Сәбәбен төгәл генә беркем дә хәтерләми, әмма монда көннәрнең берендә «Тынлык салымы» дип аталган карар кабул иттеләр. Бәлки бу экология, геополитика яки икътисадый хәлгә бәйле булгандыр, бәлки тагын берәр сәбәбе бардыр. Анысы артык мөһим түгел, әмма халык файдасына, аның ихтыяҗларын канәгатьләндерү хакына икәнен барысы да белә иде, чөнки моны бөтен матбугат чараларыннан тәкрарлап тордылар.
Һәр әйтелгән сүз өчен банк картасыннан йөз сум суырып алына. Елмаю, ым-ишарә, тел шартлату бушлай, ун тапкыр төчкерү һәм йөткерү – бер сүз бәясе.
Шәһәр мизгел эчендә тынып калды. Иртән урамга чыккан кешеләр авызларын ачтылар да кире яптылар. Алар әйтергә теләгәннәрен кулларын болгап, ым-ишарәләр белән аңлаттылар, кирәкле нәрсәләрен төртеп күрсәттеләр, рәсемнәр ясадылар. Ярлырак кешеләр, ышанычлырак булсын өчен, авызларын скотч белән беркетеп куйдылар. Байлар ым-ишарәләр телен белүче кешеләрне яллап, шуларны тәрҗемәче урынына йөртә башлады. Әмма андый тәрҗемәчеләрнең дә бәясе югары күтәрелде, алар киләчәктә байларының бөтен акчасын үзләренә
күчерү хакында хыялландылар.
Ел узды. Тынлык яңа валютага әверелде. Бөтенләй дәшмәүчеләргә премияләр бирелде. Пышылдашу өчен ташлама каралса да, кычкырып сөйләшү гаиләнең айлык керемен ике көндә юкка чыгарырга мөмкин иде.
Тумыштан телсез һәм чукрак булганнар элек һәрчак күләгәдә кала иде. Алар хәзер олигархларга әверелде. Алар бер тиен дә салым түләмиләр, төрле ташламалардан файдаланалар, өстәвенә һәртөрле премияләргә лаек булалар иде. Банк карталарындагы саннар минут саен артып тора. Алар фатирлар, рестораннар, телеканаллар сатып алалар. Әпәләр телендә һәм субтитрлар ярдәмендә төрле тапшырулар әзерлиләр, тавышсыз җырчылар белән тавышсыз әңгәмәләр оештыралар. Ә Әпә кушаматлы берсе шәһәр мэры булырга дәгъва итте һәм 99 процент өстенлек белән җиңеп чыкты, чөнки дәгъвачылары һәртөрле реклама кампанияләре, дебатлар вакытында банкротка әйләнеп беттеләр, ә бу бер сүз дә әйтмәде.
Яңа мэр йөгәнне тагы да катырак кысып куйды. Хәзер ул авыз ачып сулаган өчен дә, ютәл өчен дә салым салдырды. Төчкергән һәм тавышланып һава бозган өчен штраф түләтте. Ә ыңгырашу һәм авыр көрсенү өчен административ җәза бирергә дә мөмкиннәр иде.
Тынлык культка әверелде.
Көннәрнең берендә Әпә мэр янына Тел бете килде. Ул көненә кырык-илле мең сүз исраф итеп, үзенең бөтен миллионнарын таратып бетергән данлыклы адвокат иде. Фатирын да, этен дә сатып, хатыны куып чыгарган бичара зат. Хәзер ул трусикчан гына калган, ә шәрә муенына: «Бер тәлинкә аш өчен коллыкка сатылам», – дип язылган катыргы аскан.
Әпә мэр аның янына чыкты. Аларны шундук халык төреп алды. Тавыш-тынсыз гына күзәтергә тотындылар.
Тел бете тезләнде, кулларын болгый-болгый төрле ишарәләр ясап ялварырга тотынды. Мэр аны күтәреп торгызды, баш какты, ә секретарь кыз документлар күтәреп килгәч, кул куярга ишарәләде. Тел бете ашыга-ашыга кул куйды. Ул хәзер бер тәлинкә аш хакына хезмәт итәргә ризалашкан тулы канлы кол иде.
Мэр аны кочаклап алды һәм колагына:
– Тынлык иленә рәхим ит, ахмак! – дип пышылдады һәм тел бетенең чиксез гаҗәпләнүен күреп дәвам итте: – Мин һәрвакыт ишеттем дә, сөйләшә дә алдым.
Тел бетенең тамагына төер тыгылды. Ул нәрсәдер аңлагандай булды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез