өрә. Бездә үзгәртә торган фестивальләр бар барын. Әмма татар җырына яңа сулышны татар җырларын, аның тарихын белгән кеше генә өрә ала. Казанда музыкантлар бар, аларны күрергә, мөмкинлек бирергә генә кирәк. Юк, татар музыкасы примитив түгел! Аны рәхәтләнеп дөнья сәхнәсенә алып чыгып була.
– Кайда гына чыгыш ясасаң да, Рамил Курамшин әсәрләрен уйнарга тырышуыңның хикмәте нәрсәдә?
– Рамил Курамшин – беренче профессиональ баянчы һәм баян өчен язган беренче профессиональ композитор да әле. Аның әсәрләре Россия музыкасы академиясе нәшер иткән «Баян өчен антология»гә кертелгән. Ул китапка эләгү мөмкин түгел диярлек, ә менә Рамил абый эшкәртүендәге «Эрбет» анда урын алган. Шуңа күрә «Эрбет»не Россиянең бөтен баянчылары: руслар, чуашлар, удмуртлар, марилар – барлык халыклар да уйнады. Ул татар музыкасын югары дәрәҗәгә күтәрде. Шуңа күрә мин аны бөек музыкант дип атыйм. Кабатланмас штрихы өчен беренче баянчы дим.
Рамил абый белән бергә уйнаган чаклар матур истәлек булып күңелгә уелып калды. Авырып киткәч, соңгы айларында Хәйдәр абый Сафин белән хәлен белергә йөрдек. Уйнарга куша иде. Үзенең әсәрләрен дә, Гридин әсәрләрен дә уйнадым. Тыңлап тора-тора да: «Гридин бигрәк катлаулы язган, үзе уйный ала идеме икән?» – дип сорап куя иде. Юморга оста иде...
– Безнең Максат Гомәров та бар бит әле.
– Максат Гомәров – икенче буын профессиональ музыкант, композитор, баянчы. Аның да эшкәртмәләре бик күп, репертуарымда «Әй, шофер», «Асылъяр», «Әнисә» дигән әсәрләре бар.
– Ә ни өчен нәкъ менә баянны юлдаш иттең?
– Яшерен-батырын түгел, мәктәптә бик яхшы укымадым, миңа анда укырга кызык булмады. Аттестатта 9 «өчле»м бар, чөнки дәресне яратсам, бик бирелеп укыдым, яратмыйм икән, аңа бөтенләй битараф булдым. Ә музыка мәктәбенә мине дәү әни алып барды. Беренче дәресләрдән үк кызыксынып киттем, миңа бик ошады ул. Балачакта шофер булырга хыялланганмын икән әле. Дәү әти «Урал» машинасында эшли иде, үзе белән алса, бик зур бәхет иде инде. Аннары хирург буласы килде, чөнки әнием – медик. Сүз уңаеннан, химия фәненнән гел «бишле» иде минем.
Бер сүз белән
– Дөньяны үзгәртүне нәрсәдән башларга?
– Үзеңнән.
– Музыка ул – ...
– яшәү рәвеше.
– Яз ул – ...
– сафлык.
– Күңел төшкәндә нишләргә?
– Елмаерга.
– Кешеләрдә иң яраткан сыйфат?
– Гаделлек.
– Ә иң сөймәгәне?
– Икейөзлелек.
Санлы фактлар
– Концерт баянының авырлыгы 17 кг.
– 4 сәгать буе аягүрә басып чыгыш ясаганы бар.
– 35 градус салкында ачык һавада 30 минут уйнаганы бар.
– Яраткан шәһәре – Париж. Ул анда 35 мәртәбә булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез