Газетага язылу

Быел Татарстандагы 66 тарихи бинада төзекләндерү эшләре алып барылачак

Татарстандагы мәдәни мирас объектларының барысы да дәүләт карамагында яисә шәхси кулларда. Аларда алып барыла торган эшләрне республиканың Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты контрольдә тота. Быел 10 бинаны төзекләндерүгә республика һәм федераль бюджеттан 1,8 млрд сум акча бүленгән.

Башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар хакында комитет җитәкчесе Иван Гущин сөйләде.

Тарихи биналарның берсе үз ишекләрен 20 мартта – Ураза Гаете көнендә ачты. Биектау районының Айбаш авылындагы XX гасыр башына караган мәчеттә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылыш тантанасы узды, Гает намазы да укылды. Төзекләндерү эшләре барышында агач конструкцияләрнең 80 процентын беренчел хәлендә саклап калуга ирешкәннәр. Тарихи мәчеттән хәзер көн саен азан тавышы ишетелә.

Зәй районының Югары Баграж авылында шулай ук XX гасырга караган агач Троицкий чиркәвен төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Ул май аенда ачылыр дип планлаштырыла.

Хәзерге вакытта Кукмара районындагы 1742 елда салынган мәчет һәм Буа районындагы VIII гасырда караучы Казан-Богородицкий чиркәвендә реставрация эшләренә керешкәннәр. “Тарихи гыйбадәт йортларын төзекләндерү эшләренә халык та һәрвакыт теләп кушыла. Бу юлы да һәркем үзеннән өлеш кертә ала”, – ди Иван Гущин.

Республиканың мәдәни мирас объектларын саклау комитеты җитәкчесе матбугат очрашуында тарихи биналарны барлау, реестрга кертү һәм саклау мәсьәләләре белән дә таныштырды. Хәзерге вакытта 2 меңләп объект бердәм дәүләт реестрына кертелгән. Аларның 403е – федераль, 1,2 меңе – төбәк карамагында, 357се – муниципалитетларга карый. Мәдәни мирас объектлары ел саен өйрәнелә, экспертизалар уза. 2026 нчы елда инде 4 объект дәүләт реестрына алынган. Болар – Казандагы Авиаинститутның самолет корпусы, Гуревич йорты (1881), XIX гасыр уртасына караган Филимонов йорты ( 1885 елда анда Мулланур Вахитов дөньяга килгән) һәм Әгерҗе районындагы татар язучысы Хәмит Рәхим кабере (1939).

Комитет ел саен йөзләгән дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза актларын карый һәм шулар нигезендә теге яисә бу бинаны дәүләт реестрына кертү-кертмәүне хәл итә. Нәтиҗәдә, 2024-2025 елларда дәүләт реестрына 301 мәдәни мирас объекты исәпкә алынган. Быел 100 объектка шундый экспертиза ясарга җыеналар.

– Шәхси кулларга һәм муниципалитетларга бирелгән биналарны контрольдә тотабыз. Төзекләндерү эшләре барышында аларның тарихи йөзен саклап калу таләп ителә. Ләкин бу таләпләр бозылган очраклар да бар, – ди Иван Гущин.

Хаталарны төзәтмәүчеләр белән закон нигезендә көрәшәләр. Мисал өчен, Казанның Цеткин урамындагы элекке “Звезда” кинотеатры бинасы хәзер Арбитраж судында карала. Токарная урамындагы тарихи бинаны хуҗасы бөтенләй сүтеп ташлаган. Хәзер республиканың мәдәни мирас объектларын саклау комитеты аның буенча җинаять эше кузгатуны таләп итә. Волков урамындагы 54 йорт, Атласи урамындагы 2 йорт адресы буенча урнашкан биналарның да язмышы аяныч. Тарихи агач биналар башкалада болай да бик аз сакланып калган. Булганнары да төзекләндерүгә барып җитә алмый. Әледән-әле янгын чыгып, алар үз йөзен югалта. Бу йортлар да уттан зыян күргән. Алар буенча җинаять эше дә кузгатылмаган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре