Ул бөек моң иясенең тууына 90 ел тулу уңаеннан эшләнә. Фильмны Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә ТНВ каналы төшерә. Иҗат төркеме нәфис фильм өчен артистлар сайлады.
Кастингта катнашу өчен 300 ләп гариза кабул иткәннәр. Алар арасында Татарстаннан, Башкортстаннан, Мәскәүдән һәм башка төбәкләрдән артистлар да, үзешчәннәр дә бар. «Илһам» фильмында җырчының «алтын чоры»н күрсәтергә җыеналар. Шулай ук аның тормышындагы балачак вакыйгалары да хатирәләр буларак искә алыначак. Шуңа күрә кастингта балалар да бик күп катнашты. «Татар халкының яраткан, мәшһүр җырчысы турында фильм төшерү ул – безнең өчен эш кенә түгел, шундый шәхесебезнең исемен мәңгеләштерү буенча алдыбызда торган миссия дә. Бик үзенчәлекле проект. Илһам Шакиров турында фильм төшерү – бик катлаулы һәм җаваплы хезмәт. Ул – легенда һәм шул ук вакытта аны халык хәтерли, бик күпләр җырчы белән аралашкан, һәркемнең – үз хатирәсе», – ди «Ватан» кинокомпаниясе генераль директоры Алинә Сөләйманова.
Фильмның сценарий авторы – язучы Рөстәм Галиуллин, диалоглар авторы – тамашачыга яхшы таныш алып баручы һәм Илһам Шакиров белән еш аралашкан, гастрольләрдә булган кешеләрнең берсе Илдар Кыямов, куючы режиссер – Олег Кондрашев. Иҗат төркеменең максаты – җырчыны халык яраткан танылган шәхес итеп кенә күрсәтү түгел, ә тормыш проблемалары аша аның уй-кичерешләрен, тойгыларын да ачу. «Кем ул Илһам Шакиров?» дигән сорауга җавап табу өчен, фильмның сценариен кат-кат үзгәртергә, белгечләргә, җырчы белән аралашкан кешеләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. «Илһам Шакировның тормыш юлы, аңа бәйле вакыйгалар эчендә без озаклап эзләндек һәм күп кенә тормыш мизгелләрен инде яттан беләбез. Кастинг барышында артистларны сайлаганда да, сценарийны күз алдында тотып эш итәбез», – ди Алинә Сөләйманова. Ул кечкенә генә бер серне дә чиште. Фильмда танылган кино артисты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Роза Хәйруллина да уйнаячак.

Фильмны төшерү быел 20 декабрьдә башлана. 2026 елның октябрь аенда эшне төгәлләргә планлаштыралар. «Минем өчен иң мөһиме – Илһам Шакиров турындагы фильмның мөмкин булганча чынбарлыкка туры килүе», – ди җырчы белән 20 елдан артык янәшә булып, аңа ярдәмләшеп яшәгән Илһам Хаҗев. Аны иҗат төркеменә киңәшче буларак чакырганнар. Ул шулай ук кастинг барышын да күзәтте. Илһам Шакировка бәйле хатирәләре белән дә уртаклашты.
– Илһам Шакиров турында фильм төшерүне ничек кабул иттегез?
– Әлбәттә, сөендем. Бу эш соң да түгел, иртә дә түгел, дип уйлыйм. Иҗат төркеме белән якыннанрак танышкач, тагын да сөендем. Чөнки аларның һәрберсе Илһам абыйның үзен дә, иҗатын да бик яраталар. Миңа мөрәҗәгать итүләренә дә бик рәхмәтлемен. Сценариен язганда да киңәштеләр. Мин бит Илһам абый турында, аның артистларга, халыкка, яшьләргә карата нинди фикердә булуын, уйларын – һәммәсен дә беләм. Сәхнәдә артист булса да, тормышта ул бит безнең кебек кеше иде. Үз уйлары, үз борчулары булды. Минем төп бурыч – фильмда барысы да дөреслеккә, чынбарлыкка туры китереп төшерелсен иде, тамашачы, монысы болай түгел иде, дип әйтерлек булмасын. Анда Илһам абыйның тормыш-көнкүрештәге әйберләре дә кулланылачак, дип уйлыйм. Сәгате дә, савыт-сабасы да. Аның 1960–1970 елларда «Идел» вокаль-инструменталь ансамблендә эшләгән вакыттагы костюмы да саклана. Илһам Шакиров ролен башкарган артист шуны киеп уйнаса, бу бик кызыклы һәм тарихи бер вакыйга булыр иде, дип хыялланам. Хәзер җырчы роленә артист сайлау эше бара. Мин үзем бу рольне халыкка инде танылган кеше уйнамасын иде, дим. Үз фикерләремне кастингтан соң да әйтергә телим.
– Без белмәгән, гади тормыштагы Илһам Шакиров нинди иде?
– Ул балаларны бик ярата иде. Кызларыма 4–5 яшь вакытта, аларны да аның янына алып килә идем. Илһам абый солы печеньесын ярата иде. Кызларым күчтәнәчкә кесәләренә прәннек, солы печеньесы салып килә. Ике-өч сәгать бергәләп уйныйлар. Китәр алдыннан Илһам абый балалар алып килгән күчтәнәчне дә, өендә булган ризыкларны да кызларга кире биреп җибәрә. Күңеле иркен иде аның. Илһам абыйның үләренә ун ел кала, Себергә гастрольгә бардык. Шунда ул тиз пешә торган токмачны яратып ашый башлады. Барганда да, кайтканда да юлда шуны ашады. Казанда да кибеттән алып кайтырга куша иде. Ул аны үзбәк касәләренә салып ясый, өстенә суган турап сала. Аннары үзе дә тәмләп ашый, минем кызларны да шуның белән сыйлый иде. Илһам абыйның тагын бер сыйфаты – тынычлык яратуы. Кешеләр белән аралашканда да, күпме сөйләшергә икәнне үзе хәл итә иде. Артыгын сөйләшмәде. Филармониягә җәяү йөрергә яратты. Берәр сәгать әкренләп бара. Шунда ул, туктап, урам себерүче белән 40 минутлап сөйләшеп торырга да мөмкин. Мәсәлән, берәр депутат очраса, өч минут та сөйләшмәскә мөмкин. Ул шундый иде. Кешенең нинди икәнен йөзенә карап белә иде. «Синең йөзеңә язылган бит», – дип әйтә иде. Ул ялагайлана белмәде. Илһам абыйның бик авыр чорлары булды. Бигрәк тә 1990 нчы елларда. Беркайчан да елаганын күрмәдем. Миңа «энекәш» дип эндәште. Үләр алдыннан «үскәнем» дия башлады. Соңгы елларын режим белән, тыныч тормышта яшәде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез