Сугыш, тынычлык һәм мәхәббәт турында. Россия Президенты Владимир Путин туры эфирда узып баручы елга йомгак ясады һәм журналистлар сорауларына җавап бирде. 4 сәгать тә 27 минут дәвам иткән эфирда Илбашы 80гә якын сорауга җавап бирде. Татарстан турында да әйттте. Ул арада дәүләт башлыгына килгән сорауларның гомуми саны 3 миллионнан да артып китте. Владимир Путин нәрсәләр сөйләде?
Рекорд сан
Ил халкының Владимир Путин белән “Туры эфир”га карата кызыксынуы кабат рекорд куйды: аңа 3 миллионнан артык сорау килде. Былтыр әлеге сан 2,5 миллион тирәсе тәшкил иткән булган. Быел сорауларны тәүге тапкыр МАХ кушымтасы аша да кабул иттеләр. Алдан ук хәбәр итүләренчә, соңгысын яшьләр һәм үсемрләр аеруча да үз иткән. Быелгы туры эфирга сорау җибәрүчеләрнең 60 проценттан да күбрәге – хатын-кызлар. Владимир Путин сорауларга 4 сәгать тә 27 минут буе җавап бирде. Барлыгы 80гә якыны җавап тапты. Иң озын туры эфир исә 2013 елда 4 сәгать тә 47 минут дәвам иткән иде.
Украина низагы турында
– 2022 елда барысы да соңгы чиккә җитеп, Киев режимы Донбасста сугыш башлагач, Россия Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикаларын танырга әзер булачагын ассызыклады, – диде Президент.
Владимир Путин әйтүенчә, Украина хакимияте ул вакытта үз гаскәрләрен чыгарырга теләмәде, соңыннан Истанбул килешүләрен үтәүдән баш тарттылар һәм хәзер бу низагны тыныч юл белән тәмамлаудан баш тарталар. “Моңа да карамастан, Мәскәү Киевның әңгәмә алып барырга әзер булуы турында билгеле бер сигналлар күрә”, – диде Илбашы.
Владимир Путин сүзләренә караганда, Россия сөйләшүләргә әзер – хәзер “туп” Украина һәм аның Европадагы иганәчеләре ягында. Шул ук вакыттта, Россия, Украинада сайлаулар узган очракта, сәяси чараның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча уйлап карарага әзер. “Украина хакимияте законлы булырга тиеш, ә бу сайлаулардан башка мөмкин түгел”, – диде Президент. Ул Зеленскийны “сәләтле артист” дип тә атады.
СВО зонасындагы вазгыять турында
Владимир Путин әйтүенчә, Россия гаскәрләре СВО зонасында бөтен фронт сызыгы буенча һөҗүм итә. “Дошман бөтен юнәлешләр буенча чигенә”, – диде ул. Президент билгеләп үткәнчә, “Кораллы Көчләр аларны Курск җиреннән куып чыгарганнан соң ук, өстенлек тулысынча Россия Кораллы Көчләре кулына күчте”. Ул 2025 ел ахырына кадәр Россия хәрбиләренең фронт линиясендә яңа уңышларга ирешәчәгенә ышаныч белдерде. Владимир Путин әйткәнчә, “Восток” гаскәрләре төркеме бер-бер артлы Запорожье юнәлешендә торак пунктларны азат итә. Моннан тыш, Сумск юнәлешендә куркынычсызлык зоналары булдырыла.
Владимир Путин туры эфир барышында СВОда һәлак булган хәрбинең хатыныннан гафу да үтенде. Илбашына Новосибирскида яшәүче Кристина Сергеева мөрәҗәгать итте. Аның ире 2024 елда СВОда һәлак булган. Гаиләдә ике бала ятим калган. Әмма балалар бүгенгә кадәр туендыручыны югалту буенча пенсия ала алмый икән. “Мин сездән гафу үтенергә телим. Моңа кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәргә тиешле хезмәтләрнең шулай ашыкмавы өчен гафу үтенәсем килә. Зинһар, безне гафу итегез. Ышандырып әйтәм, сезнең очракта бу тиз арада эшләнәчәк. Әмма проблема чыннан да бар”, – диде Владимир Путин.
Туры эфир барышында яңгыраган тагын бер сан: 2025 елда 400 меңнән артык кеше Россия Кораллы көчләре белән контракт төзегән.
Чит илләр белән мөнәсәбәтләр турында
Россия Президенты КХР Рәисе Си Цзиньпинны үзенең дусты, шулай ук Россиянең ышанычлы хезмәттәше һәм союздашы дип атады. Илбашыннан соңгы 10 елда Россия-Кытай стратегик хезмәттәшлегенең уңышлары һәм киләчәктә аның үсешен ничек бәяләве турында сорадылар.
Көнбатыш илләреннән исә Россия артык берни дә таләп итми, ә бары тик аның куркынычсызлык өлкәсендәге мәнфәгатьләрен үтәүне генә таләп итә. Чит илдәге хезмәттәшләр үз өстенә билгеле бер йөкләмәләр алды, ләкин аларны үтәмәде, дип искәртте Владимир Путин. “Безне бит алдадылар, – диде ул. – Әгәр сез безгә хөрмәт белән карасагыз, яңа махсус хәрби операцияләр булмаячак”. Россия Европа белән сугышырга җыенмый, дип тә өстәде Президент.
Бюджет турында
– Без бюджетны тотрыклы итә алдык, – дип бедерде ул. – Илдә реаль хезмәт хаклары үсеше саклана. Инфляцияне исәпкә алмаганда, быел ул 4,5 процент тәшкил итәчәк. Эшсезлек дәрәҗәсе дә минималь дәрәҗәдә. Былтыр ул – 2,5 процент булса, быел – 2,2 процент булачак дип көтелә.
Владимир Путин әйтүенчә, ел ахырында Россиядә инфляция 6 проценттан кимрәк булачак. “Аны 6 процентка кадәр киметү бурычы куелды. Чынбарлыктан күренгәнчә, ел ахырына кадәр ул 6 проценттан да азрак – 5,7–5,8 процент тәшкил итәчәк”, – диде Илбашы. Президент илдә сәнәгать җитештерүе 1 процентка, эшкәртү сәнәгате – 3,1 процентка, ә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү – 3,3 процентка артуын да әйтте. “2025 елда Россиянең эчке тулаем продукты үсеше 1 процент тәшкил итте, әмма соңгы өч елны алсак, бу күрсәткеч – 9,7 процент, ә Еврозонада ул бары тик 3,1 процентка гына җитте”, – диде Илбашы.
Салымнар турында
Президентт әйтүенчә, өстәмә кыйммәткә салымны арттыру бюджетның тотрыклылыгына ирешү өчен кирәк.
– Әлбәттә, кайбер мәсьәләләр бар һәм Хөкүмәт моңа игътибар итәргә тиеш: салым йөге арткан саен, аннан качарга тырышучылар арта. Безгә “күләгә”дәге икътисадтан котылырга кирәк, бу җитди проблема, – диде Владимир Путин.
Илбашы ассызыклаганча, бу – озак фикер алышулар нәтиҗәсендә кабул ителгән карар. “Шул ук вакытта җитештерү бизнесы яңа салым системасына күчүдән зыян күрергә тиеш түгел”, – дип тә өстәде Владимир Путин туры эфирда камыр ризыклары пешерүче эшкуарның соравына җавап йөзеннән. Сөйләшү барышында пешекченең кәефен күтәрергә теләпме, аннан “берәр тәм-том” да сорады.
Гаиләләргә ярдәм турында
Владимир Путин гаилә кору кебек фундаменталь мәсьәләләрне озакка сузмаска һәм мөмкин кадәр иртәргә киңәш бирде. Бу хакта Президент яшь гаиләләрнең торак сатып алу мөмкинлеге турындагы сорауга җавап биргәндә әйтте. Илбашы фикеренчә, матди хәлнең яхшыруын, белем алуны һәм башка әйберләрне чиксез көтәргә мөмкин. “Әмма бала тууны кичектермәскә кирәк”, – диде ул. Владимир Путин сүзләренә караганда, ил күләмендә яңа туган балалар саны кими. “Барысы да гаиләләрнең матди хәленә барып тоташа, әлбәттә. Без бу мәсьәләне хәл итү юнәлешендә эшлибез. Бала табу модага әйләнергә тиеш”, – диде Илбашы.
Президент яшь гаиләләргә ярдәм чараларына да тукталды. “Без гаилә ипотекасын саклап кала алдык. Яраткан кешең белән шалашта да җәннәт ди бит. Ә бу шалаш түгел, фатир. Гаиләләргә ярдәм итүнең барлык чараларын карарга кирәк. Барлык мәсьәләләрне дә хәл итәргә мөмкин”, – диде Владимир Путин.
Ә бала карау буенча айлык пособие түләүне 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр озайту бюджет чикләүләренә генә бәйле. Президент шулай диде. “Башка сәбәп юк. Хөкүмәт моны ничек хәл итеп булуы турында уйларга тиеш булачак”, – диде ул. Президент билгеләп үткәнчә, хәзер балалар бакчаларын яңарту юнәлешендә зур эш алып барыла.
Владимир Путинны туйга да чакырдылар. Чарада катнашкан бер журналист сөйгәненә туры эфирда тәкъдим ясады. “Сезне дә туйга чакырабыз”, – диде ул Владимир Путинга. Туры эфир тәмамланганчы, кызның кияүгә чыгарга ризалык белдерүе билгеле булды.
Машина базарының киләчәге турында
Владимир Путиннан бу ел азагында автомобильләргә утильләштерү җыемын арттыру сәбәпле, машина бәяләре кыйммәтләнүгә бәйле фикерен сорадылар. “Ил Хөкүмәте бу мәсьәлә турына белә. Бу Финанс министрлыгының үсешнең технологик өлкәсеннән өстәмә керем алу теләге белән бәйле. Утильләштерү җыемын арттыру гел булып тормаячак дип уйлыйм”, – диде ул.
“Үзебезнең илдә җитештерелгән машинамы әллә “иномарка”мы?” – дигән сорауга җавап йөзеннән: “Иномарка” сайлагыз дисәм, сәер яңгырар иде”, – диде ул уенын-чыны бергә кушып.
МАХ турында
– Чит ил мессенджерларына бәйле бер генә проблема бар иде – алар Россия законнарын үтәмәде”, – диде Президент.
Илбашы әйтүенчә, көндәшлек һәрвакыт кирәк. Ул МАХ платформасының көндәшләре булачагына ышаныч белдерде. “Чит ил Хөкүмәтләре цифрлы сервисларга Россия законнарын үтәргә ирек бирмәде. Россиянең тулы цифрлы суверенитетка ирешә алуы мөһим. Шулай булгач, бу – дөрес адым булды”, – диде Владимир Путин.
Татарстан турында
Туры эфир барышында Президент Татарстан турындагы дүрт сорауга җавап бирде. Алай гына да түгел, республикага булган җылы мөнәсәбәтен күрсәтеп, түбәтәй кигән “Татар-Информ” журналисты белән саф татарча “Исәнмесез!” дип исәнләште.
– Ислам илләре белән хезмәттәшлек итү юнәлешендә Татарстан тәҗрибәсе иң югары дәрәҗәдәге яхшы үрнәк булып тора. Барысы да татарстанга төрле дин һәм милләт вәкилләренең үзара дус һәм тату яшәү үрнәге буларак карый. Бу юнәлештә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев зур эш башкарды. Хәзер Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәвам итә. Татарстан башкаласының Ислам хезмәттәшлеге оешмасы линиясе буенча чаралар үткәрү үзәге итеп сайлануы очраклы түгел, – диде Владимир Путин.
Ул Татарстанда Болгар ислам академиясен булдыру да мөһим карар дип бәяләде. “Безнең төп традицион кыйммәтләребез, шул исәптән Татарстанда да, рухи, тәрбия, мәгариф юнәлешләре буенча барысы да туры килә”, – диде Владимир Путин.
Киләсе елда узачак “KazanForum-2026”га килергә җыену теләге юкмы турындагы сорауга җавап йөзеннән: “Бөтен форумнарда берүк кешеләрне җыймас өчен, без хезмәттәшләребез арасында бүлдек – мин гадәттә Ерак көнчыгыш форумына, Санкт-Петербург форумына барам. Хөкүмәт Рәисе Сочида шундый ук форумда катнаша, – диде Владимир Путин.
Шул ук вакытта дәүләт башлыгы форумның ил һәм халыкара хезмәттәшләр белән элемтәләрне ныгыту өчен әһәмиятен ассызыклады. “Бу форум бик мөһим. Әлбәттә, без аны хуплаячакбыз, чөнки ул безне гарәп дөньясындагы, гомумән, ислам дөньясындагы, берниди арттыруларсыз глобаль көнчыгыштагы дусларыбыз һәм союздашларыбыз белән бәйләүче тагын бер җеп”, – диде Президент.
Зур уңышка әверелгән М12 югары тизлекле юлыннан соң, алга таба Мәскәү – Казан арасында югары тизлекле тимер юл проектын да тормышка ашырырга җыеналар. Бу хакта Владимир Путин әйтте.
Мошенниклар турында
Президент билгеләп үткәнчә, быел мошенникларга каршы катгый чаралар күрелгәннән соң, мондый төрдәге җинаятьләр саны – 7 процентка, ә зыян күләме – 33 процентка кимегән.
– Ничек кенә булмасын, мошенниклык беркая да китмәде һәм төрле техник чараларны куллану мөмкинлекләре арткан саен, җинаятьчеләр дә үз күнекмәләрен камилләштерәчәк. Шуңа күрә мошенниклар кармагына эләкмәс өчен, телефон аша акча яки башка берәр төрле милек турында сөйли башлыйлар икән, шунда ук трубканы куегыз, – дип киңәш итте дәүләт башлыгы.
Блиц-сораштыру
– Эш графигыгыз нинди?
– Ничәгә кадәр эшләвемне әйтмим, әдәпсез яңгыраячак, бу – хезмәт законнарын бозу, дөрес тә түгел. Вакытында йокларга ятарга кирәк, мин барыгызны да нәкъ менә шундый яшәү һәм эш режимына өндим.
– Сезнең өчен Ватан кайдан башлана?
– Әти-әнидән.
– 13 яшьлек үсмергә нәрсә мөһимрәк?
– Әнине ярату.
– Сез гашыйкмы?
– Әйе.
– 200 елдан Россия нинди булачак?
– Аны югары белемле, димәк, югары технологияле итеп күрәм. Ул алда торган бурычларын әнә шул технологияләр ярдәмендә хәл итәчәк. Иминлек һәм тынычлык шартларында яшәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез