Балалар – безнең көзге: аның белән вакытны ничек дөрес итеп уздырырга?

Мәктәпләрдә буллинг чыннан да арттымы, әллә бу безнең тормышка мөнәсәбәтебез үзгәрүгә бәйлеме? Баланы яхшы укырга мәҗбүр итеп буламы? Бала белән вакытны ничек дөрес итеп уздырырга?

Ил күләмендә танылган психолог Ирина Ковалеваның балалар тәрбияләү мәсьәләсендә кайбер кызыклы фикерләрен тәкъдим итәбез.

– Балалар усалланды, мәктәпләрдә буллинг очраклары артты, диләр. Безнең әбиләрдә целлюлит булмаган, чөнки ул чакта «целлюлит» сүзе юк иде. Әдәбият тормышны тасвирлый, ә тормыш әдәбиятка нигезләнә. Сүзе яңа гына барлыкка килгәч, теге яисә бу күренеш тә яңалык булып тоела башлый.

Күз алдына китерегез: бала мәктәпкә баргач, аны барысы да: «Хәерле көн! Син шундый яхшы егет\кыз! Без сине шундый яратабыз», – дип каршы алалар. Сезнең өчен бу – табигый күренешме? Нормаль хәлме? Юк, әлбәттә. Малайлар арасында мәктәптә «Кемдә тестостерон югарырак?» формасындагы «көрәш» бара. Әлбәттә, алар бер-берсенә начар сүзләр әйтергә, төрткәләшергә, сугышырга мөмкин. Бу, сезнеңчә, хәзер генә барлыкка килгән күренешме? Сез мәктәптә талашмый, сугышмый идегезме? Монда мәсьәлә башкада. Без бу күренешкә нинди бәя бирәбез? Аны «буллинг» дип атыйбызмы? Әллә бу малайларның үз-үзләрен күрсәтүе, мин-минләнүе генәме? Кызлар арасында да бара бу көрәш, ләкин алар тестостерон дәрәҗәсендә ярышмый.

Мәктәп бит ул – кечкенә бер тормыш. Без үз балабызга шул тормышка җайлашырга ирек һәм мөмкинлек бирәбезме? Әллә кемдер чирткән саен, мәктәпкә барып, тавыш чыгарабызмы? Әти-әнинең бурычы – бу күренешләргә каршы торудан бигрәк, баласын тормышка җайлашырга өйрәтү.

Тагын бер мисал. Күз алдына китерегез: балагыз шулкадәрле тыныч, бар яктан да килгән, бары тик тәртипле балалар укый торган мәктәптә белем ала. Анда төшке ашка туңдырма бирәләр, укытучылар орышмый, кычкырмый. Тик бу бала, мәктәпне тәмамлагач, кая килеп эләгә соң? Дөрес, кырыс чынбарлыкка. Һәм ул аңа бөтенләй дә әзер булмый.

Кыскасы, балагызга томышның бер яклы гына түгеллеген аңлатыгыз. Аны якларга ашкынганчы, үз-үзен якларга өйрәтегез, итәк астыннан чыгарыгыз.

– Миннән еш кына: «Баланы яхшы укырга ничек мәҗбүр итәргә?» – дип сорыйлар. Бала ни өчен укырга теләми? Чөнки ул белем алуның нигә кирәк икәнен аңламый. Бигрәк тә бүгенге буын. Менә уйлап карагыз әле: биш елдан дөнья ничек үзгәрәчәк? Беркем белми. Бәлки биш елдан уку һәм яза белү кирәк тә булмас? Бу сорауларга без – олылар да җавап бирә алмыйбыз. Һәм «киләчәктә бу сиңа һичшиксез кирәк булачак» дигәндә, үз сүзләребезгә үзебез дә 100 процентка ышанмаска мөмкин. Ә хәзерге балалар акыллы, алар барысын да аңлый.

Тик дөрес аңлагыз: балагызның укуына кул селтәргә кирәк дигән сүз түгел бу. Аңа бары тик дөрес мотивация бирергә кирәк. Әйтик, «Нәрсәгә инде миңа бу математика?» соравына җавап биргәндә озын нотык тотканчы, 100 сум акча бирегез дә: «Теләгән әйбереңне ал», – дип чыгарып җибәрегез. Математиканың нәрсәгә кирәген кибет бусагасын атлап керүгә аңлаячак.

Аннан соң, баладан бөтен фәннән дә «бишле» көтеп тору, аны яхшы билгеләргә мәҗбүриләп укыту – шулай ук хата. Бөтен фәнне дә «бишле»лек белеп бетереп булмый. Һәрхәлдә, бөтен балалар да андый була алмый. Мондый таләпләр булмаганда, бала үзенә ошаган фәнне, юнәлешне таба алыр иде. Әйтик, аның физикадан – «бишле», әдәбияттан «өчле» чыга. Утырып еларгамы инде? Юк, әлбәттә. Сөенергә кирәк! Димәк, балагызның физика фәне белән кызыксынуы көчле.

Без һаман кирәкмәс әйберләргә игътибар итеп, бөтен нәрсәдә камиллек эзлибез. Бала бит ул проект түгел. Балага тормыш итәсе була. Аның әдәбияттан чыккан «бишле»се авыр хәлдә калганда берничек ярдәм итә алмаска мөмкин. Ә менә аның сыгылмалы, кайдадыр хәйләкәр булуы тормышта бик кирәк.

– Ир балага – әти белән, кыз балага әни белән күбрәк вакыт уздырырга кирәк, диләр. Бу кагыйдәне кем уйлап чыгаргандыр? Бала белән күпме вакыт уздыру ул кадәр мөһим түгел. Бу вакытны ничек уздыру мөһимрәк. Балага беркайчан да бернәрсә дә җитми. Шул исәптән игътибар да. Сез балаларның теләсә нинди юнәлешләргә кереп китүе нәрсәгә бәйле дип уйлыйсыз? Игътибар даулый алар! Шуңа да бала белән вакыт уздырган вакытта параллель рәвештә ни дә булса эшләү тыела. Бала һәм сез – бетте.

Аннан соң, балага сезнең нәрсә сөйләвегез мөһим түгел. Ул сез өйрәткәнне колагына да элмәячәк, әгәр үзегез үк шуның киресен эшләсәгез. Балалар  безнең көзге кебек.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре