Чәчәк үстерүче Әлфинур Хәлиуллина: «Яраннарга салкын су сибәм»

Санарга да, сатарга да яратмый ул. Базарлы Матакта яшәүче Әлфинур Хәлиуллинаның холкы әнә шундый. Гөл-чәчәкләр үстерә дә аларны бушлай өләшә. Бушка биргәч, кадере бетмиме?

Сары милли бизәкләр ясалган зәңгәр капканы ачабыз. Әнә бер маймыл бауга үрелеп маташа. Үзенчә композиция дә ясап куйган. Нинди генә төсләр юк, күзләр камаша. Ишегалдына үткәч, хуҗабикә бакчасыннан өенә кереп тә тормыйдыр, дигән хис туа. Һәрберсен сабый баладай карарга кирәк бит. Чүбен утыйсы, суын сибәсе, корыган ботакларын җыясы... Тәрбияләмәсәң, яме китәчәк. Әмма Әлфинур апа җиңел генә: «Бернәрсә дә эшләтмим», – дип куйды. Кызык, ул хәтта ничә төп гөл үстергәнен дә белми. Чүлмәкләрен санауны да кирәк дип тапмый. Күзләрне иркәләп, матурлык өләшеп утырсалар, шул җиткән. Үзен гөл җене кагылган дип саный. Дөрестән дә шулай, ел буе үстерә бит аларны. Көзге салкыннар җиткәч, бар гөлен теплицага ташый. Кышны чыккач, чүлмәкләрне кабат ишегалдына чыгара. Алты ел инде менә шулай мәш килә.

– Башта чәчәкләрнең гадиен генә үстердем. Яраннарның ят төрләрен базарда сатучы бер бабайдан алган идем. Кулы җиңел булды. Шулай үрчеп китте. Хәзер яраннар дип хыялланып яшим. Җете дә, шул ук вакытта гади дә булгангамы – күңелемә якын алар. Чыгымнарны санасаң, үстерә алмыйсың. Савытын да, гөлләрен дә сатып алырга кирәк. Ә үзем сораган кешегә бушлай бирәм. Көзен килегез, дим. Башкалар да үстерсен. Кеше сөендерү рәхәт бит. Каядыр чыгып сату уемда да юк. Акча мине кызыксындырмый. Бакчачы да түгелмен. Хастаханәдә пешекче булып эшләдем, – ди лаеклы ялдагы Әлфинур апа.

Безнең кебек бу йортның капкасын шакучылар аз түгел икән. Урамнан үтүчеләр дә матурлыкка битараф калмый. Күбрәк фотога, видеога төшәр өчен керәләр. Тәрбияләү серләре турында да сорашучылар да, гөлләрнең бер генә ботагын бирегез әле, диючеләр дә бар. Кемнәрдер бу ишегалдын парк дип тә йөртә башлаган. Яшенә дә, картына да кызык, кыскасы. Хәлиулиннар берсен дә кире борып чыгармый. Әлфинур апа үзе дә гөлләре кебек гел елмаеп тора бит.

Гөл-чәчәкләр үстерүнең сере юк, ди ул. Бәлки Әлфинур апа алар белән сөйләшә торгандыр? Гөлләргә дә тәмле тел, җылы караш кирәк, диләр бит. Шуңа гөрләп үсәләрдер. Юк, андый хыялый гадәте дә юк икән.

Ә менә күңел җылысын кызганмый. Чүлмәкләрен тегеләй, болай борып куйган була. Шулар арасында әрле-бирле йөри. Шуннан да тиктормас икәне күренә.

– Туфракны черемә белән бутыйм да утыртам. Кибеттән туфрак алган юк. Стаканга су салып, тамыр җибәргәнне көтмим. Җиргә кадап кына куям. Суны өч көнгә бер мәртәбә сибү дә җитә. Җылыны түгел, салкынны шлангтан гына сиптерәм. Менә шулай чыныктырам. Ашлама сипмим. Кояш нурлары үстерә. Кышын теплицада декабрьгә кадәр шау чәчәктә утыралар. Утны төнгә генә кабызабыз. Күбесе салкыннарны җиңел генә үткәрә. Гөлләрне артык иркәләгән дә, көйләгән дә юк, – ди Әлфинур апа.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре