Бу хәлләрне күрергә язмасын

Авыл халкы алан җыенына әзерләнеп йөргән бик матур көндә, кү­ңелләргә шом салып: «Сугыш башланган, Германия илебезгә бәреп кер­гән», – дигән хәбәр тарала. 50 яшьтән башлап 17 яшькә кадәр булган ир-егетләрне сугышка озата башлыйлар. Безнең 100 ләп кенә хуҗалыгы булган авылыбыз­дан 130 ир-егет сугышка алына. 87 се үлеп кала, 43 е генә кайта, шуларның 2 се аяксыз, 1 се кулын өздереп кайта.

Сугышка киткән 26 ир-атның 20–40 яшьлек хатыннары ятим балаларын кочаклап тол кала. 63 ятим бала кала, 16 сы (1941–1942 елда туганнар) – әтисен бөтенләй күрмәгән, бер тапкыр да «әти» сүзен әйтә алмаган балалар. Хәзер дүртесе генә исән инде. Сугыш толларының 24 е гомер буе ирләренә тугры булып, балаларының, ата-аналарының, бием-биатайларының хакын хаклап, яңадан тормышка чыкмыйлар, авырлык белән булса да, балаларын үстереп, кеше итәләр, әти-әниләрен тәрбияләп соңгы юлга озаталар. Шуның өстенә сугышка киткән ирләре өчен колхозда эшлиләр, фронтны азык-төлек, өс киеме белән тәэмин итү өчен күп көч куялар.

Сугыш чорында авыл халкының көн­күреш шартлары, сугыш өчен керткән хезмәтләре белән танышып китик: авыл өйләренең күбесе 20–25 кв. м зурлыкта, 4 яки 3 тәрәзәле, түбәләре 30–40 см калынлыктагы салам белән ябылган, ярты метр саен киртә белән бастырып куелган. Өй эченең бер өлешен зур мич алып тора. Мичнең төп өлеше өйне җылыту, икмәк, таба ашлары пешерү өчен хезмәт итә. Ә алда кечкенә учак, аның өстенә зур казан урнаштырылган. Анда ашарга пешерәләр, кер юар өчен су җылыталар. Кер юу өчен сабын юк, суга көл салып селте ясыйлар иде. Урманнан утын кисү тыела, Сталин законнары бик каты була. Хәтта коры-сары җыеп, «уфалла» арбасы белән кайтып барган хатын-кызларның урман каравылчылары арбаларын ват­канны хәтерлиләр. Өйләр салам, тирес кирпече ягып җылытыла. Бу гына өйне тәүлек буе җылыта алмый. Шуңа күрә идән уртасына тимер мич (буржуйка) куеп ягып җылыта, өстендәге тишегенә чуен куеп, аш та пешерә идек. Өйләрне кичләрен керосин лампасы белән яктырталар. Лампалар 5 ле, 7 ле, 20 ле дигән маркалар белән йөри. Куыклы булса (пыяладан) исе чыкмый, яктырак та була. Керосин булмаса, «сукыр лампа» (куыксыз) кулланыла. Шуның яктысында оекбаш, бияләй бәйлиләр, чабата ясыйлар.

Туйганчы ашау да хыялда гына кала. Эшләгән өчен берни дә түләнми. Бөтен ашлык хөкүмәткә җибәрелә. Эштән, балаларга куырып бирермен дип кесәңә ике уч бодай салсаң, төрмәгә озаталар. Районнан җибәрелгән уполномоченныйлар – Улемаева, Камалетдинов, Камалиевлар – урактан бала тартып кайт­кан хатыннарның кесәләрен, бала мендәре асларына кадәр тикшереп торалар.

Урып-җыю чорына аерым тукталасым килә. Игеннәр өлгергән. Бригадир сажин (сажин – 2 м үлчи торган җайланма) белән үлчәп, уракчының исемен язып, таяк кадап куя. Көнгә 20 сутый (0,2 га) урырга норма билгелиләр. Норманы тутырсаң, кызыксындыру чарасы буларак, бераз он бирәләр. Көн азагына бригадир килеп үлчи, нәтиҗәне аңлата. Ярыш башлана. 30–35 сутый уручылар да була. Көлтәләрне зуратларга куялар (зурат –
10 лап көлтәне түгәрәкләп, башаклы башын өскә каратып тезү. Икенче катны башагын аска каратып тезү, саны азрак... Иң өскә 1–2 көлтәне аска каратып очлап кую). Басу өсте чуп-чуар була. Урак беткәч, носилка белән ташып, кибәнгә куялар. Аннан ындырга алып кайтып сугалар. Анда ат көче белән хәрәкәткә китерелә торган «Очерский» дигән сугу машинасы эшли. Хатын-кызлар авыр көл­тәләрне бертуктаусыз биреп торырга тиеш булган. Ашлыкны көрәк белән һавага чөеп җилгәрәләр. Аннан атлар, үгезләр белән 20 км ераклыктагы Курья элеваторына ташыйлар. Аннан ул фронтка озатыла.

Язын орлыкка дигәнен хатын-кызлар котомка белән, язгы пычракны чабата белән ерып, авылга ташыйлар. 20 км кайт­канчы котомка бавы җилкәләрне суеп бетерә. Ә икенче көнне тагын китә­ләр.

«Минем җилкәм суелган, бара алмыйм», – дию мөмкинлеге юк. Чәчү срогы кыска, җитеш­терергә кирәк, ә алмаш­ты­рыр­га кеше юк.

Шуның өстенә авылдан кешеләрне фронт өчен урман кисәргә (айлап-айлап эшләргә) җибәрәләр. Бу эш өйдә балаларын карарга әбиләре булган тол хатыннарга, 15–16 яшьлек малайлар җилкә­сенә төшкән. Яшүсмер малайларга элек ирләр эшләгән иң авыр эшләрдә эшләргә туры килә. 20 км ераклыктагы болыннан ат белән печән, басудан салам ташу, терлекчелектә эшләү – берсе дә алардан башка узмый, 1927–1932 елларда туган яшүсмерләр дошманны җиңүгә, илне азык-төлек белән тәэмин итүгә зур өлеш кертәләр.

17 яшь тулганнарын фронтка озатып торалар. Алар урынына 1932–1934 нче елларда туган балалар да булыша башлый.

Тавык фермасында җитештерелгән йомырканы көянтә-чиләк белән Минзәләгә (25 км) ташыйлар. Аннан ул фронтка озатыла. Эшче көчләр җитми. Көндез урак урган хатын-кыз төнлә сугу өчен көлтә бирә. Көн-төн эшлиләр. Тол хатыннар, хәллерәк әбиләр, яшүсмер кызлар да тормыш тәртәсенә җигелә.

Бу эшләр өстенә кызлар, әбиләр, тол хатыннар кич утырып фронт өчен оекбаш, бияләй бәйли. Фронт өчен турап бәрәңге киптерү дә булган. Кич утырганда тәрәзәләрне япма белән каплый торган булганнар (дошман самолеты күрмәсен өчен).

Менә нинди авырлыклар кичергән сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда безнең авыл халкы!

Дистәләгән төрле салымнар, заемнар болай да бөлгән, хәлсезләнгән халыкның тормышын тагын да авырайта. Күп ху­җалык ихаталары ягылган, өс-баш сәлә­мәләнгән. Кибеттә шырпы, сабын, тоз, керосин юк. Ут кабызу өчен кече учакта утлы күмер саклыйлар, күршеләрнең янган учагы булса, утлы күмер алып чыгалар. Ә мунчаны бер кеше якса, берничә күрше керә иде. Санитария кагыйдәлә­ренең үтәлмәве аркасында бет, кандала ише хәшәрәтләр үрчи. Тиф, кызамык чиреннән бик күп балалар үлә. Ә фронттан көн саен кайгылы хатлар – авылдашларның үлгән хәбәрләре килеп тора.

Менә шушы сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы еллардагы авырлыкларны җиңә алуларына кешеләрнең бер-­берсенә ярдәмчеллеге, дини кануннар буенча яшәве, мәрхәмәтлелеге дә зур роль уйнагандыр. Бергәләп кич утырып кайгы-хәсрәтләрен уртаклашу, солдатларның хатын бергәләп уку, хат язу, бер-­берсенең хәленә кереп юату, ярдәм ите­шү, булганны бүлешү хас булган аларга. «Көнгә ничә кеше (бигрәк тә балалар) хәер сорашып керә иде. «Юк» дип әйтеп булмый, әз булса да бирә идек», – ди иде әбием.

Менә шундый авыр шартларда да ­безнең әнкәйләр көннәр буе урак урып, шул кызуларда (сугыш вакытында ра­мазан ае иң кызу көннәргә туры килгән) 20 шәр сәгать ураза тотканнар, булдыра алган кадәр 5 вакыт намазын укыганнар, илгә-көнгә тынычлык теләгәннәр.

4 ел барган сугыш менә шулай тыл һәм фронт бер булып тырышу аркасында безнең илнең җиңүе белән төгәлләнә. Сугыш бетә. Кабат бу хәлләрне күрергә язмасын дигән теләктә калыйк.

Разия Бәхтегәрәева.

Яңа Байлар авылы

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре