Ир-ат дигәнебез – фольклорчы галим, журналист, шагыйрь, язучы, артист, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим һәм башка бик күп һөнәрләргә ия булган Рәшит абый Ягъфәров. Ә каен агачын ул бала чагында өй түренә үз куллары белән утырткан. Йортның нигезе инде күптән юкка чыккан, ә авыл урынында урман шаулап утыра...
Күчтәнти Баш
Исән булса, быел февральдә 80 яшен тутырган булыр иде. Рәшит абыйның китеп баруына да тиздән ике дистә ел була. «Туган җирнең бөтенлеген, телне, милләтне шәхесләр саклый» дигән гыйбарә бик киң таралган да бит, әмма моның өчен аларның үзләрен онытмаска кирәк шул. Пермь краендагы Барда районында бу фәлсәфәне яхшы аңлыйлар. Халыкка хезмәт иткән, Барданы татар дөньясына таныткан якташлары хөрмәтенә быел унөченче тапкыр «Ягъфәров укулары» үткәрүләре дә шул җәһәттән.
...1918 ел. Берничә гаилә яңа авылга нигез сала башлый. Күчтәнти авылыннан дүрт чакрым югарырак урнашканга, аны Күчтәнти Баш дип атарга булалар. Рәшитнең әтисе Фәйзрахман да алар белән. Әлеге сценарийны Күчтәнти мәктәбе укучылары сәхнәләштергән иде. Бу тарих шагыйрьнең шигырьләрендә дә ачык чагыла. Тагын бер кайтуымда (ул вакытта Рәшит абый каты авырудан соң бакыйлыкка күчкән иде инде) укытучысы Фәния апа Гозәерованың сүзләре хәтергә уелып калды.
– Озак уйлап йөргәннән соң, сәхнәдән сөйләр өчен Рәшитнең «Сагынылды» дигән шигырен сайлап алдым. Рәшитне бик сагынабыз. Яңгыр димәде, кар димәде, безнең авылга өч чакрым йөреп укыды. Класска килеп керер иде: башлыгы күзләренә төшкән булыр, ә үзе гел елмаер. Аның йөзеннән елмаю бер дә китмәде. Тәнәфес башлангач, башка балалар йөгерешеп уйнарга чыгып китә. Ә ул, бер читкә китеп, букчасыннан икмәк сыныгы чыгара, карашын еракларга төбәп, уйланып, вак-вак кына кабып ашый. Тиз генә бетеп китмәсен, дигәндер инде. Өйдә аннан башка тагын биш кечкенә бала. Бик җитешле булмагандыр тормышлары. Шулкадәр араны йөреп укырга көч тә кирәк бит. Кечкенәдән нурлы, иманлы бала булды ул. Юкка гына шигырьләрендә дә: «Кояш улы, кырлар баласы», – дип язмагандыр. Үзен дә, безне дә дөньяга танытты, шөкер.
Рәшит абыйның сыйныфташы Наилә Дускәева якташының «Картлык килгәндә» дигән шигырен сөйләгән иде. Анда «Җирдән китү үлем түгел әле...» дигән юллар бар. Күчтәнтиләр авылдашларының гомерен әнә шул сүзләр белән бәялиләр. Монда һәркем «Рәшитле еллар»ны сагынып яши: «Рәшитле экспедицияләр», «Рәшитле бәйрәмнәр», «Рәшитле Сабан туйлары...»
Авыл юк, Сабан туе бар
– Рәшит абый туган авылы урынына барып, мәтрүшкәләр җыярга, үзе утырткан агачлар белән сөйләшергә ярата иде, – дип искә ала Күчтәнти мәктәбе директоры Әлфия ханым Таразова. – Балачагы шушы авылда үткән бит. Шуңа күрәдер инде, бервакыт шулай: «Их, шунда Сабан туйлары үткәрсәң иде ул», – дип уфтанып куйды. Беләбез инде, мондый тыйнаклыгы белән ул гомердә дә бездән бу эшне сорый да, таләп итә дә алмый. Әмма Рәшит абыебыз үтенечен игътибарсыз калдырабызмы соң? Хупладык, әлбәттә. Беренче Сабан туен 1999 елда үткәреп, гадәткә керттек. Казаннан да, Пермьнән дә кунаклар бик күп килде. Бәйрәм үзәгендә Рәшит абый гел үзе булды. Бик күп китаплар бүләк итте. Бу гамәлебездән бик канәгать иде ул. Әле Рәшит абый китеп баргач та, аңа хөрмәт йөзеннән Сабан туйлары үткәрүне дәвам иттердек.
Рәшит абыйның хәләле Әкълимә апа да елый-елый искә ала ул көннәрне.
– Ташланган авылда Сабан туйлары – үзе бер могҗиза бит ул. Рәшит, барып җитүгә, беренче эш итеп каберлекләрне карап килә иде. Шул арада үзе утырткан каенын да иркәләп куярга өлгерә. Ул җыеп килгән төрле үләннәрдән рәхәтләнеп авыз итәбез. Казанга кайткач та, икенче Сабан туена кадәр шул истәлекләр белән яшәдек. Сабантуйлы көннәрнең җылысы барыбызга да җитте.
Бу җәһәттән авылның аксакалы Идеал ага Закировның да фикере уйланырлык:
– Рәшитнең менә шулай туган җиренә кайтып, милли бәйрәмнәр үткәреп йөрүе чираттагы уен-көлке, күңел ачу чарасы гына булмаган. Болар аша ул безгә: «Кадерле авылдашларым, якташларым, ата-бабалар нигезен онытмагыз, туган җиргә берегеп, аннан көч алып, татар булуыгыз белән горурланып, милли йөзегезне югалтмыйча яшәгез», – дип кисәткән.
Кем син, Рәшит?
Табигать Рәшит Ягъфәровка талантны тормышыбызның төрле өлкәләрендә бердәй җигелеп эшләрлек дәрәҗәдә тигез итеп биргән. Әмма ул – иң беренче чиратта фольклорчы-галим. Бу юнәлешкә кереп китүе турында болай дип сөйләп калдырган:
– Кайбер кешеләр минем фольклорчы булуымны, байтак кына халык иҗаты җыентыклары, фәнни китаплар чыгаруымны беләләрдер. Ул шөгылем кайдан башланды соң? Әлеге дә баягы, шул бәләкәй генә туган авылымнан. Безнең авылда әкият-риваятьләр белән чынбарлык бергә яши иде. Мин әле хәзер дә Гөлчәчәкнең кайсы яланнарда йөргәнен, Аждаһаны болытның кайсы саздан алып киткәнен әйтә алам. Халык иҗатыннан аерылгысыз кеше булуым, Казан дәүләт университетында укый башлагач, көч җыеп, кабат бәреп чыкты. Хәтерлим, беренче курсны тәмамлагач, безне Курган ягына фольклор экспедициясенә алып бардылар. Шунда халыкның талантына исләрем китте: йөзәрләгән җырлар, бәет-мөнәҗәтләр язып алдык. Икенче курста кышкы каникул вакытларында, дусларымны да «кодалап», тагын шул якларга киттек... Фольклорчы буларак, татарлар яшәгән төбәкләрдә күп йөрергә туры килде. Татарның кайда да кимсетелеп, кыерсытылып яшәве нык тәэсир итте. Милләтне бу хәлдән чыгару юллары турында уйлап, газапланып яшәдем, үземнең милләт язмышы белән аерылгысыз булуымны аңладым».
Шул уйлар аны, мөгаен, иҗтимагый сәясәт эшчәнлегенә китергәндер. Ул турыдан-туры үзгәртеп кору заманы, татар халкының милли хәрәкәт үсешенә бәйле. Бөтендөнья татар конгрессында эшләгәндә исеме бөтен татар дөньясына таныла.
Замандашлары әйтүенчә, Рәшит Ягъфәров тормышында профессиональ дәрәҗәдә үсеп киткән тагын өч юнәлешне күрсәтергә булыр иде. Бу – журналистика, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре. Татар халкы мәнфәгатьләрен кыю яклап, Рәшит Ягъфәров дистә еллар дәвамында матбугатта һәм радио-телевидение аша актив эш алып бара. Татарстаннан читтә яшәүчеләр турында «Кардәшлеккә чикләр юк» дигән тапшырулар оештыра. «Татар мәгарифен үстерү», «Татар мәдәниятен үстерү» концепцияләрен төзүче галимнәр төркеменә җитәкчелек итә. Шул эшләргә чумган арада, фольклор темасына кандидатлык, докторлык диссертацияләре язарга да өлгерә. Шагыйрьлек бәхетен дә сынап карый. Артистлыгын да ташламый. Университет белән бергә Актерлар йортында оештырылган театр студиясен дә тәмамлап чыга. Татарстанга килгән бардалыларны бер йодрыкка туплый, берсен дә ярдәменнән ташламый. Кыскасы, аны белмәгән, эше төшмәгән кеше сирәк булгандыр.
Рәшит абый белән үзем дә еш аралаштым. Атнага бер тапкыр редакциягә кереп, хәлләребезне белешеп китә торган гадәте бар иде аның. «Ватаным Татарстан»ны татар халкын үз артыннан ияртеп баручы төп басма итеп санады. Гел кабатлый торган, күңелемә уелып калган сүзләре дә истән чыкмый. «Үз туган ягыңда зурласалар, хөрмәт итсәләр, иң зур бәхет шул инде. Калган җирләрдә күпме генә мактасалар да, ул ярты-йорты гына була», – дип кабатларга ярата иде Рәшит абый. Әлбәттә инде, мондый бәхетне галим эш-гамәлләре белән яулап алган. Тамырлары тирәнгә киткән нык бәдәнле имән кебек ул Барда җирендә. Кем белә, бәлки безнең күбебезгә менә шушы гап-гади фәлсәфәне аңлау җитмидер?
Рәшит Ягъфәров – 600 ләп фәнни, фәнни-популяр һәм публицистик мәкаләләр, 15 ләп китап һәм җыентыкның авторы һәм төзүчесе.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез