Фәрит Мөхәммәтшин узып бара торган елны үзенчәлекле дип атады.
– Махсус хәрби операция, безгә дустанә мөнәсәбәттә булмаган илләр тарафыннан кертелгән санкцияләр безнең эшчәнлеккә йогынты ясады, – диде ул. – Авырлыклар бу ел белән генә дә бетмәс әле. Аның үзенчәлеге шунда: 2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттек.
Быел парламентта 11 утырыш узган. Аларда 200 гә якын мәсьәлә, 40 тан артык федераль закон проекты, Россия төбәкләренең закон чыгару тәкъдимнәре һәм мөрәҗәгатьләре каралган. 2025 елда 112 республика законы проекты кертелгән, шуларның өчтән икесен диярлек депутатлар әзерләгән. Дәүләт Советы тарафыннан 85 закон кабул ителгән, шуларның 11 е – төп законнар.
Фәрит Мөхәммәтшин 2026 елга, 2027–2028 еллар планлы чорына бюджет турындагы закон проектын эшләүгә аерым тукталды. «Бюджет проектын кабул итү бервакытта да җиңел түгел. Акча бервакытта да җитми. Безгә чыгымнарны финанслауның иң актуаль юнәлешләрен билгеләргә, территорияләрне, үзебезнең кешеләрне ишетергә кирәк иде. Татарстан Рәисе, Хөкүмәт, Хисап палатасы белән берлектә 2026 елга һәм аннан соңгы чорга бюджет проекты буенча нәтиҗәле эшләдек. Төп күрсәткечләр буенча кабул ителгән бюджет тотрыклы, югары социаль юнәлешле», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
Республика парламенты СВОда катнашучыларга һәм Татарстан шефлыкка алган Лисичанск белән Рубежное шәһәрләренә ярдәм итү юнәлешендә дә шактый эш башкарган. Быел гына да депутатлар һәм Аппарат хезмәткәрләре ярдәме белән 1,6 миллион сумнан артык акча җыйганнар. «Без гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан республика халкына да рәхмәтле», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Быелгы мөһим закон проектлары арасында җирле үзидарәләрнең ике баскычлы системасын саклап калуны әйтте парламент җитәкчесе.
– Татарстанда авылларда 1 миллионнан артык кеше яши. Аларның һәркайсына якын килә белү һәм ишетү кирәк. Җирле үзидарәләрнең ике баскычлы системасын бетерергә ярамый. Авыл кешесе, ярдәм сорап, кая барырга тиеш? Без барыбыз да авылдан чыккан. Традицияләребез, телебез, мәдәниятебезнең нәкъ менә шунда саклануын яхшы беләбез. Без җирле үзидарәләрнең бер баскычлы системасына күчү турында закон проектын хупламадык һәм бу мәсьәләдә безне ишеттеләр. Иң мөһиме: авыл кешесенә карата игътибар кимемәсен. Соңрак безгә авылда яшәүчеләр: «Безнең тормыш рәвешен аңлыйсыз, авылларны саклап калырга ярдәм итәсез», – дип, рәхмәт тә әйттеләр, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.
Федераль үзәк белән эшләү турында да сорадылар парламент җитәкчесеннән. Аның әйтүенчә, республика парламенты алда торган бурычларны федераль закон чыгаручылар белән тыгыз элемтәдә хәл итә. Моны Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән күп тапкырлар очрашулар да раслап тора. «Бу республика парламентына, республиканың хакимият органнарына ышаныч турында сөйли. Алай гына да түгел, Вячеслав Володин әйтүенчә, безнең закон чыгару тәкъдимнәре, кагыйдә буларак, беренче чиратта карап тикшерелә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бу хакта сүз чыккач, ул киләсе елның сентябрендә Дәүләт Думасына узачак сайлауда Татарстаннан депутатлар санын хәзергедән киметмәү бурычы турында да әйтте (алар бүген 15). Депутатлар составы яңару мөмкинлеген дә искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.
Сайлау дигәннән, быел республикада тәүге тапкыр Татарстан Рәисе өчен тавыш бирдек. Фәрит Мөхәммәтшин сайлау кампаниясен югары бәяләде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов: «Республика Дәүләт Советына Юлламада бу елга билгеләнгән төп күрсәткечләр үтәлде», – дип тә өстәде.
Очрашу барышында иң соңгы кабул ителгән законнарның берсе – аерым очракларда хуҗасыз хайваннарны йоклатырга рөхсәт биргән закон турында да сүз чыкты. «Бу – бик җитди мәсьәлә һәм аның буенча эш алга таба да дәвам итәчәк. Эт, мәче ише йорт хайваннарының хуҗаларына да төшендерәсе иде: дүрт аяклы дустың бар икән, аның өчен җаваплылык та той. Куркынычсызлыкны да тәэмин итәргә кирәк. Без бу мәсьәләдә нигезле фикерләр кабул итәргә әзер», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез