Бала күтәргән килеш: ни өчен аналар үз эшләрен ачу яклы?

Чәч-башы тузгыган, арыган һәм һәрчак йокысы туймаган. Декрет ялында утыручы хатын-кызларны әнә шундый итеп күзаллый күпләр. Хәер, декрет ялыннан соң аерым отпуск кирәк, диюче әниләр бар барын, әмма баланы илһам чыганагы итеп күреп, яңа үрләр яулаучы хатын-кызлар саны күбрәк. Әнә шундый гүзәл затлар белән таныштырабыз.

ТИК УТЫРА БЕЛМИЛӘР

2024 елда Россия хатын-кызларының декрет ялында булу вакыты уртача ике елны тәшкил иткән. Закон буенча, балага өч яшь тулганчы, ана «ял»да булырга хокуклы. Сер түгел: хатын-кызларның декрет ялында ук эшли башлаган яки вакытыннан алда, иртәрәк эшкә чыккан очраклар ешрак күзәтелә. «Работа.ру» порталы үткәргән сораштыруда катнашкан гүзәл затларның 42 проценты бала тапкач ял алып тормаганын һәм «больничный»дан соң ук эшкә чыкканын әйткән.

Билгеле булганча, балага 1,5 яшь тулганчы пособие түләнә. Ул декрет ялына чыгучының уртача хезмәт хакыннан 40 процентны тәшкил итә. 2025 елда әлеге пособиенең минималь күләме – 10 103,83 сум. Иң зур суммасы – 68 995,48 сум.

Декрет ялы бетәргә тагын 1,5 ел бар, ә пособие юк. Балалар бакчасына чират та килеп җитмәгән. Шуңа да хатын-кызларның кул кушырып утырмыйча, акча эшләү ягын кайгыртуы сәер түгел, ә замана таләбе. Билгеле ки, яшь әниләр күп вакытларын өйдә үткәрә, аларның тормышы балалары тирәсендә генә әйләнә. Ә хатын-кыз озак утырырга яратмый, һәрчак эшләргә һәм хыялларын тормышка ашырырга тели. Социологлар шулай ди. 2025 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча, «Авито Подработка» сервисы өстәмә хезмәт хакы эзләүче кешенең портретын төзегән. Бу – 34 яшьлек хатын-кыз. Аның инде эш урыны бар, ул кияүдә һәм балалар тәрбияли. Ләкин өстәмә эш эзли. Сәбәп нидә? Төп сәбәп (30%) – финанс бәйсезлегенә омтылу. Сораштырылучыларның 29 проценты акча җыярга тели, ә тагын 29 проценты буш вакытны нәтиҗәлерәк үткәрү яклы, калганнары күңелләренә ята торган шөгыль эзли.

БАЛА БИЗНЕСКА КИРТӘ ТҮГЕЛ

Кайбер аналар декрет ялында тыныч кына бала тәрбияли, икенчеләре тизрәк эшкә чыгу турында хыяллана, ә өченчеләре бер кулы белән манный боткасын болгатканда, икенчесе белән бизнес ачу турындагы документларга кул куя. Казанда ике кофейня ачкан Алена Лефлер турында сүзем.

Алена – ике бала анасы. Һөнәре буенча дизайнер, ә тормыш иптәше – архитектор. Шуңа күрә кофейняларны икәүләп проектлаштырдык, ди ул.

– Ике малай тәрбиялибез. Берсенә – 13, икенчесенә 8 яшь. Икенче баламны көткәндә, икенче кофейнябызны ачтык. Үз профессиям буенча эшләмим дип әйтәм алмыйм, кофейня тоту иҗат итүне сорый, – дип елмая Алена.

Балалар тәрбияләү һәм үз бизнесыңны алып бару – авыр хезмәт. Ләкин сиңа ярдәм итәм дип торган әти-әниең булганда, барысына да ирешергә мөмкин. Алена да әти-әнисенә рәхмәтле. Балалар кечкенә чакта нәкъ менә алар ярдәмгә килә дә инде.

– Әти-әниләрем бик нык ярдәм итте. Бизнес синнән башка бармый. Читтән генә җиңел кебек: кафе ачтың да – бетте. Официантлар эшли, поварлар пешерә, дигәндәй. Ләкин һәр эшнең эчке кухнясы бар. Авырлыгы турында ирем белән мин генә беләм, – дип уртаклаша Алена.

Әти-әнисе эшкә чумган чакларда балалар күп вакытларын әби-бабасында үткәрә: алар белән түгәрәкләргә йөри, балалар бакчасыннан кайта. Бабай белән әбисе дә аларны яратып кунак итә: кышын урманга алып бара, җәен – дачага.

– Үз эшең булу – бәхет. Әмма мин дә теләсә кайсы әни кебек үк арыйм. Ләкин мин буш вакытымны балаларыма сарыф итәргә тырышам. Әни булу – зур бәхет. Минем иң яхшы иҗат җимешләрем – балаларым, дип саныйм. Безнең бөтен эшебез – алар өчен, алар хакына.

КҮҢЕЛГӘ ЯТЫШЛЫ ЭШ

Белеме буенча ул – эстрада артисты. Әмма төп һөнәре – әни булу. Өстәвенә тагын бер яраткан шөгылен табыш китерә торган эшкә әйләндергән Арчада яшәүче Зәлия Гайфуллина. Өч бала анасы булса да, менә инде ун елга якын ярымфабрикатлар әзерләү белән шөгыльләнә ул.

– 2016 елда ук үз эшемне башлау хыялы белән янып йөрдем. Декрет ялында бу хакта тагын да күбрәк уйлана башладым. Гаилә бизнесын булдыру начар фикер түгел бит. Үз режимыңны үзең билгелисең, җаның теләгәнчә эшлисең. Тик балам кечкенә булу сәбәпле, моның барысы да уй һәм хыялда гына калды. Әмма 2017 елда Аллаһка тапшырып тәвәккәлләдем һәм беренче заказларымны кабул иттем.

Ярымфабрикат әзерләүчеләр яңалык түгел. Эштән курыкмаган, аш-су әзерләргә яраткан һәркем дә үзен бу өлкәдә сынап карарга ашыга. Сынаучылар күп, әмма бу юлдан атлауны дәвам итүчеләр сирәк. Ә Зәлия бу эшенең тәмен белеп эшли. Өстәвенә аны башка хуҗабикәләрдән аерып тора торган тагын бер сыйфат бар бит әле: ул чын мәгънәсендә җырлап эшли. Белгечлеге буенча – эстрада артисты, Салават Фәтхетдинов төркемендә укыган. Әмма мантый ясыйм дип кенә сәхнәгә чыгудан баш тартмаган. Районда үткән бәйрәмнәр аның җырларыннан башка үтми. Ял көннәрендә туй һәм никах мәҗлесләрендә дә чыгыш ясарга өлгерә. Ире Данис – алып баручы, Зәлия – җырчы.

– Кечкенәдән үк ашханәдә кайнарга яраттым. Әмма хатын-кызның урыны шушында гына дип әйтмәс идем. Аш-су бүлмәсендә генә кайнасак, тормышта бернинди яңалык булмас. Эш өчен стимул кирәк. Вакыт-вакыт театр, концерт кебек урыннарга барып кайту комачау итми. Кеше белән аралашу, дуслар белән күрешү һәм дөньяга чыгу мөһим. Хатын-кызның эше болай да күп, дөнья мәшәкатьләреннән арынып тору кирәк, – ди ул. – Балалар әле кечкенәрәк. Алар белән көне буе аш бүлмәсендә торып булмый, балага игътибар кирәк бит. Шуңа да балаларны тәрбияләргә әни булыша. Ирем көндез эштә, кич белән мәҗлесләр алып барабыз. Бушрак чагымда заказлар ясыйм. Әмма төп эшем – әни булу, бала тәрбияләү. Һәр бала да ата-ана назына мохтаҗ. Ә без аларның якты киләчәге өчен тырышабыз, – ди хуҗабикә.

ТАГЫН БЕР ДЕКРЕТ ЯЛЫ КИРӘК!

Ятып калганчы атып кал. Декрет ялында булуга карамастан, үз эшләрен ачуга беренче адым ясаучылар әнә шул мәкальгә таянып эш итә. Һәр аңа гына да түгел, билгеле. Берәүләр тәвәккәлли, икенчеләре төп эш урынына кире кайта, өченчеләре күңелдәгесен әлегә тормышка ашырырга куркып йөри. Әйтик, Казанда яшәүче Диләрә Салихова – сөекле хатын һәм назлы ана гына түгел, төннәрен аш-су бүлмәсендә үткәрүче хуҗабикә дә. Үзе миграция бүлегендә эшли һәм шуңа яраткан шөгыленә – сыр кайнатуга – тәүлекнең төнге вакытын сарыф итә.

– Сыр кайнату авыр түгел. Теләк һәм сабырлык кына кирәк. Кечкенә генә бер кисәк сыр әзерләү өчен дә биш сәгать вакыт сарыф ителә. Кул астында кәстрүл, сөт һәм оеткы булса, шуңа бераз сабырлык та өстәсәң, сыр әзер була, – ди Диләрә.

Ул – өч бала әнисе. Декрет ялында кул кушырып утырганчы дип, зефир ясарга өйрәнгән ул. Гади бер мастер-класска барып, бу баллы ризыкны ясауның бөтен серләренә төшенеп кайткан. Бераз соңрак сыр белән дә дуслашып киткән. 2016 елдан бүгенгәчә Салиховлар гаиләсе фәкать өйдә ясалган сыр гына ашый. Балалары да, ире дә ярата. «Кибеттә тәмле һәм натураль сырны табу кыен, ә үзең ясаганның составында нәрсә икәнен беләсең. Башта ясарга өйрәндем, дус-туганнарга, күршеләргә күчтәнәчкә өләштем. Аннары заказлар килә башлады», – ди сыр ясау остасы.

Киләчәктә эшеннән китеп, фәкать сыр кайнату белән генә шөгыльләнү теләге бар Диләрәнең. Тик әлегә хыялда гына. «Теләгәнемне тормышка ашырыр өчен бәлки тагын бер тапкыр декрет ялына чыгарга кирәктер. Нәкъ менә декрет ялында дәүләт эшенә чыгу теләге кими, үз эшеңне булдыру теләге арта бит», – ди ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре