Матур итеп, хәлләр ничек, дип әйт. Хәлләр әйбәт, энем. Үзең ничек? Көпә-көндез капкаң бикле дип, ни... Бикләрсең дә менә... Капка бит ул! Ачык тотарга кирәк булса, берәү дә капка ясап маташмас иде. Ул ябык, я бикле булырга тиеш. Ачык җирдән эт тә, бет тә керә... Элек алай түгел иде дип... Гел дә элекечә яшәп булмый. Заманчаланырга туры килә. Элек дөнья бүтән иде, энем. Кешесе дә. Элек кеше хәл белергә керә торган иде, хәзер хәлен белдерергә керә.
И-и, элек ул дөнья кызык иде. Авыл шаулап тора. Гөрли генә. Кемдер печән, кемдер утын ташый. Урам буйлап машина-тракторлар чаба. Матай-мопедлары тыз-быз килә. Атлар тояк такылдатып ала. Кемдер шак-шок килеп нидер төзи. Кемдер нидер кисә. Койма буйларында чыр-чу килеп бала-чага уйный. Үзенә күрә бер оркестр менә, авыл моңын хасил итә торган.
Үзеңнең дә капкаң тынып тормый... «Менә өчпочмак пешердем әле, сезне дә сыйлап чыгыйм», – дип, үрге очтан Галия түти төшә. «Абзыкай, бер-ике сәнәк биреп тор әле, печәнгә барасы идек», – дип, күрше малае керә. Үзең ары-бире каранып аласың да каршыдагы йортка уңайлыйсың: «Тукта әле, Балбабайның теге махоркасы калмады микән...» Тик урам уртасына җитүгә, таныш тавыш ишеткәндәй булып тукталасың. Әһә, Кыям абзый икән... Тагын кырын каккан бугай, гармунын алып урамга ук чыккан... Айнык чакта алай кыланмый ул, ихатасында гына җырлап утыра... И, рәхәт була торган иде элек, күңелле иде, барысы да үзебезнеке иде...
Хәзер алай түгел. Менә мин хәзер бик матур бер концерттан чыгып, клуб артында салкын ташка аркамны терәп ялгыз утырган шикеллерәк тоелам. Шулай яшим. Тамаша бетте, ә тагын нишләргә икәнен белеп булмый. Нишлисе дә килми. Картлык бугай...
Әле менә Казаннан урап кайттым, малайларда кунак булып. Шәһәр матур инде ул, энем, Казан аеруча. Тик бу юлы анда да Казанны сагынып йөрдем. Үзем яратканын. Кемдер аю мае сөрткән кебек... Юк, барысы да төзек анда, энем, бар да матур. Урамына аяк киемеңне салып басасы килерлек. Җаның нәрсә тели – барысы да бар. Хәер, бик алай да түгел бугай. Тәнең нәрсә тели – барысы да бар. Ә җан бүтән, энем... Аңа аз да җитә... Аз җитә дә, табып кына булмый.
Урам тулы кибет икән хәзер. Түбәләренә әллә нинди сырлы-мырлы ялтыравыклы латин хәрефләре белән исемнәрен язып куйганнар. Укый алмадым, энем, безнең яшьтә аларны укырга тырышсаң, күзең әйләнеп чыга. Укып та ни файда! Аңламагач. Кибетләр арасына даруханәләр кереп кысылган. Һәртөрле ашханәләр, кафелар. Алар шулхәтле күп, энем. Карап йөри торгач, бер уй туды: безнең халык ашый да чирли, ашый да чирли икән. Һе-һе... Ә ашханәләре шәп! Ни телисең – шул бар. Үзбәкнеке, таҗикныкы, казахныкы, азәрбайҗанныкы... Кем иренми, шул пешерә бугай. Хәтта татарныкы да бар икән. Берәү. Бик керәсем килгән иде, энем, табалмадым. Кайдалыгын беркем әйтә алмады. Кибетләрдә йөрдем. Вьетнам кибетләрендә. Кытайныкыларда да. Әйберләр күп, бәяләре арзан. Үземә дә бер түбәтәй алып кидем, менә, күрәсеңме? Ә базарлар! Анда, беләсеңме, ни генә юк? Юк нәрсә юк... Ә бар икән берәү. Үзебездә үскән бәрәңге юк...
Менә шул базарларда йөргәндә мин үземне дөнья буйлап сәяхәт иткәндәй тойдым. Бер урында үзбәкләр сату итә, арырак китсәң – әрмәннәр, азәрбайҗаннар... Бер илдән икенчесенә йөргән кебек. Татар гына юк дип... Көлмә әле. Алар да бар. Күренмиләр генә...
Шулай да син бераз хаклы, энем. Казан урамнарында мин татарга сусап кайттым. Үзебезнең тормыш рәвешенә, чәй-хөрмәткә, моңга... Бары тик малайларның фатирында гына үзебезчәрәк – урысча. Шуңа менә шәһәргә сокланып тую белән авылга кире сыпырттым.
Ә монда-а! Элек бер дә игътибар иткәнем булмаган икән... Монда да урамдагы яшьләр гел шәһәрчә генә сөйләшә икән. Юк, урысча түгел. Урысча мин әйбәт беләм, энем, тик яшьләрне хәтта мин аңламыйм. Әллә нинди ят тел. Менә шуннан, капкаларны бикләп куйдым да үз ихатамда үз илемдәге кебек йөреп ятам. «Алисә»дән татар җырын куштым. «Китап» радиосын... Моңны аны хәтта тавык аңлый. Күрәсеңме, башын кырын салган. Ә син «привет», имеш... «Көпә-көндез капка бикләп ята...» Эх, үзем дә гармун алыйм әле...
Тау астында салкын чишмә
Агып төшә улакка...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез