Бер сәгатьтә өлгерәсе: белгечләр инсультның куркыныч билгеләрен атады

Беренче билгеләре күренүгә үк табиб чакыртасы! Ярдәм никадәр озаграк килсә, кешенең үлеме дә шулкадәр тизрәк якыная. Инсульт булган кешенең гомерен саклап калу өчен табиблар иң беренче чиратта әнә шушы кагыйдәне истә тотарга куша.

Бер сәгатьтә өлгерәсе: белгечләр инсультның куркыныч билгеләрен атады
Татар информ

Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне алдыннан журналистлар белән очрашуда табиблар әлеге мәкерле чирдән саклану өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге хакында  сөйләде.

 

Рәсми саннардан күренгәнчә, Татарстан табиблары ел саен инсульт булган 19 меңләп кешегә ярдәм итә. Шуларның нибары 30 проценты гына чирнең беренче билгеләре күренүгә үк табибка мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәсе аяныч: инсульт кичергән кешеләрнең нибары 8 проценты гына җитди чирдән соң гадәти тормышка әйләнеп кайта. Бу чирне кичерүчеләрнең күбесе гомерлек инвалид кала.

 

Төбәкара клиник-диагностика үзәге (МКДЦ) табиб-неврологы Тимур Демин белдерүенчә, инсульт вакытында кеше авырдан хәрәкәтләнә, кул-аяклары ойый, сөйләме бозыла, йөзе чалшая.

– Инсульт түгелме икән дип шикләнгәндә, без кешегә кулларын күтәреп карарга, елмаерга кушабыз. Әгәр аның бер кулы гына күтәрелә, елмайганда иреннең бер чите генә хәрәкәтләнә икән, кичекмәстән ярдәм чакыртырга кирәк, – ди белгеч.

Инсульт вакытында һәр секунд кадерле! Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш ангионеврологы Марат Сәйхунов сүзләренә караганда, күпләр әнә шуны аңламый.

 

– Кайберәүләр үзләрендә инсульт икәнен чамалаганнан ары вакытны суза, узып китәр әле дип өметләнә. Ә андый вакытта беренче билгеләр күренүгә үк кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең телдә ул «алтын сәгать» дип атала, – ди табиб. – Юклы-барлы шушы кыска гына вакыт эчендә тиешле ярдәм күрсәтелсә, кешенең гомерен саклап, чирнең аянычлы нәтиҗәләрен булдырмыйча калырга мөмкин әле. Чынлыкта моның нәкъ киресе күзәтелә. Өлкән кеше, хәле авырайганын сизеп, балаларына, оныкларына шалтырата. Тегеләр аның янына кайтып җиткәч туганнарына, дусларына киңәш сорап шалтырата. Шул вакыт эчендә күпме вакыт югала. Ә бит инсульт булганнан соң баш миендә һәр секунд саен меңәрләгән нейрон үлә.

 

Белгечнең өлкәннәрне аерып әйтүе юкка түгел. Инсульт күбрәк яше 60 тан узганнарны аяктан ега. Хәер, соңгы елларда әлеге мәкерле чир балалар арасында да очрый башлаган. «Ул, гадәттә, кан тамырларында тумыштан кимчелекләр булган балалар арасында очрый», – ди Марат Сәйхунов.

 

Өзелә димәктән, инсультның ике төре билгеле. Беренчесе һәм иң еш очрый торганы кан тамырлары тыгылганда күзәтелә. Ул ишемик инсульт дип атала. Геморрагик инсульт вакытында исә кан тамыры өзелә, башка кан сава. Анысы сирәгрәк очрый.

Тимур Демин белдерүенчә, инсульт Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә үлем-китемгә китергән иң куркыныч чирләрнең берсе булып кала бирә.

– Баш мие зарарланганда кеше йөри, йөгерә, сөйләшә алмый башлый. Кул да хәрәкәтләнми. Бу аңлашыла да. Инсульт вакытында кан тамырлары тыгыла яки өзелә. Шул сәбәпле кан әйләнеше бозыла, баш мие күзәнәкләре үлә башлый, – ди табиб.

Белгечләр, югары кан басымыннан интеккән, аз хәрәкәтләнгән, симерү диагнозлы, тәмәке тарткан кешеләргә аеруча сак булырга кирәк, дип кисәтә. Ник дигәндә, бу төркемгә керүчеләр арасында инсульт күбрәк очрый. Депрессия дә инсульт белән тәмамлана ала, ди белгечләр.

 

Уртача гомер озынлыгы арта барган саен, инсульт белән күзгә-күз очрашучылар да күбәя, ди белгечләр. Әмма Татарстанда әлеге җитди авырудан дәвалау өчен бөтен шартлар да тудырылган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Чыңгыз Мәхмүтов шулай дип ышандыра.

 

– Бүген Татарстанда 20 ләп кан тамыры үзәгеннән торган зур бер челтәр эшли. Араларында иң зурысы – төбәкара клиник-диагностика үзәгендә (МКДЦ). Биредә уникаль система булдырылды. Андагы табиблар Россиянең иң алдынгы медицина үзәкләрендә генә ясалган катлаулы операцияләрне башкара. Шул рәвешле республиканың теләсә кайсы почмагында яшәүчегә вакытында тиешле медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар хәзер, – ди Чыңгыз Мәхмүтов.

 

Инсульттан саклану өчен ничек тукланырга?

 

– Майлы ризыкларны чамасын белеп кенә кулланыгыз. Ашаган ризык составында трансмайлар, пальма мае булмаска тиеш. Соңгы арада азык-төлек капларында «үсемлек майлары» дигән сүз еш очрый. Еш кына анда пальма мае да керә. Шуңа күрә составында нинди май кулланылуы конкрет күрсәтелгән ризыкларны гына алыгыз.

 

– Чипсы, кириешка, фастфуд кебек зарарлы ризыклардан да баш тарту хәерле.

 

– Шикәр дә – төп дошманнарның берсе. Ул артык авырлык җыюга, шикәр чиренә китерә. Ул исә, үз чиратында, инсульт килеп чыгу куркынычын бермә-бер арттыра.

 

– Каһвә эчәргә яратучыларга да игътибарлы булырга кирәк. Геморрагик инсульт алар арасында да еш очрый. Шуңа күрә каһвәдән баш тартып, яшел чәйгә өстенлек бирсәгез, яхшырак булыр.

 

– Инсульттан саклану өчен, көненә ярты килограмм чамасы яшелчә, авокадо, чикләвек ашарга кирәк. Үсемлек мае урынына зәйтүн маен куллану хәерлерәк.

 

– Диңгез балыгы да файдалы. Анда омега-3 күп.

 

– Кибеттә сатылган камыр ризыкларында, тәм-томнарда күпчелек пальма мае кулланыла. Шуңа күрә әлеге төр ризыктан авыз итәсегез килсә, аны үзегез пешерегез.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Динә Гыйлаҗиева

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре