160 миллиард сум! Былтыр Татарстан бюджетыннан балаларны кайгыртуга әнә шул кадәр акча тотылган. Соңгы биш елда әти-әниләргә ярдәм күләме ике тапкыр арткан, ди белгечләр. Баланы үстерешергә кем булыша? Сабый турындагы хыял һәм акча яткан бизмән тәлинкәсенең кайсы ягы баса? Без бала хакын барладык.
«Айга 100 мең сум»
Балык Бистәсендә яшәүче Сөмбел Вәлиди – дүрт бала әнисе. Һәр тиене исәптә аның.
– Бала тәрбияли торган гаиләгә акча бик күп кирәк, – ди әни. – Кесә телефонымда гаиләнең керем һәм чыгымнарын исәпләп бара торган махсус кушымта бар. Анда инде берничә елдан бирле исәп-хисап алып барам. Дөрес, монда әтиләренең чыгымнары керми. Бер ияләшкәч, гаилә бюджетын алып баруның бернинди дә кыенлыгы юк. Язылмыйча калганнары да бар, әлбәттә. Аның каравы, акча кая китә, дип аптырыйсы юк. Барысы да күз алдында. Мисал өчен, былтыр чыгымнар 1,5 миллион сум чамасы тәшкил иткән. Аларның иң зур өлеше мәктәп, лагерь, машина, сәламәтлек, спорт (балалар хоккей белән шөгыльләнә) һәм кием-салымга туры килгән.
Балаларга дәүләт ярдәме булмаса, акча җиткереп булмас иде, ди Сөмбел.
– Һәр балага яшәү минимумының 100 проценты күләмендә пособие алам (Татарстанда 2025 елда бер балага яшәү минимумы 14 621 сум. – Ред.). Башка төр түләүләр дә бар. Шул ук вакытта, пособие ала алмаган гаиләләрне дә беләм. Әле бер, әле икенче сәбәп табып, акча түләмиләр. Бу пособиеләр булмаса, бик читен булыр иде. Әле дә ярый шулар бар, – ди дүрт бала әнисе.
Якынча исәпләп тә күрсәтте: мәктәп яшендәге өч баланы 1 сентябрьгә әзерләргә 25 мең сум чамасы акча киткән. Әле бу кием-салым гына. Эш дәфтәрләре алынмаган. Алар 5 мең сум тирәсенә төшәчәк, дип фаразлый Сөмбел. Җәй көне 6, 9, 11 яшьлек балаларны лагерьга җибәрү генә дә 212 мең сумга төшкән. «Малайлар спорт белән шөгыльләнгәч, анысы, гомумән дә, аерым кесә. Формасы, турниры, тренерга өстәп түләгән акча, шәхси тренировкалар дисеңме. Әле без район җирендә яшибез. Бездә бадминтон, бассейн, татарча көрәш, футбол бушлай. Гомумән алганда, дүрт балага чыгымнар аена 100 мең сум тирәсе чыга. Зарланмыйбыз. Бала үз ризыгы белән туа ул», – ди Сөмбел.
Бирү белән алу арасы
Соңгы биш елда Татарстан бюджетында балаларны кайгыртуга бәйле чыгымнар ике тапкыр диярлек артып, 81,5 миллиард сумнан 160,8 миллиард сумга җиткән. Бу хакта Казанда узган «РОСТКИ» форумы кысасындагы чараларның берсендә Россия Финанс фәнни тикшеренү институтының Социаль өлкә үзәге җитәкчесе Олеся Феоктистова әйтте.
– Әлеге суммага балага белем бирүгә, социаль яклауга, мәдәни чараларга, сәламәтлек саклауга, физик культура һәм спортка бәйле чыгымнар керә. Гомумән алганда, былтыр ил күләмендә бюджеттан балаларны кайгыртуга бәйле чыгымнарның 74 проценты мәгариф тармагына туры килде. Татарстанда исә әлеге күрсәткеч ил күләмендәге уртача саннардан да зуррак, ул – 81 процент, – ди белгеч.
Аның сүзләренә караганда, республикада ярдәм күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә генә түгел, ә бала үстерә торган барлык гаиләләргә дә каралган. «Ил күләмендә бер балага дәүләт кертеме күрсәткече якынча 206 мең сум булса, Татарстанда ул югарырак – 215,7 мең сум. Шул рәвешле республика әлеге юнәлештә әйдәп баручылар рәтенә керә. Чөнки илнең 32 төбәгендә генә бер балага дәүләт кертеме күрсәткече илкүләм саннардан зуррак», – ди Олеся Феоктистова.
Ашаган да, тураган да белә: «ВТ» хәбәрчесе – балигъ булмаган ике бала әнисе. Без дәүләт ярдәме буларак, бакчага йөрүче кызыма 1064 сум күләмендә компенсация (ул гаиләдәге балалар саны һәм түләү күләменә карап, баласы бакчага йөрүче һәркемгә каралган) алабыз. Башка төр ярдәм чаралары юк, чөнки гаилә күпбалалы түгел, ә 6 һәм 13 яшьлек ике баланы үстерергә ике хезмәт хакы да җитә, дип саный дәүләт.
Башта торак, аннары баламы?
Ярар соң, кем тапкан – шул баксын, ди бит халык мәкале. Олеся Феоктистова мәсьәләнең икенче ягына төртеп күрсәтте. Ул да булса, тормыш артыннан куып, бәби табуны кичектерәләр.
– Соңгы арада илдә үткәрелгән бер тикшеренү нәтиҗәләре белән уртаклашасым килә. Без халыктан турыдан-туры: «Бәби табу өчен сезгә нәрсә кирәк?» – дип сорадык. Иң еш яңгыраган җаваплар: тотрыклы эш урыны, яхшы хезмәт хакы һәм торак. Социаль ярдәм чаралары турында әйтүчеләр якынча унынчы урында иде, – дип сөйләде ул.
Казанда яшәүче Лилия Сафина – унике яшьлек бер ул әнисе.
– Улыбыз туганда бер бүлмәле фатирда яши идек. Икенче бәби алып кайтканчы торак шартларын яхшыртырга кирәк дип көттек. «Өчле»гә күченгәч, хәлдән килгән чакта булсын, балага да ярап куяр, дип бер бүлмәле фатир сатып алдык. Ипотека түли башладык. Аннары улыбыз укырга керде, төрле түгәрәкләргә йөри башлады. Икенче бәби турындагы уйлар тәмам онытылды. Әле менә мәктәпкә барырга 17 мең сумга киендек. Яңа уку елына 35 мең сумга телефон сатып алдык. Августта лагерьга барды, анысы 22 мең сумга төште. Бу соңгы айда балага тоткан чыгымнарның кайберләре генә әле. Минем дә улымны кешечә киендерәсем, яхшы белем бирәсем, аңа чит илләр күрсәтәсем килә, – ди әни.
Икътисад белгече Илдус Сафиуллин фикеренчә, болай фикер йөртүче әти-әниләрне дә аңлап була. «Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы ун елда илдә беренче баласын 35 тән соң табучылар саны өч тапкыр арткан. Төп сәбәпләрнең берсе – икътисадый тотрыксызлык һәм иртәгә ышаныч булмау. Бүген яшьләр арасында карьера төзү, матди байлык, туачак балага башлангыч капитал җыюга карата таләпләр югары, – ди белгеч. – Шунысы да бар: тормыш шартлары яхшырган саен, аны ничек тә булса үзгәртергә әзер булу-булмау да мөһим. Ягъни берәүләр тагын да күбрәк акча эшләргә хыялланып яши. Икенчеләр өчен ирек һәм ял – беренче урында, ә гаилә һәм балалар – икенче. Яшьләр әнә шул җайга салынган тормышны үзгәртергә әзерме? Бу да – бала хакы».
Хәер, соңгысы бер безгә генә дә кагылмый. Казанга килгәч, Кытайның Шаньдун университетының Сәяси һәм иҗтимагый фәннәр мәктәбе профессоры Цзяо Сяочунь белдергәнчә, аларда да бала табу акча мәсьәләсенә барып төртелә.
– Кытайда күп еллар буе «бер гаиләдә – бер бала» кагыйдәсе гамәлдә булды. Әмма ул бетерелгәч тә, әти-әниләр икенче, өченче баласын алып кайтырга ашыкмавын аңладык. Алар моны баланың киләчәген тәэмин итә алмау белән аңлата, – дип сөйләде чит ил кунагы.
Эльмира ЗАРИПОВА, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры:
– Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда 58,8 мең күпбалалы гаилә яши. Чагыштыру өчен, 2013 елда аларның саны 24 мең чамасы тәшкил итте. Димәк, республикада яшәүче гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм чараларының нәтиҗәсе бар. Татарстанда күпбалалы гаиләләр федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге ярдәм чараларыннан файдалана. Шул исәптән «Демография» илкүләм проектының дәвамы булган «Гаилә» илкүләм проекты кысасында да. Мәсәлән, күпбалалы гаиләләргә торак-коммуналь түләү чыгымнарының 30 проценты күләмендә ташлама бирелә, аз керемле гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләүнең 100 проценты күләмендә компенсация ала. Адреслы ярдәм чаралары да гамәлдә – аз керемле гаиләләргә балага өч яшь тулганчы, дару сатып алырга ел саен 10 мең сумга кадәр акча түләнә. Без алга таба да күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү чараларын камилләштерүне дәвам иттерәчәкбез. Чөнки безнең алда мондый гаиләләр санын арттыру гына түгел, ә алар арасында фәкыйрьлек дәрәҗәсен киметү бурычы да тора.
Сан
Илдә үткәрелгән сораштырудан күренгәнчә, соңгы бер елда россиялеләрнең 80 процентының балаларга бәйле чыгымнары ике тапкыр арткан. Шул исәптән респондентларның 67 проценты – кием-салым, 16 проценты – җәйге лагерь һәм түгәрәкләр, 8 проценты медицина хезмәтләре кыйммәтләнүен әйткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез