Барысы да әйбәт боларның. Алты яшьлек кызлары, сигез һәм ун яшьлек малайлары бар. Әтиләре эчми тартмый, азып-тузып йөрми. Көн-төн эштә, гаиләсен арурак тормышка чыгару максаты белән яши. Әниләре дә шулай. Ул да иртә таңнан кара төнгә кадәр эштә йөри. Өстәвенә өйдәге мәшәкатьләр… Балаларга игътибар эләкми, ярый әле өлкән уллары кечкенәләргә күз-колак булып тора. Тик ул да – бала гына бит, гаиләнең бөтен эшен аның җилкәсенә өеп булмый.
Хәлне үзгәртергә теләп, болар бала караучы ялларга булалар. Озак эзлиләр. Бу заманның уңай шартлары җитәрлек булса да, кешегә ышаныч – бик дефицит нәрсә: кайберәүләрне өеңә кертергә дә куркырсың, ә монда газиз балаларыңны аның кулына тапшырырга кирәк. Шуңа бик озак сайланырга, эшкә тотынырга әзерләнеп килүчеләрнең бик күбесен кире борып җибәрергә туры килә. Ниһаять, утыз яшьләр тирәсендәге Лена исемле бер ханым күңелләренә ошый. Карап торышка да бик тәрбияле, пөхтә, зәвыклы күренә, сөйләшүе дә төпле, балаларга карашы да бик ягымлы. Шуннан да артыгы булмас, дип тәвәккәллиләр.
Күңелләрендә бераз шом да була инде. Бала караучылар турында күпме коточкыч фильмнар төшерелгән, күпме китаплар язылган, ә бала йоннарын кабартырлык хикәяләрнең чиге-чамасы юк. Шомланмый һич мөмкин түгел. Әмма барысы да бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыга.
Лена беренче күрешүдә үк балалар белән уртак тел таба. Дәресләр хәзерләгәндә хәтта әниләренә карышып маташкан малайлар да Ленаның һәр сүзенә риза булып, кушкан һәр нәрсәсен үтәп торалар. Укулары да күзгә күренеп яхшыра, мәктәптәге ата-аналар җыелышларында аларны үрнәк итеп куя башлыйлар. Киемнәре һәрвакыт пөхтә, тамаклары тук – гел тәмле-татлы ризыклар белән генә сыйланып торалар. Ул сый-нигъмәтләр эштән кайткан әти-әнине дә көтеп тора. Яңа тәрбияче балаларны да эшкә өйрәтә. Әти-әниләре кайтуына алар я ашарга пешереп, я кер чайкап, идән юып, я рәсемнәр төшереп көтеп торалар. Әти-әниләрен дә шатландыралар, үзләре дә сөенәләр. Балаларның бәхетле икәнлеге йөзләренә чыгып балкып тора. Бер сүз белән әйткәндә, Лена сокланып туймаслык дәрәҗәдә әйбәт тәрбияче булып чыга. Соклан да сөен генә бит инде.
Тик әни кешенең күңеленә тия торган бер «однако» килеп чыга. Балалар Ленаны телдән дә төшерми башлыйлар, аңа иң уңган, иң белдекле, иң абруйлы шәхес итеп карыйлар. Һәм үзләре дә сизмәстән, адым саен аның исемен телгә алалар: «Юк, Лена болай дип әйтте…», «Лена менә шулайрак эшли…», «Башта без Лена белән киңәшләшик әле…» һәм башкалар… Моны алар Лена өчен дә, үзләренең аңа якын булулары өчен дә горурланып, әллә нинди бер тантана белән әйтәләр әле. Һәм хатынның күңелен нәрсәдер тырнарга тотына.
Көннән-көн балалар өчен Лена якынрак була бара. Бер карасаң, көн буена алар янында бит, аларның һәр мизгелен, һәр кичерешен уртаклашып яши. Ә икенче карасаң, ник әле ниндидер бер чит хатын ул балалар өчен әниләреннән дә якынрак булырга тиеш? Чынлап та шулай бит инде. Син аларны тапкансың, үстерәсең. Алар мул тормышта яшәсен, тамаклары тук, өсләре бөтен булсын өчен көн-төн эштә чабасың. Ә алар сине түгел, ә ниндидер чит хатынны ярата. Коточкыч!
Тәрбияче Лена хәзер әни кешенең күзенә җен булып күренә башлый. Ире дә шуны яклап маташа бит әле: «Ул – әйбәт тәрбияче, сөенергә генә кирәк», – ди. Кем белә, бәлки аларның да араларында берәр нәрсә бардыр әле. Хатын, әллә ниләр уйлап, тәрбияченең бозыклыгын, начарлыгын раслар өчен, төрле хәйләләргә төшеп бетә. Видеокамера да куеп карый, яшерен микрофоннар да калдырып китә. Тик бер гаебен дә таба алмый.
Ахыр чиктә, ул иң ышанычлы юлны сайлый. Юк сәбәпне бар итеп, бала караучыны эштән куып җибәрә. Балалары бик кайгырыша инде, тик анысы – вакыт эше. Онытырлар, тынычланырлар. «Ул бит сезнең үз әниегез түгел, һәрвакыт яныгызда була алмый, аның үз тормышы, үз мәшәкатьләре бар», – дип юата әниләре.
Шундый хәлләр…
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез