Газетага язылу

Буш йомырка

Бер кызык малай бар иде. Тавык йомыркасының бер башын энә белән тишә дә эчен эчеп бетерә. Аз гына тоз сипсәң, тәмле була инде ул, файдалы да, диләр. Үсмер чакта минем дә алай иткән бар. Тик бу малай йомырка кабыгын ташламый. Кабат тавык оясына куя.

Шуннан дәү әнисе йомыркаларны җыеп алып кереп пешерергә итсә, теге я ватыла, я буш булып чыга. Шулай этләшеп тәм таба иде бу.

Бер мәлне буш йомырка кабыгын пешкәннәре арасына куйган. Ул вакытта авыл кешесендә ит тә бик күп булмый, кибетләрдә дә ризык накыс, ирләр кырга эшкә барганда йомырка алып баралар иде. Гәзит кәгазенә төрәсең дә полиэтилен капчыкка салып рюкзакка тутырасың. Бу малай да шулай иткән. Әтисенең рюкзагына, кәгазьгә төреп, буш йомыркалар салган. Шаяртырга теләгән инде үзенчә. Хатын-кыз булса, авырлыгыннан да чамалар иде, ир-ат алай вакланып тормый, бармы – бар аңа. Ә чын йомыркаларны үзенең сумкасына салган. Барыбер печәнлектә очрашалар бит. Төшкелеккә туктагач, табындагы буш йомырканы күреп аптырауларын күз алдына китереп елмаеп та йөргән. Әтисе белән әнисе бер-берсенә карашып ни әйтергә белми торалар... Ә ул... ул бик җитди һәм серле кыяфәт белән үзенең сумкасыннан йомыркалар алып табынга куя. Көлешәләр. Кызык була.

 

Әтисе печәнгә түгел, ә утын салырга киткән. Үзе генә булмаган инде. Иптәшләрен дә алып барган. Андый чакларда ялга туктагач йотып куярга берәр нәрсә дә табыла. Эше дә, ялы да бергә. Болар да шулай итәргә уйлаганнар. Әтисе йомырканы кулына алып чәркә читенә чекелдәтүгә теге ватылып киткән. Иптәшенеке дә шулайрак килеп чыккан. Читтән караганда бик затлы, бик файдалы булып тоелса да, буш йомырка кабыгы гына. Аптырашканнар болар. Әтисе кем эше икәнен аңлаган инде, йодрыгын йомарлап сүгенеп куйган, иптәшләреннән гафу үтенгән. Урман бик ерак булмаса да, кайтып тормаганнар, шул көйгә икмәк белән суган кимереп, утын салып кайтканнар. Әтиләре бик усал кеше түгел иде, кайткач әйткәләп кенә алган да шуның белән шул булган, каешка-талчыбыкка үрелеп тормаган.

 

Печәнлектә куркып йөргән инде малай. Әтисе белән очрашкач та йөрәге табан астына төшкән. Тик җәзасыз калгач, бу кыланышы гаеп яки кемнәрнедер авыр хәлгә кую булып түгел, ә бик кызык вакыйга булып тоелган. Үзенең генә эченә сыймагач, моны бүтән малайларга да сөйләгән. Аның әле кәнфит белән дә этләшә торган гадәте бар иде. Кәнфитен алып ашый да эченә икмәк кисәге салып, матур итеп төреп куя. Тыштан караганда бик әйбәт күренә инде. Затлы. Тик ул кәнфит түгел.

Шундыйрак шаяртуларга маһир иде инде. Әмма бер ачуланышканда иптәш малае кәнфитне дә, бүтән шуклыкларын да искә төшермәгән, мыскыл катыш нәфрәт белән әйтеп куйган: «Буш күкәй!» Йомырканы бездә шулай дип йөртәләр. Тирә-яктагы малайлар башта аңламыйрак торган, аннан кычкырып көлеп җибәргәннәр. Һәм көлә-көлә кабатларга тотынганнар: «Буш күкәй, буш күкәй...» Шулай итеп бу сүз кушамат булып берегеп калды.

 

Исем яки кушамат кешенең язмышын билгели, диләр. Төгәл әйтеп булмый инде, әмма ул шушы кушаматына тугры калырга тырышып яшәде бугай. Буй җиткергәч, бер кыз белән бик матур итеп йөрде дә туй көнендә килмичә калган. Өйләнмәде. Ә кызы авырга узган булган, бик ачуланып, нәселе корысын дип, баласын төшерткән дә бүтән бала табалмаган. Күпмедер вакыттан соң теге егет тагын телгә керде. Бер дустыннан бик күп акча алып торган да түләмәгән, хәтта суд та аны аклаган икән, диделәр. Ул бер мәлне минем тирәдә дә калкып чыкты. Яхшы җирдә эшлим, концертларыңа бөтен коллективымны алып киләм дип, иллеләп билет алып китте дә бүтән күзгә чалынмады. Билетлар да, алар өчен акча да булмады, үзе дә, коллективы да килмәде. Мин бик кайгырмадым, шулай булырына әзер идем.

 

Соңыннан очрашырга туры килмәде. Бик нык баеган икән, бик зур урында эшли икән, шулай икән, болай икән дигән хәбәрләре генә ишетелгәләп торды. Никадәр баеса да, кем генә дисәләр дә, ул минем өчен шул бер кеше инде – Буш күкәй.

 

Шулай да кайвакытларда байлыгы беләнме, дәрәҗәсе беләнме бик ялтырарга тырышкан яки хәйран эшлекле кыяфәт чыгарып, алтын таулар вәгъдә иткән кешеләрне шәйләсәм, игътибарсыз калдыра алмыйм, танырга тырышыбрак, текәлебрәк карарга мәҗбүр булам. Һәм күңелдә бер уй ялтырап китә: «Ул түгелме икән?»

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре