"Бер баласын тотып, икенчесен ияртеп баручы ана аю очрады": авыл һәм шәһәр халкы кыргый хайваннардан зарлана

Җәнлекләр шәһәр-авылларга килә башлады. Куяннар, төлке, селәүсен, кабаннарны әйтеп тә торасы юк инде. Соңгы вакытта күп кенә районнарда аюлар да күренгәли. Лаеш районында яшәүчеләр аның эзләрен күреп шаккатса, мамадышлылар үзе белән очрашып тора. Елгаларга агачлар аударып, үзләренчә яшәп яткан су кондызларыннан да зарланучылар бар.

Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, республикада 25 аю бар. Күченгән вакытта, күрше Мари Эл һәм Киров өлкәсеннән керүчеләрне дә исәпләсәң, аларның саны  60–70кә җитә икән. Аюны Кукмара, Мамадыш якларында яшәүчеләр еш күрә.

Тимәсәләр, сүз юк!

– Аю куркыта инде ул. Бервакыт безгә кулына бер баласын тотып, икенчесен ияртеп чыгып баручы ана аю очрады. Нишләргә дә белмичә басып тордым. Селкенергә дә курыктым. Бәхеткә, миңа тимәде, тиз-тиз балаларын саклап, урманга кереп качты, – ди Мамадышта яшәүче Гөлнар Гыйниятова. – Берничә ел элек аю умарталыкка төшкән иде. Бал аертырга йөргән чак. Рәхәтләнгән генә. Башта утыртып ашаган, аннан җимереп чыккан иде. Үзебезгә тимәгәч, калганы өчен борчылмадык.

Балтач районының Карадуган, Субаш авылларында яшәүчеләр селәүсен турында гел хәбәр итеп тора. Шунысына сөенәләр: алар берәүгә дә тими икән. Авыл башындагы ташландык җирләрдә рәхәтләнеп яшәп яталар.

– Зыян тимәгәч, ияләндек. Кайбер кешенең эте дә усал була. Болар исә, үзләренә тимәсәң, күренмиләр дә. Авылга азык эзләп килгәннәрдер дә, тыныч урын булгач, яшәп калганнардыр, мөгаен. Тынычлыкны кем яратмый?! – ди Түнтәр авылында яшәүче Энҗе Якупова.

Су буенда эш каты

Татарстанда кондызлардан зарланмаучылар сирәк. Елга буйларындагы агачларны аударып, үзләре өчен сулык буып куя алар. Кукмара районының Төркәш авылындагы инешне дә басып алганнар. Әле кайчан гына каз бәбкәләре су коенган урында инде кондызлар хуҗа.

– Су буеның яме китте. Агач егудан башканы белмиләр. Көндез ял итә алар, караңгы төшкәч, эшкә тотыналар, таң атканчы мәш киләләр, – ди Әтнә районында яшәүче Гөлназ Гарипова.

Казанның Нокса елгасында да кондызлар яши. «Весна» торак комплексында яшәүчеләр дә алардан зарлана.

– Кыргый хайваннарның шәһәрләрдә очравына гаҗәпләнәсе түгел. Хәзер йортлар шәһәр читенә чыгып салына. Алар түгел, без хайваннар яшәгән җиргә керәбез, – ди Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннарны һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе җитәкчесе Ринат Чиспияков. – Әле кайчан гына кондызларның саны кимү ягында иде. Елгаларны җимерүләре, буып куюларын хәбәр иткәч, безнең белгечләр ул урынга чыга. Кайвакыт аларның йортларын сүтеп, башка җиргә күчерә. Кондызларны үз белдегең белән каядыр җибәрү, аның йортларын җимерү ярамый.

Кондызның файдасы бармы?

Ринат Чиспияков сүзләренчә, алар – бик файдалы хайван. Баксаң, кондыз бизе сыекчасы (бобровая струя) медицинада киң кулланыла башлаган.

– Татарстанда кондызлар XVIII гасыр башында бөтенләй юкка чыгарыла. Аларны кире кайтару өчен күп тырышырга туры килә. Бүген республикада 15 мең кондыз бар. Алар сулыкларда яшиләр. Тирә-якка зур файда китерәләр. Ташландык урыннарда яшәп, табигатьне яңарталар. Туфракны су белән баеталар, ә ул исә агачлар үсүенә уңай тәэсир ясый. Сулыкларны чистартуда да роле зур аларның. Кондыз булган җирдә балыклар да үрчи. Алар китергән зыян әллә ни зур түгел. Алар агачның яшь ботакларын ашый, усак яраталар. Елгаларны бозмыйлар, юкка борчылмагыз! Әгәр авылларга кереп, анда буа ясап, кешеләргә су басу куркынычы ясыйлар икән, бу очракта да алардан котылып була. Инде әйткәнемчә, төзегән йортларын башка урынга күчерергә кирәк.

Бу кызык!

– Кондызның гәүдә озынлыгы 1 метрга җитәргә мөмкин, биеклеге – 35 см чамасы, авырлыгы – 32 кг.

– Ана кондыз 1–3 бала таба. Гомер озынлыгы – 15–25 елга кадәр.

– Үпкәләре бик зур, 15 минутка кадәр су астында тора алалар.

– Куркыныч сизсә, койрыгыннан тавыш чыгарып, суга чума. Болай итеп үзен дә, башкаларны да саклап кала.

– Яңа урынга иң элек ана кондыз килә. Ата кондызны ул сайлап ала. Гаиләдә дә ана кондыз баш була.

– Кондызлар да елый. Аларның яшьләре бик эре. Балаларын югалтканда һәм төзегән өйләре җимерелсә, елыйлар. Кайбер белгечләр, аларның елавы хискә бәйле түгел, күзләрен юешлиләр генә, дип аңлата.

– 2008 елда Россия Банкы, елга кондызына багышлап, акча чыгарган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Гөлгенә Шиһапова

Көн хәбәре