Беренче карашка бурычлы булуның әллә ни яхшылыгы юк инде аның. Теләсә нинди бурыч – җилкәдә торган йөк. Бурычка күп итеп алып, берни булмагандай яшәр өчен ваемсыз, шактый калын тиреле булу кирәк. Процентлар түләп торганда бигрәк тә. Тик кешеләр кайчакта ваемсызланып, кайчан дөньясы хәзер шул дип, кайчан ничарадан бичара рәвештә әҗәткә яши. Процентлар югары булганда да. Дәүләтләрне, әлеге җәһәттән, калын тиреле дию генә дә аз кебек. Аларның кайберләре әҗәтне дистә еллар буе җыя, алганны кайтару турында уйлап та карамый. Бурычка биргәннәр дә, кайтар тизрәк, дип кыбырсымый, процентлар килеп тора бит.
Дәүләт бурычы – дәүләт үзендәге юридик яисә физик затлардан, чит илләрдән, аларның хөкүмәтләреннән үзенең агымдагы чыгымнарын, бигрәк тә бюджет дефицитын каплар өчен процентка алган акча ул. Физик затлар очрагында хөкүмәт төрле облигацияләр, кыйммәтле кәгазьләр чыгарып, шуларны халыкка сатып акча җыя. Компанияләр, банклар белән килешү төзеп, алардан да фәлән елга дип әҗәткә ала. Бирсәләр, искәртелгәнчә, чит илләрдән алырга да тартынмый.
Сүз башында ук дөньяның иң бай иле АКШның дәүләт бурычы 38,4 триллион долларга җиткәнен әйтик. Бу – коточкыч олы, астрономик сумма. Ул сумма әлеге илнең бюджетыннан якынча 6 тапкырга зур. Хәтта АКШның эчке тулай продуктыннан (ВВП) да зуррак ул. Һәм әлеге сан акрын гына үсә тора. Океан арты иленең әҗәт буенча түләп барган процентлары гына да, язуларынча, елына 1,2 триллион доллар тәшкил итә. Бу – бюджет чыгымнарының 17 проценты дигән сүз. Монысы да галәмәт олы акча – Россиянең өч еллык бюджеты дигән сүз.
Ел саен андый процентларны – триллион доллардан арткан сумманы кредиторларга түләп торганчы, бурычны кайтарып бирү, һичьюгы аны киметү яхшырак икәнен дәлиллисе түгел. Тик, ни гаҗәп, дөньяның беренче икътисады булса да, АКШ тегесен дә, монысын да эшләми. Монда сорау туа: алар теләмиме, әллә теләп тә хәлләреннән килмиме? Икесе дә бар. 38,4 триллионны берьюлы кайтару турында уйлыйсы да юк. Ул гынамы, киметә дә алмыйлар. Бик үк теләмиләр дә. Шунысын да искәртик: бурычка биргәннәр барысы да дәррәү акчаларын киредән сораса, Америкада дефолт булыр, ил банкротлыкка чыгар иде. Тик аның өчен кредиторларның сүз куешуы кирәк. Ә андый хәлнең ихтималлыгы бик түбән. Алагаем икътисад шулай итеп бурычка яшәвен дәвам итә. Һәм бер алар гына да түгел.
АКШка шаккатсак та, дәүләт бурычы дигәндә, Япония – дөньяның өченче икътисады саналган ил АКШны әллә кайда калдыра. Әлбәттә, абсолют сумма буенча түгел, ә эчке тулай продукт белән чагыштырып караганда. Японнарның башкаларга бирәсе акчасы алар эчке продуктының 235 процентын (!) тәшкил итүе мәгълүм (АКШ очрагында ул – 122 процент). Көчле икътисад саналган Сингапурда әҗәт күләме – 175, Италиядә – 137, Франциядә – 116 процент. Ә менә үзебез яшәгән илне бурычка баткан дип һич тә әйтә алмыйбыз. Бар булган әҗәтебез эчке продуктның нибары 15 процентына гына тигез. Менә шушы урында «Икътисады буенча Россиянең унберенче баскычны гына биләгәнен исәпкә алып, безгә дә күпләп бурыч җыясы түгелме икән?» дигән сорау да туа.
Чөнки бурычлары чиктән ашкан – 100, 200 проценттан арткан дәүләтләрне янә бер кат күздән кичергәч, ярыйсы кызык нәтиҗә чыга. Бурычка яшәүчеләр ялгыш та фәкыйрь түгел. Киресенчә, барысы да хәлле дәүләтләр. Ни өчен? Юкәдә икән чикләвек, дигән кебек, биредә үзенә күрә хикмәт бар. Дәүләт бит акчаны әҗәткә болай гына алмый. Ул аны кайсыдыр тармакларны, гомумән икътисадны финанслау өчен ала. Ягъни инвестицияләр, үсеш өчен. Тармакка акча иңдеме, ул киңәя, күбрәк җитештерә, яңа эш урыннары булдыра, хезмәт хакын күбрәк түли башлый. Гражданнарның үз чиратында сатып алу, түләү мөмкинлеге арта, алар торак, автомобиль, көнкүреш җиһазларын күбрәк ала. Андый хәл әлеге товарларны җитештерә торган предприятиеләрне, төзелеш оешмаларын хәлләндерә, баета, алар да җитештерү күләмен арттыра. Акча эшли, тормышны яхшырта булып чыга. Бурычка алынган булса да.
Дәүләт бурычы дигәндә, аның күләме һәр ил өчен, икътисадына карап, үзенчә булырга тиештер, диясе килә. Аз да, артыгын күп тә түгел, оптималь дәрәҗәдә. Күләмне, процентларны белгечләр, икътисадта азу тешен ярганнар билгеләргә тиештер. Акчаны кайсы тармакларга, күпме җибәрергә, ул тармак ни дәрәҗәдә аны аклаячак, кайчан һәм күпме табыш китерәчәк – барысын да алдан планлаштыру, исәпләү мәслихәт. Инвестицияләр дибез икән, аларның дәүләт бурычы аша кергәне дә үсешкә илтә бит...
АКШның һуш китмәле күләмдәге дәүләт бурычына кайтыйк. Дефолт куркынычы Дамокл кылычы кебек баш өстендә эленеп тормаса да, ул бөтенләй үк юк та түгел. Андый хәл туганда, илгә, андагы меңнән арткан доллар миллиардерына, шул исәптән Кремний үзәне дип аталган технологияләр үзәгендә шаккатмалы күләмдә мая туплаган, Трамп белән Вэнсны Ак йортка китергән технобароннар мөлкәтенә ни-нәрсә буласы билгеле. Трампның беренче эш итеп Хөкүмәт нәтиҗәлелеге департаменты дигән вәкаләтле орган булдырып, аның башына Илон Маскны куюы да нәкъ менә дәүләт бурычын киметергә теләү белән аңлатылды. Тик Маск Ак йорт хуҗасы белән низагка кергәч, департамент бетерелде. Дәүләт бурычы дигәндә, Трамп әлегә тәртәгә типте булып чыга. Димәк, бурыч кимемәячәк, дефолт куркынычы да калачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез