Быел да язмышлары кыл өстендә калучылар юк түгел. Шөкер, барысы да – исән-саулар. Белгечләр олысына да, кечесенә дә сак булырга киңәш итә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова, бозга керергә иртәрәк әле, дип кисәтә. Калынлыгы 7–10 сантиметрга җиткәнче андый адымга бармавың хәерле.
– Иделдә һәм Чулманда боз әкрен ката. Татарстанга 17–24 декабрьдә кабат җылы һава агымы килер дип көтелә. Боз өстенә керергә ашыкмагыз. Таләпләрне үтәмәгәннәргә штраф каралган. Аның күләме – 1,5–2 мең сум. Узган ел 32 кешегә штраф салынды, – диде Регина Гаязова.
Әйтә торсаң да, колакларына һаман керми. 12 декабрьдә Чистай районының Змеево бистәсе янында беренче куркыныч очрак теркәлгән. Прость елгасында суга баткан 21 яшьлек егеткә коткаручылар ярдәм итеп өлгерә. Егет боз астына киткән була. Әле ярый коткаручылар күреп, бәлане булдырмый. 14 декабрьдә Минзәлә районында Ык елгасы өстенә чыккан алты балыкчыны коткаралар. Бу атна башында Яшел Үзән районында коткаручылар 81 яшьлек балыкчыны судан тартып чыгара.
Боз астына китү очраклары ел саен кышкы – язгы чорда кабатланып тора. Саннар чынбарлыкны күрсәтә. 2023–2025 елларда мондый һәлакәтләр 15 районда килеп чыккан. Казанда – 7, Кама Тамагында – 4, Менделеевск, Лаеш, Югары Ослан, Минзәләдә – 3 әр, Алексеевск, Яшел Үзәндә – 2 шәр, Чаллы, Түбән Кама, Актаныш, Әлмәт, Зәй, Чиста, Әгерҗедә –1 әр. Сулыкларга килгәндә, Идел елгасында – 13, Камада – 9, Казансуда – 4, Ыкта – 3 һәм башка елга-күлләрдә дә берәр очрак теркәлгән.
Мондый хәлләрдән бигрәк тә балыкчылар гыйбрәт алырга тиеш. Тик балык җене кагылу дигән нәрсә барыннан да өстенрәк булып чыга. Аларның бозга күпләп керүен сулыкларда урнаштырылган коткару постлары контрольдә тота. Андый урыннар Казанда, Лаеш, Яшел Үзән, Чистай, Кама Тамагы һәм башка районнарда бар. Алар боз тотрыклы булып катканчы эшләячәк. Сүз уңаеннан, ел саен кышкы чорда шундый 106 урынга игътибар бирелә. Анда балык тотарга килүчеләр 10 меңнән артып китә.
Кама Тамагында яшәүче Вилдан Галимов бозга чыгарга ашыкмый әле. Кисәтүләргә игътибар иткәч, бәла-казаларга юлыкканы юк. Элеккеге полиция хезмәткәре булу да үзенекен итә. Ә менә якыннары арасында боз астына китеп, көч-хәл белән чыкканнары да юк түгел.
– Бүген Иделдә ике балыкчы утыра иде. Ун көнсез чыгарга ярамый әле. Табигать үзенекен күрсәтер. Үзем генә йөрмим. Дуслар белән чыгып, сынап карыйбыз. Бауны билгә бәйләп керәбез. Йөз килолы булсам да, башта мине кертәләр. Узган ел 7 ноябрьдә боз каткан иде инде. Быел ул көннән бер айдан артык вакыт үтте, әле дә боз нык түгел. Соңрак кызыгы бетә, балык эләкми башлый. Чөнки балык йокыга сабыша. Йөрүдән файда булмаячак. Шулай да балыкны түгел, гомереңне беренче урынга куярга кирәк, – ди һәвәскәр балыкчы.
Кышкы каникул җитә. Көткән яллар бәлагә әйләнмәсен. Регина Гаязова әти-әниләргә ул-кызларына сулыклар янында йөрергә ярамавын көн саен әйтеп торырга куша. Балаларга бәйле фаҗигаләрне дә искә төшерде белгеч. Мисал өчен, 2011 елда, Казанда боз ярылып, ике бала һәлак була, берсен генә коткаралар. 2014 елның язында Минзәлә районының Ык елгасында автомобиль су астына китеп, 13 яшьлек бала һәлак була. Моннан өч ел элек бер бала Урта Кабан яр буеннан төшеп китү нәтиҗәсендә боз ярыла. Бәхеткә, баланы коткарып калалар. Мондый мисалларны тагын да дәвам иттерергә мөмкин.
Балык тотарга яратучыларга киңәшләр
– Боз калынлыгы 10 сантиметрдан артканны көтәргә кирәк. Аның төрле җирдә төрлечә булуын онытмагыз.
– Үзегез генә йөрмәгез.
– Бозга кергән саен һәр адымны очлы лом белән тикшерегез.
– Башка балыкчылар янына 3 метрдан артык якын килмәгез.
– Боз ярылган җирдән йөрмәгез.
– Сакланыр өчен киң такта, авыр нәрсә бәйләгән бау, озын колга алыгыз.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез