Бүген кирәк: фермер һәм шәхси хуҗалыклар нинди проблемалар белән яши?

Дәүләт ярдәменнән башка булмый. Кооперативларга ярдәм күрсәтергә, грантларны арттырырга һәм эшләр өчен шартлар тудырырга. Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитетында фермер һәм шәхси хуҗалыклар проблемалары турында сөйләштеләр. Аерым алганда, сүз аларда терлек саннарын арттыру турында барды. Очрашуда Татарстан вәкилләре дә үз сүзләрен әйтте.

Бүген кирәк: фермер һәм шәхси хуҗалыклар нинди проблемалар белән яши?

Хәер, фермер һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү һәм ярдәм чаралары турындагы мәсьәләләр республикада әледән-әле күтәрелеп тора. Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстанда 2,6 мең фермер һәм 401 мең шәхси хуҗалык бар. Узган ел алар 142,2 млрд сумлык продукция җитештергән. Бу – барлык җитештерелгәннең 42 проценты дигән сүз. Шәхси хуҗалыкларны үстерү ниятеннән, былтыр бюджеттан 448 млн сум акча тотылган, 43,8 мең хуҗалык субсидия алган. Ләкин аңа да карамастан, терлек саны кими. Әйтик, узган ел шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек 33 мең башка кимегән, шул исәптән сыерлар 8,8 меңгә азайган. 2025 елда шәхси хуҗалыкларга 527 млн сум акча каралган. Шунысын да искәртик: шушы көннәрдә министрлыкта нәкъ менә кече агробизнесны үстерү өчен җаваплы министр урынбасары Нияз Хурамшинны билгеләделәр.

 

Мәскәүдә узган утырышта Татарстан фермерларының хәле турында Саба районыннан Зөфәр Мөхәммәтшин сөйләде. Республиканың абруйлы фермеры хуҗалыгында бүген 2,5 мең мөгезле эре терлек бар. Көн саен 32–33 тонна сөт савалар. Хуҗалыкның 2,6 мең гектар сөрүлек җире бар, быел алар – иң күп ашлык җыеп алучылар исемлегендә дә. Хезмәт хаклары да яхшы. Тик, хуҗалык җитәкчесе әйтүенчә, тотып эшләргә эшчеләр җитми. Хуҗалыктагы 73 эшченең 13 е – мигрантлар.

 

– Ун елдан соң ялланып эшләүче кешеләрнең яртысы пенсиягә китәчәк. Без кем белән эшләргә тиеш булабыз? Әлегә безнең бу сорауга җавап юк, – диде Зөфәр Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, кече бизнесның иң зур проблемасы – җитештергән продукциягә бәяләр уйнаклап торуы.

 

– Әйтик, 2025 елның 25 октябрендә сөтнең сатып алу бәясен бер сумга киметтеләр, ди. Безнең өчен бу – айга бер миллион сум югалту. Шул ук вакытта ягулык хаклары 20–25 сумга күтәрелде, һәм аның артыннан без ала торган барлык продукциягә бәяләр артты, – диде ул. – Бу сорауларны авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләре генә хәл итә алмый. Шуңа күрә Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итәбез: агроикътисадый сәясәтне үзгәртергә кирәк. Һәм моны инде бүген хәл итәргә кирәк, иртәгә соң булырга мөмкин.

 

Очрашуда катнашучыларны Кукмараның «Монокорм» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Алексей Леонтьевның чыгышы да кызыксындырды. Аның сөт мини-парклары турында үзебезнең дә язганыбыз булды. Хәзерге вакытта парк 24 әр баш сыерга исәпләнгән сигез торакны берләштерә. Һәр торак арендага бирелгән. Аларның һәркайсы кооператив милке булып санала, ләкин биш елдан соң арендага ала торган ферманы шәхси хуҗалык, фермер яки үзмәшгуль сатып алып, үзенеке итеп рәсмиләштерә алачак.

 

Фермалар без гадәтләнгән шәхси хуҗалыктан нәрсәсе белән аерыла соң? Бердән, сыерлар көтүгә куылмый, бәйдә тормый. Икенчедән, пайчыга печән чабасы, ашлык сатып аласы, техника эзлисе юк. Сыерларны махсус аппарат белән савалар. Сөт торбалар аша турыдан-туры суыткычка китә. Барысы да заманчалаштырылган. Фермада токымлы сыерлар асрыйлар. Берсе көненә 30 литрга кадәр сөт бирә.

 

Җир белән интегә торган кеше дә юк монда. Һәр ферманың үз хуҗасы булса да, кооперациядәге кебек кемдер – акчасы белән, кемдер хезмәт белән кергән. Ягъни һәр кеше үз эшен эшли: кемдер акчасын биреп, инвестор буларак үз өлешен керткән, кемдер малын алып килгән, кемдер сыер астын җыештыра, кемдер азык өчен җаваплы, кемдер финанс ягын кайгырта, кемдер ветеринария буенча җаваплы.

 

Иң кызыклы һәм кызыксындырган өлеше – әлбәттә, икътисад. Алексей Леонтьев әйтүенчә, төп табыш – сөттән. Сөт мини-паркын төзү, аңа җиһазлар сатып алу өчен 78 млн сум акча тотылган булган. Чыкканны чигергәннән соң, ай саен һәр парк кимендә 1,8 млн сум табыш китерә.

– Бүген һәр шәхси хуҗалык 200 мең сумнан алып 270 мең сумга кадәр чиста табыш ала. Кешеләр сөт тапшырып акча эшли, – ди Алексей Леонтьев.

 

 Мондый заманча фермага комитет рәисенең беренче урынбасары Владимир Плотников та шаккаткан.

– Сезнең тәҗрибә кызык, заманча фермалар. Һәм акчаны янга калдыру. Әгәр сез һәр гаилә аена 250 мең сум ала дип әйтәсез икән, бу – уникаль тәҗрибә! – диде ул.

 

Ләкин, Алексей Леонтьев фикеренчә, авылда хезмәт хакы да, хәтта торак та төп проблема түгел. Кешеләрнең ял итәсе килә, аларга ял көннәре һәм билгеле бер эш сәгате кирәк.

– Кооперативларда кешеләр бер-берләрен алыштыра ала әле. Әгәр фермер яхшы акча алса, ял итсә, терлек азыгы әзерләү, ветеринар хезмәтләре белән мәшәкатьләнмәсә, рәхәтләнеп эшләр иде, һәм мин алга таба үсешне бары тик шул рәвешле генә күрәм, – ди  ул.

 

Татарстанның Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл кулланучылары кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров сүзләренчә, республика фермерлары быел 2 млн 200 мең тонна сөт савып алган. Аның 30 проценты – кече хуҗалыклар өлеше.

– Минем, эре хуҗалык тоту яхшыракмы, әллә кечерәгеме, дип сүз көрәштерәсем килми. Без барыбыз да бер илдә яшибез. Без барыбыз да – бер ил гражданнары, – диде ул.

 

Шуннан соң ул дәүләт ярдәменең ничек бүленгәненә игътибарын юнәлтте.

– Ни өчен тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 50 процентын җитештереп тә, хуҗалык итүнең кече формалары федераль һәм төбәк бюджетыннан 20 проценттан кимрәк дәүләт ярдәме чараларын ала? Ни өчен җитештергән күләмдә ярдәм юк? – диде Камияр Байтимеров.

Шулай да ул Татарстан фермерларына башкаларга караганда күбрәк уңыш елмайганын әйтте. Республикада Татарстан Рәисе дә, район башлыклары да хуҗалык итүнең кече формаларындагы хәлләрне үз контрольләрендә тота.

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре