Газетага язылу

Белгеч кайсы очракларда иртән каһвә эчүнең зарарлы булуын аңлатты

Иртәнге бер чынаяк каһвә организмны “уятмаска”, көч кертмәскә дә мөмкин.

Табиб-диетолог Анна Цуканова аңлатып үткәнчә, эчемлек, нерв системасын “кузгатып җибәрү” хисабына, энергияне бик тиз арттыра-арттыруын. 

“Организм  кинәт кенә “уянып” китә, көч керә. Ләкин кыска вакытка гына. Шуннан соң көч сүрелә. Бигрәк тә иртән каһвә генә эчкәндә яки аны пирожный, татлы күмәч кебек “тиз” углеводлар белән эчеп куйганда. Кандагы шикәр микъдары башта бик тиз күтәрелә, шуннан соң төшә, ягъни энергетик “таган” барлыкка китерә”, – дип аңлаткан белгеч “КП” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

Бу очракта иртәнге сәгатьләрдән үк кеше хәлсезләнеп калгандай була. Көндез дә хәллелек хәлсезлек белән үрелеп бара. Ә инде алга таба тазару, кандагы шикәр күтәрелү кебек чирләр яный башларга мөмкин. Мондый хәлгә юл куймас өчен Цуканова иртән, каһвә һәм тәм-том белән генә канәгатьләнеп калмыйча, аксымлы ризыклар, әйтик, бер кисәк сыр белән ботка, йомырка калҗасы һәм майсыз ит яки балык белән бутерброд ашарга киңәш иткән. Аның әйтүенчә, иң тәмле, файдалы матдәләре ягыннан иң бай иртәнге аш булып авокадо һәм балык белән бутерброд санала. Аларда организмга энергиянең әкренләп кенә керүен тәэмин итәрдәй, шикәрнең кинәт күтәрелүен булдырмастай файдалы майлар күп. Моннан тыш тулы бөртекле икмәк (тупас тарттырылган оннан пешерелгән икмәк) һәм балык В төркеме витаминнары чыганагы булып тора.

Алар нерв системасының әйбәт эшләвенә ярдәм итә. Нәтиҗәдә алҗыганлык хисе кими. “Бутербродка яшел тәмләткечләр, бераз гына кыяр һәм помидор өстәргә мөмкин. Шул рәвешле файдалы майлары, катлаулы углеводлары һәм микроэлементлары булган бик файдалы иртәнге ризык килеп чыга”, – дип билгеләп үткән диетолог.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре