Газетага язылу

Эш бәхете

Бер мәлне бар яклап та алга киткән бер шәһәрдә яңа технологияләр буенча ясалган чип уйлап тапканнар. Кечкенә көмеш пластинка рәвешендә.

Шуны кешенең башына кертеп куялар да теге теләсә кайсы файдалы гамәлдән тәм табып яши башлый. Нәрсә эшләве мөһим түгел: идән яки кер юамы ул, абзар тазартамы, әллә исәпсез саннарга текәлеп баш ватамы, гадел хөкем чыгарамы – барыбер.

Уйлап табуын тапканнар да хәзер бу нәрсәне кемдәдер сынап карарга кирәк бит инде. Тәҗрибә үткәрергә. Эштән тәм табып яшәргә теләүчеләр мыжгып тормый икән. Бигрәк тә файда китерә торган эштән. Хәзер бит файдалы түгел, ә табышлы гамәл белән мавыгу чоры. Бик озак эзләгәннәр. Аптырагач, Гаптери атлы берәүне тотып китергәннәр. Эшләргә бик ярата торган зат түгел инде бу. Бурычлары да муеннан ашкан. Хәтта йортындагы электр һәм газга да әллә ничә ай түләмәгән. Бу тәҗрибәгә дә теше-тырнагы белән каршы килгән Гаптери. «Яки ризалашасың, я бурычларың өчен төрмәгә утыртабыз», – дигәч кенә риза булган. Әллә нинди ачышлар ясап, кеше белән тәҗрибә үткәрә торган кешеләр Гаптери ишеләр белән генә сөйләшә белә бит инде.

 

Операциядән соң бу бөтенләй яңа кешегә әверелгән. Кул астына нинди эш эләгә, барысын да зур теләк, тирән канәгатьлек белән башкара башлаган. Чүп түгәргә кирәк булса да, йөк ташырга, дисәләр дә, канатланып тотынган, иреннәренә елмаю кунган, күңеленнән дәрт ургылган. Гади кешеләр эш күплегеннән, бетмәс мәшәкатьләрдән зарланса, бу хезмәтнең һәр төрен бәхет кошы кебек кабул иткән.

– Ничек шундый эш сөючән булырга мөмкин? – дип аптыраучыларга аның җавабы бер булган.

– Хезмәт ул – бәйрәм! – дигән мәңгелекне иңләр шатлык белән күзләрен ялтыратып.

– Хезмәтләрең өчен күпме түләргә соң?

– Бер тиен дә кирәкми, бер тиен дә! Акчам булса, үзем түләр идем әле. Мине шулкадәр бәхеткә дучар иткән затлар иң зур бәягә лаек!

Хезмәт белән тәэмин итүчеләрнең авызлары ерылган. Шундый затлы хезмәткәр бит. Үз-үзен аямыйча эшли, бер тиен акча сорамый. Мондыйлар – үзләре бер хәзинә. Алар да бурычлы булып калмаганнар, Гаптерине «Елның иң бәхетле хезмәткәре» дип игълан иткәннәр. Пачут грамотасы, затлы калайдан ясалган медаль, иң алдынгы ясалма интеллект төшергән картина бүләк иткәннәр. Гаптери шатлыктан елап җибәрә язган. Шушы бүләкләренең һәрберсен сурәткә төшереп интернетка куйган. Көнләшүчеләр дә булган, әлбәттә, тик күп халык котлаган, соклану белдергән, яңа уңышлар теләгән. Хуҗалар да, халык та шулкадәр хөрмәтләгәч, бу зур бәхет бит инде.

 

Гаптери тагын да ныграк канатланган. Өстәмә эшләр алган, барысын да җиренә җиткереп, бик сыйфатлы итеп үтәп чыккан. Ә кешеләр карап сокланганнар: «Вәт, ичмасам, булдыра бу! Бернәрсәгә карышмый, барысын да башкарып чыга. Вәт маладис!» – дигәннәр.

Бер мәлне басма аша йөгереп барганда, иңендәге зур капчыгын төзәтәм дип талпынып куйган да, моның башындагы чип суга төшеп киткән. «Чүлт!»  иткән тавыштан ук аңлаган моны Гаптери. Тик соң булган…

Барысы да беткән кинәт. Күкрәкләре кысарга, билләре сызларга тотынган, аяклары камырга әйләнгән, бөтен дөньясын ару һәм авырту ялмап алган. Тормышның яме югалган. Яшәүдән тәмам туеп ул үзе дә суга сикергән, тик кемнәрдер күреп коткарып калганнар һәм табибка китергәннәр. Күзләре ачылганчы, Гаптеринең авызы ачылган:

– Чип! – дигән ул тирән кайгы белән. – Кире куегыз.

– Юк, булмый.

– Ник? – дип кычкырган Гаптери. – Ватылдымыни?

– Юк, – дигән табиб. – Чип түгел, сез ватылдыгыз. Сез ясалма шатлыкларны бәхеткә санап, тормыш мәгънәсенә әйләндердегез. Бик күп гомерегезне шуңа сарыф иттегез.

– Миңа чип кирәк, – дип ялварган Гаптери. – Ансыз тормыш сансыз. Бар җирем авырта, бер хәлем юк. Яшәвемнең мәгънәсе дә юк.

Тик доктор аның белән озак сөйләшеп тормаган:

– Нәкъ шулай. Чынбарлыкка рәхим итегез! – дип елмайган да китеп барган.

Гаптери сикереп торып аның артыннан коридорга чыккан, тик исәпсез-сансыз ак халатлылар арасында кайсы баягы табиб икәнен аера алмыйча басып калган.

Марат Кәбиров

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре