Бәхтияр Миңнуллин, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре докторы:
– Бүлекнең фәнни эшчәнлеге ике юнәлештән гыйбарәт: татар әдәби теле тарихы һәм когнитив лингвистика. Моңа кадәр татар әдәби теле тарихы буенча өчтомлык дөнья күргән иде. Бүген тагын яңа басма әзерлибез. Иске татар әдәби теленә караган язма чыганакларны өйрәнәбез. Алар барысы да гарәп графикасында язылган. Монда Болгар чоры, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорлары, XVII, XVIII, XIX һәм XX гасыр башына караган иске татар телендә булган язма ядкярләр турында сүз бара. Без татар язма әдәби теленең күп гасырлар дәвамында барган үсешен күрсәтергә тырыштык. Төп максатыбыз – татар халкының язма мирасын фәнни яктан өйрәнеп, алдагы буыннарга җиткерү.
Элмә такта текстларын тәртипкә китерүгә бәйле эшчәнлегебез дә бар. Ике юнәлештә алып барабыз. Республикада «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы эшләп килә. Шунда кергән мөрәҗәгатьләрне кабул итәбез. Хаталарны барлап, тиешле оешмаларга җибәреп, барлык мөрәҗәгатьләрне дә хәл итәргә тырышабыз.
Булганнарын төзәтә торабыз, яңалары эленә тора. Шөкер, хаталар кими бара кебек. 2017 елда 3 меңгә якын мөрәҗәгать кабул иттек. Барысы да төзәтелде. Бүген ел саен кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең саны 400–500 чамасы. Иң проблемалы өлкә – урам исемнәре язылган аншлаглар. Алардагы хаталарны булдырмас өчен, урам исемнәренең реестрын булдыру кирәк. Казанда ул реестр бар. Аның нигезендә язуларны ике телдә хатасыз язып куярга була. Соңгы елларда урам атамалары реестры Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә дә булдырылды. Бу – мөһим адым. Мондый исемлек юридик нигез булып тора.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез