Газетага язылу

«Бала тапкан әни – гөнаһсыз кеше»

«Җәннәт – аналарның аяк астында», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.). Баласы туганчы ук аның йөрәк тибешен ишетүче, беренче сулышын тоючы, күкрәк сөтен бирүче кеше ул ана. Ә динебез аналар алдына нинди бурычлар куя? Бу хакта «Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.

«Бала тапкан әни – гөнаһсыз кеше»

– «Бала тудыручы хатын-кыз җәннәтле булыр», – дигән сүзләрне ишеткәнебез бар. Бу турыда Коръәни Кәримдә нәрсә диелгән?

– Хатын-кызның бала табуы бик күп көч һәм ныклы сәламәтлек таләп итә. Җәннәт – аналарның табан астында, дип тә юкка гына әйтмиләр. Коръәни Кәримдә дә хатын-кызлар турында еш искә алына. Хатын-кыз бала тапканда, беренче авыртуыннан, ягъни беренче тулгагыннан алып ахыргача аның бөтен хата-гөнаһларын Аллаһы Тәгалә гафу кыла, ди. Бала тапкан әни – гөнаһсыз кеше, чөнки ул Җир йөзенә гөнаһсыз сабый баланы тудыручы.

– Ана булу бәхетеннән мәхрүм булган аналарга нәрсә эшләргә киңәш итер идегез?

– Өметне өзмәгез. Кызганыч, әни булу бәхетен һәркем татый алмый. Мәчеткә, дин әһелләре янына килеп: «Хәзрәт, балага уза алмыйм, нишләргә?» – дип елаучылар шактый. Ахыр чиктә мәчеткә киләләр. Бу – Аллаһы Тәгаләнең сынавы. Шул сынау аша Аллаһка якынаялар һәм, ахыр чиктә, намазга басу, дин кушканча яши башлау нәтиҗәсендә балага да узалар. Монысы – Аллаһы Тәгаләнең хикмәте, һәм без аны бары тик шулай дип кенә аңлата алабыз. Өметне өзмәгез, чын күңелдән Аллаһыдан сорагыз, чөнки Ул – барысын да Күрүче дә, Ишетүче дә.

– Бала тугач та, аның алдында әнинең тәүге бурычы нинди?

– Бала якты дөньяга туганчы ук аның ата-анасы җилкәсенә бик мөһим бурычлар йөкләнә. Иң беренче бурыч – аңа матур, күркәм мәгънәгә ия булган исем сайлау. Бала тугач, шул исемне кушу. Мөмкинлегегез булса, аның исеменнән корбан чалдыру. Малай туган булса – ике, кыз бала туса, бер сарыкны корбан итү саваплы гамәлләрдән саналыр. Баланың чәчен алу һәм шул чәч күләмендә ятимнәргә сәдака өләшү дә – ата-анага йөкләнгән иң зур бурычларның берсе. Болар арасыннан иң мөһиме – балага ата-бабаларыбыздан калган әдәби-әхлакый тәрбия бирү. Имезгәндә дә «улым, кызым, бисмилла итеп аша, бисмилла әйтеп йокла» дип, шушы сүзләрне онытмыйча, дини тәрбия бирү мөһим.

– Дин буенча баланы ничә яшькә кадәр имезү рөхсәт ителә?

– «Бәкара» сүрәсенең 233 нче аятендә: «Бала тапкан аналар балаларын тулы ике ел имезерләр, монысы имезүне тулы итәргә теләүчеләр өчен. Бала тудырган кеше хәленнән килгәнчә балаларын яхшылык белән ашатырга һәм киендерергә тиешле. Беркемгә дә хәленнән килмәгән эш йөкләнмәс», – диелгән. Ана баласын имезгән саен аңа савап язылыр. Шунысы мөһим: динебездә мәҗбүриләү юк, баланы да нәкъ ике ел имезү мәҗбүри түгел. Мисалга, бала имүне үзе үк иртәрәк ташларга мөмкин. Бу очракта гөнаһ булмый.

– Имезү вакыты ике елдан артса, бала ана өлешенә кергән була, диләр. Моңа диндә аңлатма бармы?

– Халык арасында чыккан әйтем дип кабул итәргә кирәктер. Коръәндә бу хакта берни әйтелми. Ләкин Ибен Әби Шәйбаның ышанычлы хәдисләр җыентыгында: «Ул яше икедән узган баланы имезүче ана яныннан үткәндә: үз чиреңне ашатма, – дип искәрткән», – дигән мәгълүмат бар.

– Сер түгел: бала тәрбияләү күбрәк ана өстендә. Төннәрен йокламаучы да, ашатучы да, тәрбияләүче дә – ана. Ислам динендә моңа аңлатма бармы?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә болай дигән: «Әни ул – мәдрәсә», ягъни тәрбия бирүче. Ана – батырларны, галимнәрне һәм тәкъва кешеләрне тәрбияләүче. Безне чын тормыш белән таныштыручылар – күркәм холыклы, дини, сабыр, дога кылучы әниләребез. Әлбәттә, баланы карау, аны ашату, киендерү, матди ягыннан хезмәт кылу – барысы да ир өстендә, чөнки ул – гаилә башлыгы. Ул гаиләсен тәэмин итәргә тиеш. Рәсүлебез (с.г.в.) башка хәдис-шәрифләрендә болай дип язып калдырган: «Әгәр дә кеше аның өстендә булган әманәтне, ягъни карау, ашату, тәэмин итүне тиешле дәрәҗәдә үтәмәсә, ул иң олы гөнаһлардан булачак». Ислам динендә «хатын-кыз» сүзе зур горурлык белән әйтелә, чөнки бу сүз белән Коръәни Кәримдәге зур сүрәләрнең берсе атала.

– Нигә кеше, ничә яшендә булуга карамастан, курыкканда «әнекәем» яки «әни» дип кычкыра икән?

– Әниләр – безнең өчен иң кадерле кешеләр. Без тугыз ай дәвамында әнинең йөрәк астында яшибез, шуңа да безнең һәрберебез өчен иң якын кеше – әни. Бервакыт сәхабәләрнең берсе пәйгамбәребез галәйһиссәләмнән: «Мин кемгә күбрәк итагать итәргә тиешмен?» – дип сорый. Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.) ни ди? «Әниеңә», – дип җавап кайтара. Сәхабә янә: «Ә аннан соң кемгә?» – дип сорый. «Әниеңә», – ди. Сәхабә тагын бер тапкыр: «Ә аннан соң, йә, Расүллулаһ?» – дип сорый. Җавабы: «Әниеңә». Инде сәхабә дүртенче тапкыр соравын кабатлагач, пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әтиеңә», – дип җавап кайтара. Ягъни өч тапкыр рәттән пәйгамбәребез (с.г.в.) һәркайсыбыз өчен иң кадерле, хөрмәткә һәм игътибарга лаек кешенең әниебез булуын ассызыклый. Безгә билгеле булганча, Коръәндә һәм хәдисләрдә өч тапкыр кабатлау ул – без аеруча игътибар итәргә һәм һичшиксез үтәргә тиешле әйбернең күрсәткече. Ир кеше өчен беренче урында әни булса, хатын-кыз өчен беренче урында ире булырга тиеш.

– Әниләрнең баласына карата кылган догасы да кабул була, диләр. Бу хактан да шулаймы?

– Әйе, шул исәптән рәнҗешен дә кабул кыла. Шуңа да әти-әнине кимсетү, аларга авыр сүз әйтү катгый рәвештә тыела. Без аларны һәрвакыт куандырып, кадер-хөрмәттә яшәтергә бурычлы. Алар исә үз чиратында безгә телләре белән дә, күңелләре аша да изге теләкләрен ирештереп торыр. Шул чакта тормышыбыз да бәрәкәтле булыр.

Әти-әни өчен дога кылу:

«Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лиль-мүэминиинә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе» («Ибраһим» сүрәсе, 41 нче аять).

(Мәгънәсе: «Әй Раббыбыз! Гафу ит мине һәм әти-әниемне, һәм барча мөэминнәрне Кыямәт көнне хисап кылынган чакта»).

«Раббир-хәмһүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйра» («Исра» сүрәсе, 24 нче аять).

(Мәгънәсе: «Әй Раббым! Алар мине мәрхәмәт белән тәрбия кылганы кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!»)

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре