Газетага язылу

Кое

Бер мәлне авылда су бетте. Ирләр эшлекле кыяфәт кое янына җыелдылар. Тәмәке көйрәттеләр, кычкырыштылар. Кем авыл хакимиятенә җикерде, кем районныкына, кем кояшка. Кояш артык кыздырса да, су бетә чөнки. Җил көчлерәк иссә дә.

Хакимият башлыгы Хәкимҗан абзый югарырак урынга басып кепкасын төзәтте дә:

– Кычкырышмагыз, зарланмагыз! – дип тынычландырды халыкны. – Һәр эштә дә дәүләткә, хөкүмәткә өмет итеп кенә ятарга ярамый. Аның үз мәшәкатьләре дә баштан ашкан. Без бит шушы авылда көн күрәбез. Без барыбыз да туган җиребезне яратабыз. Без – чын мәгънәсендә патриотлар. Шулай булгач, коены без үзебез казырга тиешбез. Һәрберебез. Үз ихатабызда. Бурычлыбыз хәтта.

 

Каршы килеп сүз әйтерлек түгел иде. Тавыш-тынсыз гына таралыштылар.

 

Авылның иң яшь кешесе – су үткәрүче булып эшләп, яңарак кына пенсиягә чыккан Җиһангир авыз эченнән сүгенеп алды да көрәккә барып ябышты. Өч көн буе казыды, яныннан узучыларның шаян-төртмә сүзләренә дә игътибар итмәде. Хәтта мыскылларга тырышучыларга да дәшми калды. Күңелдәге нәфрәтне аларга сарыф итәргә түгел, ә файдалы эшкә җигәргә кирәк иде. Ахыр чиктә су килеп чыкты. Җиһангир торба сузып, кирпеч белән тышлап куйды.

 

Моңа кадәр төртмә сүзләр әйтеп узган яки читтән генә күзәтеп торган кешеләр чиләкләрен күтәреп килеп җитте.

– Җиһангир туган, су бир әле аз гына.

– Ә сез кемнәр? – дип кулларын бөеренә куйды Җиһангир.

– Ничек инде кемнәр? – дип аптырады килүчеләр. – Без бит синең авылдашларың. Күршеләрең. Кардәшләрең дисәң дә була.

– Сез патриотлармы?

– Соң, әлбәттә! – дип шаулашты халык. – Туган җир өчен без...

– Хакимият башлыгы әйтте бит: патриотлар үзләре казырга тиеш, диде.

 

Һәм Җиһангир капкасын ябып куйды. Авылдашлары бераз таптанып тордылар да таралыштылар. Аннан соң авыл хакимиятенә барып жалу яздылар: «Гражданин Җиһангир туган җирдән чыккан су белән фәкать үзе генә файдалана, безгә бирергә теләми. Халыкка каршы эшли, демократия һәм кешелек кануннарын боза».

 

Бер атна дигәндә мыеклы прокурор килеп төште. Җиһангирнең коесын карады, халыкның зарын тыңлады һәм хакимият башлыгын чакыртты.

– Сез анда патриотлар турында нәрсә әйттегез? – дип текәлде ул рәискә.

– Әйттем, – дип баш какты тегесе, – дөресе дә шул бит инде. Шушы җирдә яшисең икән, кемдер килеп төзәткәнне генә көтеп ятарга ярамый. Үзең казырга да кирәк.

Прокурор бераз уйланып торды да бозлы карашын янә хакимият башлыгына күчерде:

– Сез авыл халкына: «Кем кое казымый, шул патриот түгел», – дигән фикерне сеңдерергә тырышкансыз. Бу яңа карарларга каршы килә. Патриотизм ул – килеп туган проблемаларны бердәм хәл итү, ә аерым-аерым нидер эшләү түгел.

 

Хакимият башлыгын шундук эштән алдылар. Җиһангирнең коесын шәхси милек дип билгеләделәр. Үз биләмәсендә үзе казыган икән, димәк, аныкы. Суны теләсә бирә, теләсә сата. Авыл коесын төзәтүче булмады. Торба кыйммәт, эшчеләр аз һәм акча юк икән.

 

Берничә көннән соң Җиһангир авылның иң ачы дошманына әйләнде. Тарихны белүчеләр аның җиденче буын бабасы каяндыр күчеп килгәнлеген ачыкладылар. Килмешәк, димәк. Ә сихер-михер белән булышучы Таһибә карчык, аның коесы коруын теләп, әфсен-төфсен укыды.

 

Тик ул арада Җиһангир авылдашларына су алырга рөхсәт биргән иде. Үзләрендә дә казымаслар, уртак коены чистарту турында да уйламаслар – алсыннар әйдә. Тик Таһибә карчыкның әфсене кабул булды бугай. Бераздан Җиһангирнең коесы корыды. Халык никтер бу юлы артык борчылмады. Ярый, җан биргәнгә юнь бирер әле – я күрше авылга йөрерләр, я капка башыннан акча җыярлар. Иң мөһиме – тигезлек хөкем сөрә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре