Булганы җитәрме? Хуҗалыклар елга нәтиҗә ясый

Ашлыклар җыеп алынды, яшелчәләрнең күпчелек өлеше складларга кайтып урнашты, терлекләргә ризыклар әзерләнде. Хуҗалыклар, фермерлар инде беразга җиңел сулап куйсалар да була. Быелгы сезонда аларны нәрсә сөендергән һәм көендергән? Үзләреннән белештек.

Апас районының «Агроактив» оешмасы директор урынбасары, баш агроном Фәргать Сибгатуллин әйтүенчә, быелгы сезон хуҗалык өчен бик уңышлы булган. 3100 гектарда үстергән игеннәре мул уңыш биргән. Көзге бодайдан – гектарыннан 70 центнер, арпадан – 72, язгы бодайдан – 60, көнбагыштан 33 центнер уңыш җыеп алып, рекордлы күрсәткечләргә ирешкәннәр.

– Уңыш сере гади – технологиядә. Барысын да вакытында һәм төгәл итеп эшләдек. Шул гына. Безнең хуҗалык болай да даими рәвештә яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп килә. Бөртеклеләрдән 60 центнердан азрак уңыш алганыбыз юк. Көнбагыш уңышы бераз азрак булса да, канәгать. Урып-җыю эшләрен яңгырга калдырмыйча төгәлләдек, – диде Фәргать Сибгатуллин.

Аның сүзләренчә, хуҗалык элиталы сортлар белән генә эшли. Яхшы уңышның тагын бер сере әнә шунда. Ә менә икмәк бәясе аларны да борчый.

– Җыеп алган уңышның яхшы бәясе дә булса, тагын да шәбрәк булыр иде. Ашлама, ягулык бәяләренә якын килмәле түгел бит. Шулкадәр нык күтәрелделәр. Ә без бөртекне ничә еллардан бирле 10–12 сумга сатабыз. Хуҗалыкны уңыш күп булганлык белән генә алып барабыз, – диде Фәргать Сибгатуллин.

Актанышның «Нур Баян» хуҗалыгы урып-җыю эшләрен иң беренчеләрдән булып төгәлләгән иде.

– Бөртеклеләрнең уңышы яхшы булды. Гектарыннан 51,5 центнер. Кукуруздан 90 центнер тирәсе уңыш алабыз. Аның соңгы гектарларын суктырып йөрибез. Быел яңгырлар күп яуганлыктан, көнбагыштан теләгән уңышны җыеп алып булмады. Гектарыннан 21 центнер чыкты. Соңгы берничә елда көнбагыш чәчкән юк иде, кукуруз белән беренче ел эшлибез. Табышлары чыннан да яхшы. Көнбагыштан алган табыш аңа керткән акчадан өч тапкыр күбрәк. Кукуруз да начар түгел. Шулай булгач, без канәгать, – диде хуҗалык җитәкчесе урынбасары Илдар Гапсәләмов.

Хуҗалыкның 2570 баш терлеге бар. Шуларның 824 е – савым сыеры. Тәүлегенә 23 мең тонна сөт савып алалар. Ел ахырына 30 мең тоннага җиткерергә планлаштыралар.

– Авырлык дигәндә, һава торышын гына әйтә алам. Кайбер көннәрдә яңгыр явып кына комачаулады. Иң зур теләк шул: бөртеклеләргә яхшы бәя күрәсе килә, – диде хуҗалык җитәкчесе урынбасары.

Игенчелек, терлекчелектән тыш, яшелчәчеләрнең дә хәлен белештек. Лаеш районындагы «Нармонка» хуҗалыгында бәрәңге, чөгендерне җыеп алганнар инде. Хәзерге вакытта кәбестә һәм кишер басуында эшлиләр.

– Яшелчә уңышлары яхшы. Начар була да алмый, чөнки без аларны су сиптереп үстерәбез бит. Суы сибелгәч, ашламасы кергәч, уңышы да яхшы була. Аларны ярминкәләрдә күпләп сатабыз. Кәбестәне 25 сумнан сатабыз. Бәрәңге, кишере дә шул бәядән китә. Күпләп сатканда бәяләр башкача, – диде хуҗалык агрономы Фикус Тимергалиев.

Кәбестәне 25 гектарда үстерәләр. Үз эшчеләреннән тыш, ук йортларыннан студентлар да ярдәмгә килә.

– Кәбестәне соңрак ала башладык, чөнки көннәр җылы торды бит. Бөтен эшләр дә кул белән башкарыла. Аны әле 5 градус суыкларга кадәр аларга мөмкин. Моңа кадәр төп көчне 500 гектардагы бәрәңгене җыеп алуга тоттык. Гомумән алганда, ел уңышлы булды. Яшелчәләр дә, бөртеклеләр дә мул уңыш бирде. Саклар өчен яхшы складлар бар, төргәклибез дә, – диде агроном.

Арча районының Корайван авылында яшәүче Фәнис Әхмәтхановның 60 лап баш мөгезле эре терлеге бар. Шуларның 25 е – сыерлар. Аларга кыш чыгарга җитәрлек азык әзерләнгән. Фермер өчен әлегә иң мөһиме шул.

– Зарланырга сәбәп юк. Эшләргә генә кирәк. Елны матур, тыныч кына тәмамлап киләбез. Урып-җыюны вакытында башкардык, ашлыклар мул уңыш бирде. Яңгырлар башланганчы барысын да оештырып җыеп алган идек инде. Техника да ватылып азапламады. Шуңа күрә үзебезнеке үзебезгә җитә, әле сатарга да калды. Арпа, борчак һәм бодай бәяләре узган ел дәрәҗәсендә дип беләм. Хуҗалыкларга 11, 12 сумнан җибәрсәк, элеваторлар 9, 10 сумнан алдылар, – диде фермер.

Аның сүзләренчә, сөт бәяләре дә әлегә шул ук тора. Үзе турыдан-туры заводка алып барып тапшыра. Килограммын 37 сумнан.

– Сөт бәяләре кимеде, дигән кешене ишеткән юк әле. Сыерларны электр көтүче саклый хәзер. Анысы уңайлы. Төшке ашка ашарга гына кайталар. Без, фермерларның, хәлләре бер чамадыр инде. Эш рәтен белеп эшләсәң, яшәмәслек түгел. Тик арада малларны карарга ярдәмчеләр таба алмаучылар да бар. Минем ул яктан яхшы. Хатыным сыер сава, улларым терлек карашырга булыша. Хуҗалыгыбыз артык зур булмагач, көндәлек эшләрдә үзебез өлгереп барабыз, – диде Фәнис Әхмәтханов.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре