Тиеш булмаган урыннарда су коена, питбайкларда җилдерә, ул гына җитми, поезд өстендә йөри, төрле бина түбәләреннән сикереп карый, тоннель һәм канализацияләрне барлый, хәтта, җиңел акча эшлим дип, җинаять юлына кереп киткәнен сизми дә кала. Үсмерләргә нинди куркыныч яный? Балаларны ничек сакларга?
Кем җаваплы?
«Зацепинг», «руфинг», «диггерство», «сталкерство» дигән төшенчәләрне ишеткәнегез бармы? Белеп тору зыян итмәс. Алар барысы да бала сәламәтлегенә, хәтта тормышына да куркыныч тудыра.
– Кызганыч, бездә барысы да әйбәт, дип мактана алмыйбыз. Балалар имгәнә, үлемгә китергән очраклар да җитәрлек. Уйланылмый кылынган гамәлләре өчен хөкем карары алучылар да бар. Җинаять юлына басарга бер адым җитә, – дип сөйли Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова. – Интернет безнең тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде. Ә анда баланың күңелен белеп эш итүче җинаятьчеләр вакытларын бушка үткәрми.
Светлана Захарова, ата-аналар үз балалары тормышы белән кызыксынган очракта гына җинаятьләр һәм фаҗигаләр сизелерлек кимеячәк, дигән фикердә.
– Җинаять кылган балаларның ата-аналары ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итә. «Балагызның тормышы, шөгыльләре белән кызыксындыгызмы?» – дип сорау биргәч, алар аптырап кала. Үзләрен гаепле санамаучы ата-аналар да җитәрлек, теге яки бу вакыйга өчен үсмер үзе җавап бирергә тиеш, ди алар. Хокук бозган үсмер өчен ата-аналар да җаваплы, шуны онытмагыз. Соңгы вакытта балигъ булмаганнарның автомобиль белән идарә итү очраклары ешайды. Юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелгән очракта җинаять җаваплылыгы 16 яшьтән башлана, ә автотранспорт урлаганда – 14 яшьтән. Балалар катнашында булган төрле хәлләрне тыңлаганнан соң балаларны түгел, ә аларның ата-аналарын тәрбияләргә кирәк дигән фикергә киләм, – ди вәкаләтле вәкил.
Тынычлык бетте
Горький тимер юлы баш инженеры урынбасары Евгений Ананьин быел тимер юлларда балалар катнашында һәлакәтләр саны артуына борчылуын белдерде. Мондый алты очрак теркәлгән, шуларның дүртесе үлем белән тәмамланган. Яшүсмерләр вагон түбәләренә менә, тимер юлларны кичкәндә кагыйдәләрне боза, интернеттагы модалы трендлар белән мавыгып, вагоннарга ябышып бара. Кызганыч, мондый шаяруларның ахыры аянычлы тәмамлана.
Евгений Ананьин, 5 майда Дәрвишләр бистәсе станциясендә 14 яшьлек малай белән булган очракка тукталды. Зацепер ике дус станциягә махсус килә. Максатлары вагоннарда тотынып сәяхәт итү була. Поезд килгәнен көтеп торган арада берсе видео төшерү максаты белән ашлык төялгән вагонга менә һәм электр чыбыгына эләгеп үлә. Шундый ук хәл Юдино станциясендә 4 июльдә булган. Бер үсмер вагон түбәсенә менә һәм электр чыбыгына эләгә. Бәхеткә, бу юлы бала исән кала. Мондый очракларда үз балаларын контрольдә тотмаган һәм аларның нәрсә белән шөгыльләнүе белән кызыксынмаган ата-аналар гаепле, дигән фикердә җитәкче.
– Биш ел Татарстанда поезд түбәсенә менү очрагы теркәлмәгән иде. Быел яшьләр бәйдән ычкынган кебек. Шуңа күрә дә хәзер юлларда махсус постлар булдырдык. Хезмәткәрләр поезд түбәсенә менгән балаларны төшерә. Әлбәттә, бөтен тимер юлны колачлап булмый, һәлакәтләр булып тора, – ди Евгений Ананьин. – Бала зацепинг белән бер көн дә генә кызыксына башламый. Ата-аналарга һәрвакыт игътибарлы булырга, балаларының социаль челтәрләрен күзәтеп барырга кирәк. Алар башта тимер юлда фотога төшеп урнаштыра. Бу фотога куелган «лайк»лар белән мактана, соңыннан поезд түбәсенә менүдән дә курыкмый. Барысы да социаль челтәрләрдә хуплау табу өчен эшләнелә. Балаларның поезд түбәсенә менүләрен күрүчеләр битараф булмасын иде. Вакытында 112 телефоны буенча ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итеп, без аларның гомерләрен саклап кала алабыз.
Җинаятькә бер адым
Тагын бер борчыган мәсьәлә. Ул үсмерләрнең җиңел генә акча эшләргә омтылуы. Җинаятьчеләр аларны тимер юлларда диверсияләр башкару өчен файдалана. Мәсәлән, 2025 елның августында яшьләр интернеттагы танышлары кушуы буенча Лениногорск янындагы тимер юлда реле шкафына ут төртә. Ачыкланганча, аларга бу эшләре өчен 24 мең сум вәгъдә иткәннәр. Җинаятьчеләр гадәттә яшүсмерләрне мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә эзләп таба, элемтәгә керә. Аралашу барышында җиңел акча эшләп алу юллары барлыгын әйтә. Россия Эчке эшләр министрлыгының транспорттагы линия идарәсендә балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек башлыгы Фәния Фәсхетдинова гаҗәпләндерә: күпчелек очракта мондый җинаятьләр җитеш тормыштагы гаиләләрдә тәрбияләнгән үсмерләр тарафыннан кылына.
– Соңгы ике елда Татарстанда реле шкафларына ут төртүнең сигез очрагы теркәлде. Мондый хәлләр Казан, Лениногорск, Сарман һәм Яшел Үзән районнарында булды. Үсмерләрнең берсен 18 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Хәзер балаларны җинаять юлыннан саклау өчен, тәрбия эшен бакчадан ук башларга кирәк. Шулай итмәсәң булмый, – ди Фәния Фәсхетдинова.
Замана бәласе
Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов әйтүенчә, табиблар ял көннәрен куркып көтә. Чөнки ял иткәндә ата-аналар үзләре дә чама чиген югалта.
– Бер мисал. Гаилә ял итәргә елга буена бара. Балаларын кабартылган мендәргә утырталар да, шуны көймә белән елга буйлап тартып йөриләр. Тизлек югары булу аркасында балаларның эчке органнарына кадәр зыян килә, – ди ул. – Юл һәлакәтләре турында әйткән дә юк. Машинада бала утыра, ә ата-аналар юл йөрү кагыйдәләрен үтәми. Сабыйны бер хастаханәгә алып китәләр, ата-аналарын башка җиргә. Янында якын кешеләр булмаган баланың хәлен аңлагыз. Алар белән психологларга да эшләргә туры килә. Руслан Хәсәнов барыбызның да теленнән төшмәгән питбайкларны, замана бәласе, дип атый. Аның сүзләренчә, имгәнеп хастаханәгә мөрәҗәгать иткән һәр икенче баланың питбайкта йөргәне ачыклана.
– Бу транспортны сатып алыр алдыннан ата-аналарга кичке җидедән соң хастаханәгә килеп табибка керергә чиратта утыручы балаларны карап китәргә киңәш итәр идем. Хастаханәдә утырып тору түгел, басып көтәр өчен дә урын булмаган көннәр бар. Һәр кеше үз баласын беренче булып табибка күрсәтергә ашкына. Кычкырыш, талаш башлана. Табиблар башта имгәнгән балага ярдәм итәргәме, әллә ата-аналарны тынычландырыргамы дип аптырый. Быел гына да Республика балалар клиник хастаханәсенә төрле имгәнүләр белән 2 860 бала мөрәҗәгать итте. Иң авыр хәлдәге пациентлар – питбайктан егылучылар, – ди табиб. – Балаларны төнге икедә алып киләләр. Әйтегез әле, төнлә бала урамда бер үзе нишләп йөргән? Татарстанда комендант сәгате җәй көне төнге унбердән башлана. Бу вакытта бала өйдә йокларга тиеш.
Руслан Хәсәнов, соңгы вакытта имгәнгән балаларны әти-әниләре түгел, абый-апайлары, әби-бабайлары алып килүенә игътибар иткән.
– Питбайк сатып алырга акча табалар, ләкин бала белән хастаханәгә килергә вакытлары юк. Әлбәттә, без аларны көчләп китерә алмыйбыз. Ләкин бала өчен беренче чиратта әби-бабай түгел, ә әти-әни җаваплы. Шуны онытмасыннар иде, – ди табиб. – Балаңны гарип калдырасың килә икән иртәгә үк чыгып мототранспорт ал. Без шуны ата-аналарга җиткерергә тырышабыз. Ләкин безне тыңлаучылар гына юк. Ярый да үсмернең алган җәрәхәтләре төзәлә торган булса, гомер буе тернәкләнү курслары узарга кирәк булган очраклар да күп.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез