Узган атнада республикада 11 304 грипп һәм ОРВИ очрагы теркәлгән. Күрсәткечләр аннан алдагы атнадан 7 процентка күбрәк булса да, белгечләр борчылырга урын юк, ди. Гомумән алганда, авыручылар саны барыбер кими. Барлык авырулар арасыннан грипп 11 процентны гына тәшкил итә, ул башка респиратор инфекцияләргә урын бирә.
Авыручылар саны буенча эпидемиологик бусагадан 46 процентка түбәнрәк без хәзер. Коронавирус инфекциясе буенча авырулар саны да бер атна эчендә 23 процентка кимегән, нибары 77 очрак теркәлгән. Авыру гадәти ОРВИ кебек уза, авыр очраклар теркәлмәгән, дип тынычландыра табиблар. Алай да, төп саклану чаралары турында онытмыйбыз, кулларны ешрак юабыз. Бүлмәләрне җилләтү үзе бер рәхәт хәзер. Яз һавасы ипигә ягып ашый торган.
Яңа чирләр сезоны дигәндә, ул инде башланырга да өлгергән. 25 мартта Биектау районында беренче талпан кадалу очрагы теркәлгән. Бүгенгә Татарстан буенча 7 кеше зыян күргән.
– Бу әле – санаулы очраклар гына. Барыбер һава торышы талпан өчен уңайлы түгел. Әмма сезон башланды, дип исәплибез. Димәк, профилактика чараларын күрергә кирәк. Бакчага барганда, урманга кергәндә, табигатькә чыкканда сакланырга кирәк. Талпан энцефалитына каршы вакцинация дәвам итә. 6427 кешегә прививка ясау күздә тотыла, – дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Вакцинациягә килгәндә, аның сезоны инде октябрьдә үк башланган иде. Талпаннан куркуыбыз шулкадәр генә, күрәсең. Әлегә план 10 процентка гына үтәлгән. Прививканың өч этаптан торганын да искәртте Любовь Авдонина. Тулы курс 3–5 елга энцефалиттан саклаячак. Чананы кыштан әзерләүчеләрдән булмасагыз, әлегә ашыгыч прививкаларны ясатырга өлгерәсез. Ул ике этаптан гына тора, ике атна аралыгында ясала. Әмма өченчесен барыбер 9 айдан ясату зарур, дип кисәтте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының вакцинопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
– Шулай эшләсәгез, талпан энцефалиты 3–5 ел дәвамында янамый. Саклык чаралары турында онытмагыз. Талпан эләктереп кайтсагыз да, ул кадалыр урын эзләгәнче вакыт уза. Шул вакытны файдаланып, үзегезне тикшереп чыгыгыз, – дип искәртте белгеч. Талпан кадалган очракта травматологка йә хирургка мөрәҗәгать итегез. Йогышлы авырулар хастаханәсенә бару кирәкми.
Быел карның калынлыгы кимерүчеләр файдасына булган. Уңайлы шартларда кышлаган тычканнар да кешегә куркыныч тудыра. Өч айда тычкан бизгәгенең 57 очрагы теркәлгән. Бакча йортларына беренче тапкыр барганда ук чисталык турында кайгыртыгыз, юыгыз, дезинфекция уздырыгыз, дип кисәтә белгечләр.
Алсу ШАКИРОВА
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез