Әле моннан берничә дистә ел элек кенә «хәләл» дигәндә азык-төлекне генә күз алдына китерә идек. Дөрес, әле дә шулай ул, әмма «хәләл» тамгалы юнәлешләр артканнан-арта бара. Тирәнгәрәк керсәк, хәләлнең киң төшенчә, Татарстан Рәисе сүзләре белән әйтсәк, тормыш фәлсәфәсе икәненә ныграк инанасың.
Рәсми мәгълүматлар буенча, Россия территориясендә 20 миллионнан артык мөселман яши. Татарстан да ислам дине тарафдарлары иң күп яшәгән төбәкләрнең берсе санала. Шулай булгач, бу кадәр кешенең ихтыяҗларын канәгатьләндерү дә сорала, хәләл кирәкми, диярлек түгел.
Сүз башы бит ...хәләл
«Россия – ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисадый форум кысасында республиканың Диния нәзарәте карамагындагы хәләл комитетына Малайзия ислам үсеше департаменты (JAKIM) тарафыннан аккредитация аттестаты тапшыру тантанасы булды. Бу вакыйга Татарстан өчен генә түгел, ил өчен дә зур әһәмияткә ия.
Аккредитация алу өчен шактый көч куелган. Малайзия аккредитациясе – иң катгый, таләпчән санала. Рәсми кәгазьдән күзгә күренеп тора торган нәтиҗә көтәләр. Ягъни хәләл индустрия юнәлешендә хезмәттәшлекне арттыру. Документ нигезендә җитештерүчеләрнең экспорт мөмкинлекләре киңәя. Безнең эшмәкәрләргә дә яңа ишекләр ачыла дигән сүз. Аккредитацияле булу Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре базарына керү мөмкинлеге бирә.
Сүз уңаеннан, Татарстанда хәләл сертификатка ия 150 оешма бар. Шуларның 20 се экспортка эшли.
Уйлап эшлисе
Кайбыч районының Кошман авылында яшәүче Рушан Сайранов берничә ел хәләл тавык үрчетү белән шөгыльләнә. Хәләл дигәне, антибиотиклар кулланмыйча, гормоннар кадап үсмәгән дигәнне аңлата. Үзе дә, гаиләсе дә хәләл тормыш рәвеше алып бара.
– Хәләл бизнес алып барганда кредит алмаска тырышу, килешүләрне үтәү, сыйфатлы продукция куллану һәм җитештерү, чисталык, пөхтәлек таләпләре өстенлек итә. Шуларга таянып эшлисең. Читтән караганда, болай яшәү кыенрактыр. Чөнки билгеле бер чикләүләр бар. Аллаһы Тәгалә кушкан юл шундый, син ул законнарга каршы килә алмыйсың, – ди эшмәкәр.
Продукциясен читкә чыгару мәсьәләсенә килсәк, Рушан әлегә бу сорауга анык кына җавап биреп тә, вакытыннан алда сөенеп тә булмый, ди. Логистика, валюта белән эш итү һәм башка ярдәм чаралары исәпкә алынса, бу эшмәкәрләр өчен менә дигән файдалы мөмкинлек дип саный ул.
– Без – кечкенә фермерлар, андый экспортка чыгарырлык күләмдә җитештерү алып бармыйбыз да бит. Бу – фабрика, холдинглар өчен кулай дип саныйм. Кул эше кергәч, продукциянең бәясе дә югары, – ди Рушан Сайранов. – Өстәмә чыгымнардан тыш, экспортка чыгачак базарны, андагы бәяләрне өйрәнергә кирәк. Анда да үз товарлары бар, димәк, көндәшлек тә бар дигән сүз. Безнең товар аларга кирәкме? Ихтыяҗлары бармы? Безгә отышлымы ул экспорт? Өйрәнергә кирәк. Минем кызыксынып, санап караганым бар. Мондый эштә бик күп факторлар йогынты ясый. Сатыласы продукция валютага да бәйле булачак.
САН
* Рәсми мәгълүматлар буенча, Татарстанда хәләл продукция җитештерү күләме 10 млрд сумнан артып киткән. Ел саен 10 процент үсеш күзәтелә.
* 2024 елгы мәгълүматларга караганда, хәләл стандартларына туры килгән товарны экспортка чыгару күрсәткече 14 млн долларны тәшкил итә. Бу 2023 елгы саннардан 21,7 процентка күбрәк. Продукция Алжир, Мисыр, Гыйрак, Монголия, Бразилия, Согуд Гарәбстанына киткән.
* 2025 елның 4 ае нәтиҗәләренә күз салсаң, хәләл продукцияне экспортка чыгару күрсәткече 8 млн долларны тәшкил иткән. Нигездә сөт, ит ризыклары һәм тәм-томнар. 2025 ел азагына максат – 17 млн доллар.
ФИКЕР
Рөстәм Миңңеханов, Татарстан Рәисе:
– Бүген хәләл – тирән рухи, мәдәни кыйммәтләрне чагылдыра, бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешене берләштергән тулы бер тормыш фәлсәфәсе ул. Татарстан, ислам икътисадын үстерүдә Россиянең әйдәп баручы төбәге буларак, хәләл индустриягә ярдәм итүгә һәм аны алга этәрүгә аерым әһәмият бирә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез