Газетага язылу

Чабатаның кире кайтуыннан куркам

«Мәрхәмәтле йөрәк» номинациясе

Илебезгә кара кайгы алып килгән, һәр гаиләнең ишеген кагып кергән Бөек Ватан сугышы, көнләп түгел, сәгатьләп тарихка кереп бара. Сугыш кырларыннан исән-сау әйләнеп кайтканнар инде бакыйлыкка күчте.  Бала чагын сугыш урлаган сабыйларның чәчләренә бәс сарган, алар да бармак белән генә санарлык. Әйе, сугыш чорында 10-11 яшьлек булган бабамнарның берсе дә инде дөньяда юк. Кызганыч, миңа аларны күрү бәхете елмаймады.

Ә менә туганыбыз Сабирҗанова Фәрдәнә апаның сөйләгәннәрен минем үземә тыңларга насыйп булды. Теле ачылган сабыйдан алып, ир уртасы булган абыйларга кадәр аны, олылап, “Дәү тәтә” дип йөрттеләр. Безне ташлап, мәңгелек йортка күченүенә дистә елдан артык вакыт үтсә дә, Фәрдәнә әбинең сөйләгәннәре бүгенгедәй колакта яңгырый.

Туганыбызның бригадир булып эшләгән вакытлары сугыш чорына туры килә. 1942 елда сыйныфташлары сугышка киткәч, 17 яшьлек  кыз бер бригаданы үз өстенә ала. “Авылыбыздан сугышка чыгып киткән ир-атларның 108е әйләнеп кайтмады, шуларның 52се өйләнмәгән егетләр иде. Сугышта өчәр, бишәр баласын югалткан аналар булды”,- дип  ачынып сөйли әби. Шуның өстенә авыл халкына күтәрә алмаслык налоглар килеп тора.  Балалары ачтан шешенгән, үзләре дә хәлсезлектән көчкә хәрәкәтләнүче хатыннарны, карт-корыны  көн дә эшкә чыгару, ындыр суктыру өчен, ниләр эшләргә кирәген күз алдына да китерүе кыен. Чөнки кайсы гына йортның ишеген шакысаң да, ачлык сагалый, кешеләрнең соңгы өметләрен кисеп, өчпочмаклы кара кайгы килә.

“Басуларда мин аяк басмаган бер генә җир дә калмады, көнгә икешәр тапкыр әйләнгән чаклар да була иде”,- ди дәү тәтә. Машина белән дә йөреп бетерә алмаган басуларга карыйм да  уйлап куям: кайлардан алды икән алар шундый көчне? Алар белән чагыштырганда, безнең буын нинди бәхетле! Мул тормышта яшибез, шуның өстенә гел җиңеллек эзлибез. Яшьләрнең дә күбесе укуга, эшләүгә караганда, кәрәзле телефонга текәлеп утыруны өстенрәк күрә.

Сугыш чорында яшь килен булган әбием дә ( ул 98 яшендә мәрхүм булды) ул вакытларны ачынып искә ала иде. Сугыштан да битәр, авыл бригадиры турында ачынып сөйли иде ул. Урактан кайтканда, яңа йокыга киткән баласын уята ул аның. “Абдул хатыны, бишегеңә салып ашлык урлыйсың, күтәр балаңны”,- ди ул аңа. Әби күпме генә ялынса да, баланы уятырга мәҗбүр итә. “Үзем дә белмим: каян көч килгәндер: “Кая, таптыңмы ашлык?- дип, изүенә ябыштым да күлмәген умырып төшердем,”- дип сөйли иде ул. Гәүдәгә кечкенә булган әбием кыюлыгыннан бигрәк, үзен ничек төрмәгә япмаганнарына аптырый иде. Бер уч ашлык өчен утыртканны, бригадирга кул күтәргәне өчен нәрсә буласын уйлап бетермәгәндер шул ул вакытта. Әйе, бригадирларның да төрлече булган шул ул чорда. Фәрдәнә апа кебек халыкка яхшылары да, кеше җанын корытканнары да.

Өлкәннәрнең бала чаклары, ачлык, ятимлек турында сөйләргә яратмаганнарын аңлыйм мин, чөнки алар үз тормышларын һәрчак бүгенге көн белән чагыштырып, сугыштан, ачлыктан куркып яши. “Өлкәннәр көне”ндә “Кукмара авазы” радиосында турыдан-туры эфирда бер әбигә: “Әби яшьлегеңә кире кайтыр идеңме?” дигән сорау биргәннәр иде. “Юк, балам, -диде ул. - Яшьлегем белән чабатаның кире кайтуыннан куркам,”- диде.

 Ни кызганыч, бүгенге көн яшьләре өчен модалы кием, тәмле ашау башка кыйммәтләрдән күпкә өстенрәк була бара. Шуңа күрәдер өлкәннәрнең һәр әйткән сүзен күңелебезгә сеңдермичә, колак читеннән үткәрәбез. Ә бит үзгәрергә кирәк, бик кирәк. Халкыбызның бөеклеген, батырлыгын, тарихын киләчәк буыннарга  җиткерү өчен, безгә әби - бабаларыбызның истәлек ядкарьләрен җыйнарга, нәсел җепләребезнең кая барып тоташуын өйрәнергә кирәк. Буыннар чылбырының башы Фәрдәнә әбиләр кулында булса, дәвамы - безнең кулда. Заманында тормышның иң авыр йөген күтәргән Фәрдәнә әби кебекләрнең исә, бөек булырга хакы бар.

Гөлназ Нәҗипова. 

 Аш-Буҗи авылы

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре