«Кызыл Армия сугышчылары Берлинга бәреп керделәр. Халыклар шундый өмет белән көткән көн, без йөрәгебездә йөрткән көн килеп җитте...» Газетабызның моннан төгәл 80 ел элек – 1945 елның 25 апрелендә дөнья күргән санындагы төп мәкаләләрнең берсе әнә шундый сүзләр белән башлана. Ил тарихын язган «Ватаным Татарстан», ә ул чакта «Кызыл Татарстан» битләрендә тагын ниләр бар?
«...Бөек Сталин тарафыннан Ленин юлы белән җитәкләнүче совет халкы хәзер тарихның иң югары ноктасына күтәрелә». Әнә шундый күтәренке рух һәм өмет белән сугарылган язмалар белән беррәттән, Җиңү китергән елның 25 апрель санында «ССР Союзы Верховный Советының утырышы турында информацион белдерү»е дә урын алган. Хәзерге күзлектән караганда, шактый гаҗәпләндергеч юллар бар анда: «Председательлек итүче иптәш утырыш башланганда АКШ Президенты мәрхүм Ф. Рузвельт истәлегенә речь сөйли һәм шуннан соң залда булучылар Ф. Рузвельтны урыннарыннан торып хөрмәтлиләр». Шул ук биттә фронттагы вазгыять турында оператив хәбәрләр, сәяси вакыйгаларга күзәтү, «Совет һәм Польша халыкларының дуслык бәйрәме» турындагы язма һәм Татарстан кырларындагы хәлләр хисабы да урын алган. Төгәлрәк әйтсәк, Буаның «Кызыл тау» колхозы турында язганнар. «Быел җиңү уңышы өчен кискен көрәш барганда «Кызыл тау» колхозындагы кебек кимчелекләргә юл кую – зур җинаять», – дип бәяли андагы хәлләрне редакция.
Газетаны актаруыбызны дәвам итәбез. Шушы ук санда партия тормышы да тасвирлана. Аерым алганда, район газеталарының сугышчан бурычлары турында язалар. «Язгы чәчү кампаниясен уңышлы үткәрү өчен көрәштә большевистик матбугат гаять зур пропаганда-агитация һәм оештыру эше башкарырга тиеш», – диелә ВКП(б) Өлкә Комитетының газета һәм журналлар секторы мөдире А. Криннин мәкаләсендә. «Гамьсезлек һәм булдыксызлык күрсәтүче җитәкчеләрнең кимчелекләрен, хезмәт дисциплинасын бозучы колхозчыларны кыюлык белән тәнкыйть итәргә» чакыра ул.
Татарстан Җир Эшләре Халык Комиссариаты баш инженеры С. Резяпкин исә язгы кыр эшләрен агрегатлаштыру буенча киңәшләрен бирә.
Шушы ук санда фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең сугыш кырында батырларча һәлак булуы да хәбәр ителә, кайгынамә басылып чыга.
Газета укучыларына шулай ук Көнбатыш Европадагы сугыш хәрәкәтләре, совет гаскәрләренең Берлинга бәреп керүләре турында чит ил газеталарының ниләр язуы да хәбәр ителә.
Күргәнегезчә, сугыш вакытында да тормыш дәвам иткән. Дошманга каршы гына түгел, басу-кырларда тамак хакына да көрәш барган. Шул ук вакытта мәдәният һәм сәнгать өлкәсе турында да онытмаганнар. Әйтик, әлеге санда РСФСР Совнаркомы янындагы сәнгать эшләре идарәсе һәм Бөтенроссия театр җәмгыятенең милли театрларга «смотр уздыруы» турында хисап язмасы белән танышырга мөмкин. «Тикшерү вакытында Татарстан совет язучылары союзы адресына, татар драматурглары адресына тәнкыйть сүзләре әйтелде. Аларның әле совет тамашачысының югары таләпләренә тулысынча җавап бирерлек әсәрләр тудырмаулары әйтеп үтелде», – диелә язмада. Күрәсез: ил авырлык кичергән чорда да югары сәнгатькә, милли мәдәнияткә караш шактый җитди, таләпләр зур.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез