Чәкчәк кадере. Милли ризык абруен югалтмыймы?

Чәкчәккә таләпләр булсын! Әлки районының Юхмачы авылы эшмәкәре Рафис Ганиуллин милли ризыкның кадере югалмасын өчен шулай кирәк дип саный. Юк, ул үзе белгеч тә, технолог та түгел. Әмма алар җитештергән тәм-томны республика һәм башка төбәкләрдә дә яратырга өлгергәннәр. Утыздан артык кешене эшле иткән, югары хезмәт хакы түләгән җитәкче янында без дә булып кайттык.

Искерергә вакыты юк

Әлкигә юл тотканчы, Ганиуллиннар җитештергән чәкчәктән авыз итеп караган идек. Тешкә тия торган баллы да, төче дә түгел – бар нәрсәсендә дә чама бар. Шул ук вакытта тәмле дә! Кабын ачканда, иң беренче булып куллану вакытының нибары бер ай гына булуы күзгә ташлана. Ничек алай, башкаларныкы 90 көн бит?

– Хәзер кешенең озак яшисе килә. «ГМО кушылмаганмы?» – дип сорап кына торалар. Безгә яраклылык вакытын 90 көн итеп кую авыр түгел. Ничек инде камыр туксан көн саклансын? Халыкта әнә шундый сорау туачак. Без 30 көн дип куйдык. Чәкчәкне 10–15 көндә сатып бетерәбез. Вакыты кыска икән, димәк, табигый дигән сүз. Без бернинди өстәмәләр дә кушмыйбыз, авылча ясыйбыз. Технологларыбыз да юк. Татлы ризыкларны Краснодар, Төмәнгә һәм башка шәһәрләргә дә алып китәләр, – диде Рафис Ганиуллин.

Чәкчәкнең искерү вакытын санагач, Ганиуллиннарның әлеге бизнеска ничек килүе белән кызыксындык.

– Югары Әлморза егете мин. Шунда туып үстем. Монголиядә армия хезмәтендә булдым. Шуннан кайткач, Тольяттидагы «Жигули» заводында 25 ел эшләдем. Дөресен генә әйткәндә, яшь чакта шәһәргә китәргә җыенмаган идем. Авылда калам, дидем. Китәргә туры килде. Шәһәрдә яшәсәм дә, авылга атна саен кайтып йөрдем. Узган гасырның туксанынчы елларында авылда кибетләр беткән иде. Киоск ачып җибәрдем. Күрше авыл халкы азык-төлек алырга килә башлады. Мин бит авыл баласы. Калган гомеремне шунда яшим әле, дип, туган ягыма күченеп кайтып, өй салдык. Шул вакытта Димитровградтагы бер ир Юхмачыда икмәкханә ачкан иде. Шуны сатып алып, ипи пешерергә тотындым. Бу урын гына кысан булгач, башкасын таптык. Ремонт ясадык, ут-газ керттек. 20 ел инде шунда эшлибез. Ипидән башладык. Хәзер аны кибетебездә сату өчен генә пешерәбез. Көнгә 3 мең тирәсе генә. Безнең авылга да китерегез, дип сораучылар бар. Әмма бүген алучы булса, иртәгә кирәкмәскә дә мөмкин. Икенче көнгә искергән ипине 10–15 сумга сатудан файда юк. Чәкчәк һәм бавырсакны күпләп җитештерәбез. Тольяттида яшәгәндә үк чәкчәк турында уйлап йөрдем мин. Ул вакытта әлеге ризык алай популяр түгел иде әле. План корасың, ул барып чыкмый. Җиһазы кирәк, өйрәнергә кирәк. Башта аз гына пешердек, аннан зурайдык.

Иләк аша үтсен...

– Хәзер бит кемнең акча эшлисе килә, шул чәкчәк ясый. Һәркем үзенчә тырыша. Төрле кешенеке төрлечә чыга. Булып чыгамы, юкмы, максаты –сату. Минем өчен ул тәмле, кешегә ошарлык булсын. Менә шул чакта горурлык та туа. Төрле җирләрдә йөрергә туры килә. Әйтик, Болгарда да булгалыйм. Анда каян гына килмиләр. Барысының да телендә – чәкчәк. Мөмкинлегем булса, мин аны махсус комиссия аша үткәртер идем. Синеке әйбәт икән, Сабантуйга алып чыгып сата аласың. Милли ризыкка таләп булырга тиеш, – дигән фикердә Рафис әфәнде.

Бу урында: «Ә нинди булырга тиеш соң ул?» – дип сораштык.

– Тәмле. Кая гына барсам да, чәкчәк сатып алам. Ашап карап, нәрсә җитмәвен әйтә алам. Төсе үк барысын да әйтеп бирә. Төрле кушылмалар кушыла икән, табигый түгеллеге шунда ук күренә. Эштәге хезмәттәшләремә – кызларга алып кайтам да, тәмләп карагыз әле, дим. Кара ипи пешерә башлагач та фикерләрен беләсем килде. Гадәттә ачыткы ясап, төрле кушылмалар өстиләр. Без солод (шыттырып киптерелгән арыш яки арпа оны) салабыз. Кызларга: «Бу – Мәләкәс ипие, ашап карагыз әле, тәмлеме?» – дидем. Менә шулай уйлап табыла рецептлар. Чәкчәкнеке дә, бавырсакныкы да. Бәяне кондитер кызларым бирә, – ди ул.

Эшне башлаганда, төрлечә хикмәтләндереп караганнар. Килеп тә чыкмаган чаклары булган. Аннан инде хуҗа үзенең ысулын тәкъдим иткән. Тик бүген кибетләрдә сатыла торган чәкчәк уйлап табу өчен шактый еллар кирәк булган. Хәзер инде башка җитештерүчеләр өчен дә кызык бу. Шул серне чишәр өчен Казаннан кадәр эшкә килергә теләүчеләр дә, рецептыгыз өчен төрле бәяне түләргә әзер, диючеләр дә юк түгел. Җавап бер: «Бездә сата торган рецепт юк». Рафис Ганиуллин безгә дә, эшләп камилләшкәндә генә яхшы рецепт була, диде. Үзен төрле шәһәрдәге күргәзмәләргә катнашырга чакыралар икән. Тик авыл эшмәкәре күләгәдә калырга тырыша. Моның өчен аның вакыты да юк. Эштәгесен тәртиптә тотасы бар. Ватылганны төзәтәсе, азык-төлекне кайтартасы, чәкчәкне урнаштырасы... Сату мәсьәләсе җайга салынган инде. Беренче мәлдә авыл кибетләренә кереп, чәкчәк кирәкмиме, дип сорап йөргән чакларын да искә төшерде эшмәкәр. «Кибеткә керәсең, анда бер әби утыра. «Сезгә чәкчәк кирәкмиме?» – дим. «Юк, юк, кирәкми, бездән алмыйлар аны», – ди. Бер сатучы бөтен авыл өчен җавап бирә. Башыңны иеп чыгып китәсең. Бүлмәгә махсус карта элеп куйдым. Монда бардым, анда юк. Шуның аша юлны планлаштыра идем», – ди бизнесмен.

Белгечләр җитәме?

Бүген кайсы өлкәне алсаң да, белгечләр җитми, дигән сүзне ишетәбез. Бу әле шәһәрдә дә шулай. Ә авылда аны каян табарга?

– Авыр, билгеле. Әлегә эшләр хутта. Тик 5–6 елдан ничек булыр, әйтә алмыйм. Яшьләр бармак белән генә санарлык. Бездә 30 лап кеше эшли. Күрше авылдан эшчеләрне вахта белән ташыйбыз. Көндез һәм кичке смена бар. Эшкә кат-кат сынап алам. Безгә бит бер көнлек кенә пешекчеләр кирәкми. Озак итеп сөйләшеп утырам. Бу кеше белән эшләп булмас дип, килеп тормаучылары да бар. Эш хакы югары бездә. Бәя үскән саен, хезмәт хакын күтәрәм. Бөтен кешегә дә акча кирәк. Яшисе бар бит. Җитештерүне тагын да киңәйтергә уйлыйбыз. Чистай шәһәрендә тагын бер нокта ачарга ният бар. Эшебезне никадәр генә җәелдерсәк тә, максатыбыз татарның горурлыгы булган иң яхшы, иң тәмле чәкчәк җитештерү булып кала, – ди Рафис Ганиуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре