– Белгечләр көн саен күпме алкоголь сатылуын күзәтеп торачак. Ай дәвамында төнге сатылган күләмнең көндезгедән артуы ике мәртәбә теркәлсә, исерткеч эчемлекләрне законсыз сатарга мөмкиннәр, дип шикләнергә урын бар, – ди Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов.
Җитәкче аңлатуынча, әлеге үзгәрешләр тәүлек буе эшли торган җәмәгать туклануы учреждениеләренә (кафе, рестораннар һәм башкалар), шундый ук эш режимындагы барларга, көндез дә, төнлә дә эшли торган гомуми туклану урыннарына (камыр ризыклары һәм ярымфабрикатлар эшләп сата торган оешмалар) кагылачак. Ә менә бары төнге вакытта гына эшли торган оешмаларны тикшерү тәртибе элеккечә калачак.
Рөстәм Арсланов әйтүенчә, яңа системаны кертүнең төп максаты: исерткеч эчемлекләрне тыелган вакытта законсыз сәүдә итү, торак йортларда сату очракларын ачыклау.
– Без урыннарга барып тикшереп йөрмәячәкбез. Боларны ЕГАИСтагы шәхси кабинет аша күзәтеп торачакбыз. Анда бөтен мәгълүмат та бар – барлык сату һәм сатып алулар да күренеп тора. Без теге яки бу объектларның нәрсә һәм күпме күләмдә сатуларын белеп торабыз. Белгечләр бу мәсьәләдә көн саен эшләячәк, – ди ул.
Ниндидер шик булса, тикшерүне бары тик прокуратура белән килештереп башкарачаклар. Шуңа күрә исерткеч эчемлекләр сата торган урыннарда контроль сатып алу өчен көтелмәгән кунаклар килеп төшәргә мөмкин.
– Ресторан һәм кафеларга карата шикләр зур булмаса да, аларны барыбер тикшерәбез. Шулай да беренче чиратта безне «салып бирү» рәвешендә эшләүчеләр һәм тәүлек буе эшли торган барлар кызыксындыра. Бу бигрәк тә кеше яшәми торган биналарда урнашкан сату нокталарына кагыла. Әгәр бина көндез дә, төнлә дә эшләсә, көндезге һәм төнге сатуны чагыштырып карый алабыз. Билгеле, исерткеч эчемлекләр төнлә күбрәк сатыла. Ләкин ул көндезгедән чамадан тыш күп булырга тиеш түгел. Җәмәгать туклану урыннарында еш кына гадәти кибетләрдәге шикелле аракыны сатып алучыларның үзләренә биреп чыгаралар. Бу кагыйдә бозу булып санала. Ә без аны ничек дәлилли алабыз соң? Бик гади. Башта мониторинг системасы аша сатуларның күп булуын күрәбез. Бу прокуратура белән килештереп тикшерү уздыру өчен сәбәп булып тора. Шуннан соң безнең белгечләр төнлә барга гадәти сатып алучы буларак кереп, исерткеч эчемлекне үзе белән алып чыкмакчы була. Алар алкогольне ачылмаган шешә белән биреп чыгара икән – бу закон бозу булып санала, – ди Рөстәм Арсланов.
Белгечләр тикшерүнең яңа тәртибе быелның мартында, коррупциягә каршы экспертиза төгәлләнгәч һәм тиешле карар кабул ителгәннән соң гамәлгә керәчәген әйтә.
– Мондый тикшерүләр турында безгә әлегә әйтүче юк. Хәер, без болай да тәртип бозарга тырышмыйбыз, хуҗабыз бу яктан бик катгый. Ә ял итәргә килүчеләрнең төрлесе бар. Урамнан гына кереп, аракы алып чыгып китәргә теләүчеләр дә очрый. Андыйларга сатмыйбыз. Безнең тәртипләрне аңламыйча, тавыш куптаручылар да юк түгел, – ди Казанның тәүлек буе эшли торган бер кафе хезмәткәре Булат Хәсәнов (исеме үзгәртелеп бирелде. – Автор).
Сүз уңаеннан, Росалкогольтабакконтроль мәгълүматларына караганда, 2025 елда Россиядә исерткеч эчемлекләр куллану 9,3 процентка кимеп, 205,8 млн декалитр булган. Бигрәк тә аз алкогольле эчемлекләрне азрак сата башлаганнар. 2024 ел белән чагыштырганда, аларны куллану сигез тапкыр кимегән.
Росалкогольтабакконтроль бу күрсәткечләрнең бер сәбәбен исерткеч эчемлекләргә бәя артуга бәйләп аңлата. Әйтик, хәзерге вакытта сатарга рөхсәт ителгән (легаль) иң арзан аракының бер шешәсе 409 сумнан башлана. Шулай ук алкогольне азрак сатуны демографиядәге үзгәрешләр һәм яшьләрнең сәламәт яшәү рәвеше алып баруына бәйләп тә аңлаталар.
Ләкин белгечләр алкоголь базарының кимүен түгел, ә үзгәрүен әйтә.
– Алкогольне ваклап сату кимүне «азрак эчә башладык» дип кабул итәргә түгел, ә категорияләр эчендә үзгәреш, дип аңларга кирәк. Ягъни кулланучылар сыйфатлырак товар сатып ала башлады, – ди алкоголь базары эксперты Алексей Соловьев.
Шул ук вакытта белгечләр яшьләр арасында исерткеч эчемлекләр куллану кимүен дә әйтә.
– Без яшьләрнең алкогольне азрак куллана башлауларын күрәбез. Алар сәламәт яшәү рәвешенә омтыла һәм ял итәр өчен төрле кызыклы шөгыльләр уйлап таба, – ди бу уңайдан «Народный фронт. Аналитика» җитәкчесе Ольга Позднякова.
Сан
Татарстанда яшәүче бер кеше елына уртача алганда 8,77 литр чиста спирт куллана. Бу Россия күрсәткечләре белән чагыштырганда, 8,8 процентка күбрәк. Узган елның декабрь аена булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда исерткеч эчемлекләр куллану 12,1 процентка арткан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез