Бу хакта “Татар-Информ”га ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгән.
“Роспотребнадзор идарәсе, җил юнәлешенә бәйле рәвештә, торак районнар территориясендә һава пробаларын алуны оештырды. Нәтиҗәләр турында, әзер булуга карап, соңрак хәбәр ителәчәк”, – дип сөйләп үтелгән агентлык хәбәрчесенә. Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре дә һавага мониторинг уздыра, дип хәбәр иткән Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
“Профильле министрлык һаваны тикшерү эшенә кереште. Шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, бу җәһәттән мәгълүматлар Рәискә оператив төстә җиткерелә”, – дигән Галимова.
Исегезгә төшерәбез: Бүген Түбән Кама “Нефтехим” заводы территориясендә янгын булган. 50дән артыграк кешенең зыян күрүе, бер кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителде. Шәһәр медиклары югары дәрәҗәдә әзерлек режимына күчерелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез