Чигенә белмиләр

Дөньякүләм вазгыять киеренкелек ноктасына таба үсүен дәвам иттерә. Газзәгә үткән атнада Трамп вәгъдә иткән тынычлык килмәде: канкоеш туктамады. Геосәясәтнең Якын Көнчыгыш мәйданы Сүриядә хәлләрнең катлаулануы белән игътибарны үзенә җәлеп итә. Илнең көньягында үткән атна ахырында друзлар белән бәдәвиләр арасында кискен кораллы конфликт башланды. Сүриянең яңа хөкүмәте дә, үзен друзларны яклаучы дип игълан иткән Израиль баскыннары да әлегә вазгыятькә тыкшынмый. Көрдләр дә Сүрия хөкүмәте белән элек төзелгән килешүне бозды: кораллы төркемнәр Сүрия армиясенә кушылудан баш тартты. Вашингтон үзе тарафыннан коралландырылган һәм якланган көрдләргә басым ясаган булып кылана, ләкин әле уңай нәтиҗә күренми. Кыскасы, төбәк утлы табаны хәтерләтә.

Ул яклардан бер генә сөенечле хәбәр бар: Төркиягә каршы озак еллар террор һәм сугыш алып барган Көрд Эшчеләр партиясе (көрд коммунистлары) корал тапшыра башлады. Бу – Әрдоганның җитди уңышы. Коммунистларның белдерүендә түбәндәге юллар бар: «Дөньяда фашист басымы һәм кысрыклау көчәя барган, Якын Көнчыгыш төбәгебез канлы бәрелеш кырына әйләнгән, халкыбыз исә беркайчан да булмаганча тыныч, ирекле, тигез һәм демократияле тормышка мохтаҗ булган шартларда, без ясаган әлеге тарихи адымның зур әһәмиятен, дөреслеген һәм кичекмәстән гамәлгә ашырылырга тиешлеген күрәбез һәм тоябыз» (ясалма акыл тәрҗемәсе).

Үткән атнада глобаль масштабта ике мәсьәлә алгы планга чыкты: Трампның 1 августтан кертәчәк пошлиналары һәм Украина конфликтына бәйле сәяси адымнар. Путин белән телефон сөйләшүеннән соң, АКШ Президенты Киев – Мәскәү каршылыгына фикерен үзгәртте, Путинны усал тәнкыйтьләде: «Путин беренче карашка ачык йөзле кебек тоела, әмма без аннан ишеткән барлык сүзләр – буш һәм мәгънәсез сүзләр генә», – диде. Бу юллар язылганда, дүшәмбе көнне Трампның Украинага күрсәтәчәк хәрби ярдәме турындагы белдерүе яңгырамады әле. Әмма күп санда катлаулы хәрби техника һәм Patriot системалары биреләчәге турында сүзләр йөри. Коралны АКШтан Евросоюз сатып алачак һәм Украинага тапшырачак дип уйланыла. СВО башлаганда, Мәскәү көнбатыш күршесен демилитарлаштыру максаты куйган иде, әлегә коралландыру сәясәте генә тормышка ашырыла. Россиягә каршы тагын да авыррак санкцияләр кертелү ихтималы да зур. Соңгысы Россия нефтенә глобаль эмбарго рәвешендә булырга тиеш. Бу адымны ясау Россиягә генә түгел, дөнья икътисадына да үтергеч һөҗүм булачак. Трамп вәгъдә иткән 30 процентлык пошлиналар уңаеннан да илләр зур киеренкелек кичерә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре