Газетага язылу

«Бер ел «права»сыз да яшәргә мөмкин, ә менә өзелгән гомерләрне кайтарып булмый»

Ел башыннан бирле Татарстан юлларында 40 кешенең гомере өзелде. Гыйнварда булган фаҗигаләрдә 29 кеше һәлак булса, февральнең беренче атнасында тагын 11 юлчы өенә кайтып җитә алмады. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 17 гә күбрәк.

«Бер ел «права»сыз да яшәргә мөмкин, ә менә өзелгән гомерләрне кайтарып булмый»
Татар информ

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов әйтүенчә, аварияләр кимегән, ә менә һәлак булучылар арта.

– Юл һәлакәтләренең 60 проценттан артыгы бәрелешү аркасында килеп чыга. Төп сәбәпләре – бер полосадан икенчесенә күчкәндә, юл чатын узганда кагыйдәләрне бозу, машина йөртүченең игътибарсызлыгы, – ди Рөстәм Гарипов. 

 

Гыйнварда гына да каршы як юлга чыгу аркасында республика юлларында 12 кешенең гомере өзелгән, 53 юлчы имгәнгән. Республиканың баш автоинспекторы, кагыйдә бозып, каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум күләмендә штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү янавын да искә төшерде. Кабат кагыйдә бозган очракта – бер елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү.  «Күпме генә кисәтсәк тә, кызганыч, аңламаучылар да җитәрлек. Штраф түләргә, бер ел «права»сыз йөрергә мөмкин, ә менә өзелгән гомерләрне кайтарып булмый», – диде ул.

 

Исерек килеш рульгә утыручылар гаебе белән исә елның беренче аенда сигез һәлакәт булган, аларда дүрт кешенең гомере өзелгән, ун кеше имгәнгән.

– Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү гади генә кагыйдә бозу түгел. Бу – белә торып сайлау. «Хәзер эчәм дә, ничек булса да кайтып җитәм» яки «мин үзем һәм башкалар гомеренең кадерен беләм» дигән караш арасындагы сайлау. Исерек килеш машина йөрткән өчен 1,5 елдан 2 елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум штраф каралган. Медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен дә шундый ук җәза бирелә. Кабат кагыйдә бозганда, 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный, – диде Рөстәм Гарипов.

Моннан тыш, суд карары нигезендә, гаепле кешенең машинасы тартып алынырга мөмкин. 2025 елда исерек килеш икенче тапкыр рульгә утырган йөртүчеләргә карата  җинаять җаваплылыгына тарту һәм машиналарын тартып алу турында 364 хөкем карары чыгарылган.

 

– Монда штраф, башка төрле җаваплылыкка тарту турында гына сүз бармый. Берничә стакан аракы аркасында кемдер өенә кайтып җитә алмый. Мондый очракларның һәркайсы – фаҗига. Казанда яшәүче бер әти улының туган көнен билгеләп үткәннән соң, машинасы белән бәрелеп һәлак булды. Гаилә өчен нинди зур фаҗига. Бу бала өчен киләсе туган көннәре бәйрәм түгел, ә кайгы көне булачак, – диде җитәкче.

 

Җәяүлеләрнең машина тәгәрмәче астына эләгүләре дә бик борчуга сала. Быел алар катнашында 46 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда өч җәяүле үлгән, 46 сы тән җәрәхәте алган. 

 

– Болар гадәти саннар гына түгел, һәр очрак артында – үлем яки гарипләнү. Анализлар мондый һәлакәтләрнең күбрәк төнлә яки яктылык аз төшкән урыннарда, юл кичүеннән читтәрәк булуын күрсәтте, – диде Рөстәм Гарипов.

 

Аның сүзләренчә, юлларда иминлекне арттыру эше Тукай, Югары Ослан, Мөслим районнарында авырдан бара. Бу районнарда аварияләр дә күбрәк, профилактика чаралары да азрак.

– Юл һәлакәтләре арткан районнарда көн саен идарә хезмәткәрләреннән тупланган 3–5 экипаж эшли. Алар бу территорияләрдә юл-транспорт һәлакәтләре азрак булсын өчен тырыша. Моннан тыш, алар көн саен унлап районда эшли, авылларга чыга. Федераль трассалар турында әйтеп тә тормыйм. Аларда – тәүлек буе күзәтү, – диде Рөстәм Гарипов.  

 

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов та юллар каралып, төзекләндерелеп, яхшыртылып торса да, аварияләрнең кимемәвенә борчылуын белдерде.  

– Ел саен без кайсы юлларда һәм кайсы участокларда аварияләрнең күбрәк булуын анализлыйбыз. Узган елгы шундый 108 урынны карап, юлларны нормативка туры китерә торган чаралар кабул ителде. Бу юллар яктыртыла, ясалма тигезсезлек эшләнә, барьер киртәләре куела. Быел, әйтик, юлларны яктыртыр өчен 8 млн сумнан артыграк, җәяүлеләр йөри торган юлларны карар өчен 200 млн сумнан артыграк акча бүлеп бирелде. Светофорлар куябыз, фото һәм видеога төшерә торган җиһазлар урнаштырабыз. Чөнки бөтен җиргә дә ЮХИДИ хезмәткәрләрен куеп бетереп булмый, – диде министр. – Узган ел республика юлларында 3 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда 300 дән артыграк кеше үлде. Ун кешегә бер үлем очрагы туры килә, дигән сүз. Ә быел инде 288 авариядә 40 кеше һәлак булды. Димәк, һәр бишенче авариядә кеше үлә, дигән сүз. Бу бик начар. Машина йөртүчеләр кызу йөри, безгә моны ничек тә туктатырга кирәк.   

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

  

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре