Бәрәңгене һәркем ашый алмый

Иран–Израиль сугышы нәтиҗәсендә нефтькә бәяләр котырып күтәрелер дигән өметләр әлегә акланмый. Мәгълүмат кырында баррель 200–300 долларга җитәчәк дигән хәбәрләр күренсә дә, җир мае дүшәмбедә 77 долларга җиткәннән соң, 71 долларга кадәр түбәнәйде. Нефть-газ аналитиклары: «Нефтькә бәяләр иртән үсте, кичкә түбәнәйде», – дип яза.

Кара алтын бәясе болытлардан югарырак күтәрелсен өчен, фарсыларның Һүрмүз (Ормуз) бугазын ябулары кирәк, әмма Тәһран бу адымга соңгы чиктә генә барачак, ягъни андый мөмкинлек чикләнгән. Нефть бәясе күтәрелсә дә, кыска вакытлы гына булачак, чөнки, бердән, дөнья икътисады авыр сулый һәм ягулыкка ихтыяҗны киметә. Икенчедән, Якын Көнчыгыш нефть чыгара торган төп төбәк статусын югалтып килә. Әйтик, Көньяк Америкадагы кечкенә генә ил – Гайана кара алтын бумы кичерә. Аргентина 2024 елда рекордлы күләмдә нефть чыгарган.

Россия икътисады исә башка икътисадлар кебек үк авыр чор кичерә. Президент Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин: «Соңгы еллардагы Россия икътисады үсешенең моделе үз мөмкинлекләрен төгәлләде», – дип белдерде. Россия матбугаты: «Россия икътисады әйләнешен кискен киметте: бу инде «суыну» гына түгел, ә рецессия» дигән баш астында язмалар бирә. Россиянең машина төзелеше предприятиеләренә массакүләм банкротлык яный дигән хәбәрләр күренә. Финансист Александр Лежава, зур заводлар туктаганнан соң, аларга хезмәт күрсәткән меңләгән кечкенә предприятиеләр автоматик рәвештә заказларсыз калачак, дип кисәтә.

Рәсми статистика россиялеләрнең номиналь һәм реаль керемнәре үсә дип белдерсә дә, хәзерге бәяләр күтәрелеше шартларында тормышның матди дәрәҗәсе түбәнәя. Югары икътисад мәктәбендәге «Үсеш үзәге» директоры урынбасары Светлана Мисихина, хәзер бәрәңге сатып алу мөмкинлегенә ия россиялеләр саны элеккегә караганда күпкә кимеде, дип билгеләп үтә. Ел эчендә бәрәңге сатып алу мөмкинлеге якынча 45 процентка кимеде дип саный.  Мисихина күп кенә башка азык-төлек бәяләрен дә байтак россиялеләр кесәсе күтәрә алмый дигән фикер әйтә. Атланмай бәясе, мәсәлән, күпләрнең кесәсе өчен авыр. Гадәти суган да ел эчендә 41 процентка кыйммәтләнгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре