Бәрәңгесе дә уңган, кишере дә уңган. "Көннәр коры тору безнең файдага булды"

Күпчелек хуҗалыкларда бәрәңгегә дә кул селтәгән чорда (Балтач районында да нибары ике хуҗалык үстерә, аның да берсе үз ихтыяҗлары өчен генә), «Татарстан» хуҗалыгы быел бәрәңгегә өстәп, ун гектар җирдә кишер дә утырткан иде. Бу көннәрдә кишер басуында ике сменада эш гөрләде.

– Көннәр коры тору безнең файдага булды, – ди хуҗалыкның баш агрономы Фирдус Хәкимов. – Башта кишерне ничек җыярга белмичә дип әйтимме, төрле вариантта эшләп карадык. Ни дисәң дә, безнең өчен яңа культура булды бит.

Дөрес, моннан дистә еллар элек хуҗалык күп итеп азык чөгендере, кишер, кызыл чөгендер, кәбестә утырта иде. Ул чакта барысы да кул белән җыйналды. Кишерне дә сәнәкләр белән казып, сабагын сындырып, я кисеп капчыкларга тутыралар иде. Быел да беренче көннәрдә шушы ысул белән эшлиләр: кул белән йолкып, сабагын сындырып, капчыкларга тутыралар.

– Тотылган махсус казыгыч сатып алган идек. Аны эшләтеп җибәргәнче, кул белән эшләдек. Аннан казыгыч артына трактор әрҗәсе тагып, анда җыйдырып, тулгач, җиргә бушатып, шуннан гына чүпләп капчыкларга тутырып карадык. Алай кишернең сыйфатына зыян килә. Шуңа күрә казыгыч кишерне йолкый, сабагын кисә дә буразнага чәчеп китә. Алай чүпләүчеләргә дә җиңелрәк булды. Кишер үстерү катлаулы түгел. Иң авыры тишелешен тәэмин итү икән. Җир өсте аз гына катып китсә дә, орлык тишелмәү куркынычы бар. Шөкер, әйбәт тишелделәр. Голланд сортлы, шактый кыйммәтле орлыклар утырткан идек. Утыртканда ук корткычларга, бөҗәкләргә, аннан чүп үләннәргә каршы эшкәрттек һәм микроэлементлар белән тукландырдык. Яңгырлар да вакытында булды. Бөтен кишерләр бердәй зур, баллы, сусыл булып үсте. Уңышы бер гектардан 50 тонна. Әлегә подвалларга ташыйбыз. Аннан бер кат кабат кулдан үткәреп, сатуга әзерләячәкбез. Сыйфаты начарраклары нәселле атларга ашатырга тотылачак. Сату белән проблема булыр дип уйламыйбыз. Аның белән шөгыльләнүче кешебез бар.

– Казыгыч сатып алгач, димәк, алга таба да кишер үстерүне дәвам иттерергә җыенасыздыр? – дим Фирдуска.

– Ниятебез шундый. Авыл хуҗалыгында төрле юнәлештә эшләп карау гадәти хәлдер инде ул. Тәҗрибә дә туплыйсың, сыныйсың, сайлыйсың да...

Хуҗалыкта быел бәрәңге уңышы да бик яхшы булган.  «Ревьера», «Прайм», «Гала» сортлары инде сыналган сортлар. «Прайм» гектарыннан – 395, «Гала» 420 центнер уңыш белән сөендергән. Бәрәңге үстерүдә инде тәҗрибәләре җитәрлек: сугаралар да, яфрактан тукландыралар, берничә кат рәт араларын эшкәртәләр... Моннан күп еллар бәрәңге үстерүгә махсуслашкан хуҗалык буларак, заманча техникалары да, саклагычлары да бар. Мәшәкате дә, чыгымы да шактый. Елына карап, иң  рентабельле культура булырга да, отылырга да мөмкин. Әмма биредә, яхшыга өметләнеп, әлегәчә бәрәңге үстерүдән ваз кичмиләр. Быел да комбайннар белән дә, гади казыгычлар белән дә җыйганнар. Мәктәп, лицей укучылары ярдәмгә килгән (шулай ук кишер алуга да). Бәрәңгене үткән ел орлыкка да, болай да  сатканнар. Быел әле сата башламадык, кишерне җыйнап бетерү белән керешәбез, диләр. «Быел бәрәңгеләр эре, сортлары да ашау өчен бик тәмле, саклау өчен дә ышанычлы. Шулай ук сату белән проблема булмас дип уйлыйбыз», – ди Фирдус.

Инде уңышны җыйнап алуга, 18 тонна бәрәңгене СВОдагы якташларына җибәргәннәр. Казандагы, өлкәннәр декадасы уңаеннан районда үткән ярминкәләрдә дә катнашканнар. Соңгыларында бәрәңгеләрне яратып сатып алсалар, хәрби хәрәкәттә катнашучы якташларыннан да рәхмәт сүзләре кайтып ирешкән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре