Газетага язылу

Рәнҗеш капчыгы

Ачуны чыгарган нәрсәләр күп була инде бу дөньяда. Бәяләр арту, хезмәт хакының азлыгы. Хәтта юк кына нәрсә дә ачуны чыгара, ачу нәфрәткә, рәнҗешкә әйләнә. Хатыныңның салкын ашына да, күршеңнең стена бораулавына да, җитәкчеңнең кара карашына да… Барысына да үпкәлисең, күңелеңнән генә рәнҗисең.

Хәтмулла да шулай үпкәләп йөргән көннәренең берсендә паркта ак сакаллы бер картны очратты. Таныш түгел кешеләргә бик ачылып бара торган кеше түгел иде, тик бу юлы картның ягымлы кыяфәте тәэсир иттеме, күңелен ачып салды. Барысын да сөйләп бирде ул. Кайчагында үзенең кичерешләрен әнкәсенә сөйләп утырган сабый бала сыман тойса да тыела алмады. Карт аны игътибар белән тыңлады. Тамак кырып куйды, баш какты. Һәм кулында каяндыр зур гына кара капчык пәйда булды.

– Барлык рәнҗеш-үпкәләреңне бер кәгазьгә яз да шушы капчыкка тутыр, – диде ул бик җитди кыяфәт белән. – Капчык тулгач, аны чүп савытына ыргытырсың да барысын берьюлы гафу итәрсең.

 

– Бик зур капчык бит, – дип икеләнде Хәтмулла. – Моны тутырганчы әле…

– Үзең кара, – дип елмайды карт. – Котылырга телисең икән, шулай кирәк.

Хәтмулла капчыкны таратып, әйләндереп-әйләндереп карады да кире сузды:

– Юктыр… Һәркайсын язып булмастыр…

Тик карт инде юкка чыккан иде. Бу хәлнең гаҗәплеген ул уйлап та карамады. Ак сакаллы, күрер күзгә әйбәт кенә тоелган картның аны санга сукмыйча шулай кинәт кенә китеп баруы эчен пошырды. Һәм ул кесәсеннән кәгазь, каләм алып үз үпкәсен язды да капчыкка ташлады.

Ул арада каршыдагы эскәмиягә яшь пар килеп утырды да бер-берсен сыйпашырга тотындылар, үбешә башладылар. Каршыда утырган өлкән кешене санга сукмау бит инде бу. Хәтмулла ачуыннан шартлар хәлдә урыныннан кузгалырга мәҗбүр булды. Парктан чыккач, телефонына капланып барган бер хатын килеп бәрелде. Чибәр булса да ачуны чыгармас иде әле. Хәшәрәт кебек көенә кешегә килеп бәрелмәсә соң! Боларның барысы да капчыкка оча барды.

 

Подъезддагы почта яшнигендә дә сәлам хатлары түгел, ә утка-суга, башкасына түләү өчен квитанцияләр көтә иде. Айдан айга артып киләләр. Сатып алган фатирыңда кеше өстендәге кебек яшәргә туры килә. Адәм гыйбрәте! Берничә адым атлауга, лифт эшләми булып чыкты. Нәфрәткә тончыгып җәяүләргә туры килде…

И-и, адәм баласына адым саен нәрсәгәдер үпкәләп, нәрсәгәдер рәнҗеп яшәргә туры килә икән. Хезмәт хакы алганда да, кибетләрдә йөргәндә дә, хатыны-балалары белән аралашканда да, күршеләрен күргәндә дә. Кешенең һәр адымы шуннан гына тора икән. Һава сулаган сыман икән бу. Бөтен нәрсә өчен дә күңел кырыла. Туган көнең белән котламасалар да, дежур сүзләр белән котласалар да, котлап, бүләк бирми калсалар да, син теләгән бүләк булмаса да... Һәр адымда…

 

Хәтмулла рәнҗешләр капчыгының ничек тулганын да сизми калды. Тулгач, чүп савытына илтеп түгәргә һәм барлык рәнҗетүчеләрне берьюлы гафу итәргә кирәк иде. Эчендә кәгазь генә булса да, капчык бик авыр булып чыкты. Рәнҗешләре шулай авырдыр инде. Чүплеккә җитәрәк ул эт тизәгенә таеп егылды да капчык авызыннан коелган кәгазьләр асфальтка сибелде. Хәтмулла җыйган арада аларның берничәсен укып карады. Шайтан алгыры! Әйе, күрше стенаны бораулады… Тик аның фатирында электр сүнгән иде ул кичне. Әйе, лифтта аягына бастылар. Авыртты. Тик гафу үтенделәр. Шулкадәр вак нәрсәләр икән барысы да. Ул үзенең шундый вак-төяккә рәнҗи алуына аптырап көлеп җибәрде. Сантыйлык бит инде бу, диваналык! Аның яшендәге ир-егетнең көйсез бала сыман кылануын тагы ничек атарга мөмкин!

 

Кеше-фәлән күрә күрмәсен дип, ул таралган кәгазьләрне тиз генә җыйды да капчыгын чүплеккә ыргытты. Һәм колагында паркта очраган теге картның сүзләре ишетелгәндәй булды: «Кешенең күңеле дә шушы капчык кебек, тик аны теләсә нәрсә белән тутырырга ярамый». Хәтмулла тирә-ягына каранып алды да елмаеп фатирына атлады. Аның адымнары җиңел иде.

Марат Кәбиров.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре