Тарихы
Чәчәк теле инде XVIII гасырда ук Европада һәм Госманлы империясендә пәйда булган. Аны бүләк итү телдән әйтергә ярамаган хис-тойгыларны белгертү ысулына әйләнгән. Мәсәлән, бер кызыл чәчкә – «мин сиңа гашыйк», агы «мин борчуда» дигәнне аңлаткан.
Билгесе
- Кызыл роза – мәхәббәт, ихтирам-хөрмәт билгесе. Бер чәчәк – дулкынлану хисен, ә инде бәйләме ялкынлы мәхәббәтне чагылдыра.
- Лилия – зәвыклылык һәм сафлык. Ак лилия – эчкерсезлек, алсуы – хыялыйлык, әфлисун төсендәгесе – дәрт билгесе.
Лалә – яз һәм шатлык. Яратуны, дуслык һәм язгы яңарышны гәүдәләндерә. Кызылы – ярату, сарысы – дуслык, шәмәхәсе – хөрмәт, агы – кичерү билгесе.
Күке чәчәге – купшылык һәм серлелек. Нәфислекне, рухи көч һәм гүзәллекне аңлата.
Кемгә – нәрсә
- Әнигә – кайгырту һәм ярату билгесе буларак, чалмабаш (пион), лилия, лалә.
- Хезмәттәшкә – хөрмәт итү, дус күрү билгесе буларак, лалә, альстромерия (лилиягә охшаш, әмма таҗ яфракчыкларында таплары бар).
- Сөеклеңә – ярату, соклану билгесе буларак, роза, күке яше (орхидея), лилия.
- Ахирәтеңә – ышану, сөенү, хөрмәт итү билгесе буларак, җете төстәге лалә, гербер.
Ә инде төрле чәчәкләрдән торган бәйләмгә ярату, кайгырту, соклану, сөенү – барысы да керә.
Карау сере
Чәчәк бәйләмен салкын сулы чиста вазага урнаштырырга кирәк. Суы һәр көн саен алыштырып, шуңа берәр тамчы лимон согы һәм аз гына шикәр комы өстәп, корыган яфракларыннан чистартып торылса, чәчкәләрнең «гомере» бермә-бер озая.
Саннар
* Чәчәк бәйләменең уртача бәясе: 4000 сум чамасы.
* Соңгы елда иң нык кыйммәтләнгәннәре: лилия (39 процентка), алтын чәчәк (хризантема – 31%), лалә (25%).
* 8 Март алдыннан иң популяр чәчәкләр: роза, лалә, лилия, чалмабаш, күке чәчәге.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез