Ел башыннан бирле Татарстанда 1942 янгын очрагы теркәлгән. Узган ел белән чагыштырганда, 6 процентка күбрәк бу. Коткаручылар бакча тирәсен чистартам дип, коры үләнгә ут төртүчеләрдән зарланса, урманчылар һава торышы суытып җибәрүенә сөенә. Республикада янгыннарга бәйле вазгыять ни хәлдә?
Иртә килгән яз урманчыларны ашыктырган. «Быел Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны 31 мартта башланды. Бу – гайре табигый хәл, – диде урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Чагыштыру өчен, былтыр урманнарда янгын куркынычы сезоны 15 көнгә соңрак башланган иде. Сәбәбе: быел яз иртә һәм коры килде. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, безнең климатик зонада урманнарда янгын куркынычы сезоны 185–190 көн дәвам итә».
Илгизәр Зарипов сүзләренә караганда, республикада дәүләт урман фондына карамаган, шул ук вакытта чиктәш территорияләрдә 424 термик нокта һәм 335 янгын чыгу очрагы теркәлгән. «Узган ел белән чагыштырганда, күрсәткечләр өч тапкыр зуррак, – диде ул. – Мәсәлән, узган елның шушы ук чорында 175 термик нокта теркәлгән булган. Тагын бер кат искәртәм: быел урман фонды җирләрендә янгыннар юк. Бу – күмәк тырышлык һәм урманнарга керүне чикләүгә бәйле эш нәтиҗәсе. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә гамәлдә һәм бу атнаның җомгасына кадәр дәвам итәчәк».
Һава шартлары бик тотрыксыз, ди урманчылар. Бу – гел начар дигән сүз түгел, әлбәттә. Соңгы арада көннәр суытып җибәрү һәм яңгырлар башлану сәбәпле, бүген урманнарда янгын чыгу куркынычы янамый диярлек. «Ничек кенә булмасын, без вазгыятьне даими күзәтеп торабыз», – диде Илгизәр Зарипов. Тиешле кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар турында да искә төшерде ул.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучы гражданнарга – 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр штраф яный. Ут белән уйнау аркасында янгын чыгып, урманга зыян килсә, җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкиннәр.
Коткаручылар да «кызыл әтәч» белән саграк эш итәргә өнди. «16 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, республикада 1942 янгын очрагы теркәлгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 6 процентка күбрәк. Янгында 66 кешенең (узган елга караганда 6,5 процентка күбрәк) гомере өзелде. Былтыргы кебек үк, утта өч бала һәлак булды», – диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Маринин.
Аның әйтүенчә, яз-җәй айларында янгынга каршы сак бүлекчәләренең эше бермә-бер арта. «Янгынарның күпчелеге коры үләнгә ут төртү, бакча тирәсендәге чүп-чарны ягу, табигатьтә учак ягу кебек саксызлык очракларына бәйле. Алар еш кына зур бәла-казага китерә. Мисал өчен, быел теркәлгән барлык янгын чыгу очракларының һәр өченчесе коры үләнгә ут төртүгә бәйле», – диде Олег Маринин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре коры үлән һәм чүпне диаметры – 1 метр, тирәнлеге 30 сантиметр булган чокырда гына яндырырга киңәш итә. Учакны теләсә нинди корылмадан – 50 метр, ылыслы урманнардан – 100 метр, яфраклы урманнардан 30 метр ераклыкта ягарга була. Үлән һәм чүп металл савытта яндырылса, бу ераклыкны ике тапкыр киметергә рөхсәт ителә. Шашлыкны исә мангалда яки тимер савытта гына кыздырырга кирәк. Бу очракта да агачлар һәм корылмалардан 5 метрга читкәрәк китү зарур. Тирә-юньне коры үләннән чистартырга да онытмагыз. Ә ит пешереп бетергәннән соң, күмерне сүндерергә һәм өстенә туфрак сибәргә кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда ““Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез