Узган атнаның шимбәсендә көзге ярминкәләрнең соңгысы узды. Сер түгел, шәһәр халкы аны яратып, көтеп ала. Яңа ел алды булгангадыр, узган атнада халык ярминкә уза торган мәйданнарда аеруча күп җыелды. Кемдер ит тирәсендә кайнашса, кемдер балык, ысланган ризыклар тирәсендә мәш килде. Ярма, сөт ризыклары сатучылар яныннан да кешеләр өзелмәде – һәркайсында зур-зур чиратлар җыелды.
– Мин бик көтеп алдым ярминкәләрне. Атна саен чыктым, – ди Казанда яшәүче Галия Ибраһимова. – Гадәттә чи балык, сыр, эремчек, казылык сатып алам. Күркә, тана ите алган чаклар да бар. Менә бу атнада Яңа ел табынына куярга үрдәк алырга чыктым. Язын гадәттә кыяр, помидор, йомырка, бәрәңге, яшел тәмләткечләр ала торган идем. Ярминкәләрдә бәяләрне ул дәрәҗәдә арзан дип әйтмәс идем, йомырканы, мәсәлән, кибеттә арзангаракка да алырга мөмкин. Тик сыйфат ягыннан ярминкәдә сатучылар алдыра. Авылдан килгән, фермерлар үзләре үстергән бит, дип сөенеп алам.
Илбар Сәгыйтдинов әйтүенчә, ул ярминкәгә ит алырга махсус йөри икән.
– Мин үзем генә яшим. Шуңа күрә итне ботлап алганым юк. Биш-ун килограмм алып куям да, үземә генә шактыйга җитә. Кайвакыт аны Адоратский урамындагы базардан алгалыйм, тик анда бик кыйммәт. Ярминкәдә ышанычлы да, арзанрак та. Тәмгә дә тәмле. Үзебезнең татар егетләре саткач, гел күңелгә ятышлы. Мондый ярминкәләрнең файдасы бар дип уйлыйм. Халык күп йөри бит. Һаман да булып торсын иде әле, – ди ул.
Гомумән алганда, быел 19 марттан 23 апрельгә һәм 10 сентябрьдән 24 декабрьгә кадәр барлыгы 22 ярминкә уздырылды. Алар Казанның – 15, Яшел Үзән районында һәм Чаллыда – икешәр, Түбән Каманың өч мәйданчыгында оештырылды. Ярминкәләр шулай ук 26 районда да үткәрелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә 2,1 млрд сумлык продукция сатылган. 500 млн сумлык продукция – язгы, 1,7 млрд сумлык көзге чорда сатылган. Атна саен авыллардан 95 млн сумнан артыграк бәягә продукция алып килгәннәр.
– Ярминкәдә катнашучылар тырышлыгы белән сәүдә урыннарына 18 мең тонна яшелчә, шул исәптән 11 мең тонна бәрәңге, 1800 тонна ит, шул исәптән 1100 тонна сыер ите, 250 тонна сөт, 2 млн данә тавык йомыркасы, 655 тонна шикәр комы, 550 тонна он китерелде, – диделәр матбугат үзәгендә.
Кибет бәясеннән арзанрак, сыйфатлырак ризык сатып алу халык күңеленә хуш килә, әлбәттә. Фермерларга ярминкәләрдә сату отышлымы соң?
Арча районының Күпербаш авылында яшәүче фермер Альберт Галәветдинов итләрен «Казан» агропаркына алып килеп сата. Быелгы сатудан алар бик канәгать калган. Бер елда 20гә якын терлеген урнаштырган.
– Ярминкәгә теләсә нинди фермер да йөри алмый, чөнки бик мәшәкатьле эш. Башта малны сугым цехына алып барып чалдырырга, аннан соң машиналарга төяп алып барырга кирәк. Итне дөрес чабудан да күп нәрсә тора. Дөрес чабылмаса, алып барган ярты итне кире төяп алып кайтырга туры килүе бар. Без өч түшне сатып бетергәндә берне дә җибәреп бетерә алмаучылар да бар иде, – ди ул. – Эше авыр, аның каравы файдасы бар, тырышлык үзен аклый. Алып килгән ит җитми дә кала иде. Соңгы көнне аеруча күп сатылды. Инде үзебезнең сатып алучыларыбыз бар, кат-кат килеп, чират торып алып бетерәләр. Узып баручы ел бигрәк тә уңышлы булды. Халыктан бик күп рәхмәт сүзләре ишеттек.
Фермер әйтүенчә, халык бөтенесенә дә игътибар итә – итнең төсенә, исенә, сөякле булу-булмавына, кисәкләрнең зурлыгына-кечесенә. Итнең килосын 400–490 сумга сатканнар.
– Кемдер 15–20 килограмм ала, кемгәдер 2–3 килограмм да җитә. Атна саен ике түш алып килдек, артып калганы булмады. Бу – 600–700 кг ит дигән сүз. Соңгы атнада халык аеруча күп иде, 900 кг итебезне урнаштырып кайттык. Ничек сатып бетерербез икән, дигән шик юк бездә.
Альберт Галәветдинов безнең аша зур теләген дә җиткерде: Казанда атнасына бер генә тапкыр булса да фермерларга үз продукцияләрен сатарга мәйданчык бирелсен иде, ди ул.
– Алыпсатарларга арзан бәядән биреп җибәргәнче, фермерларга зур шәһәрләргә үзләренә килеп сату отышлырак. Шуңа күрә алга таба атнага бер тапкыр «Агропромпарк»ка яки башка мәйданга килеп сатар идем. Урын бирсәләр, бик яхшы булыр иде, әлбәттә. Даими клиентларыбыз да барлыкка килде, алар да көтә. Без продукцияне башкаларга караганда арзангарак сатабыз, шулай булуга карамастан, барыбер файдага була ул безгә. Халыкка да шулай яхшырак, – диде фермер.
Зөһрә Садыйкова
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез