Газетага язылу

«Чыгымнар күп, янгын да зур зыян салды»: сатучылар маркетплейслардан китә

Берәүләр янгыннардан килгән зыян күләмен исәпли, икенчеләр заказ көтә. Илдә Wildberries складларына пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң, интернет-сәүдә какшады. Кибеткә тәмам диванда кырын яткан килеш кенә йөрергә ияләнеп беткән идек бит югыйсә.

«Чыгымнар күп, янгын да зур зыян салды»: сатучылар маркетплейслардан китә
Фото: Татар-информ

Маркетплейслар аша сатучыларга да бик кыен. Бу көннәрдә Россия Финанс министрлыгы ил күләмендә янгыннарда зыян күргән эшкуарларга ярдәм чаралары әзерләде. Гадәти кибетләрдә исә чиратлар арткан.

74 миллиард сумлык табыш

Wildberries складларына пилотсыз очкычлар һөҗүме 18 июльдә башланды. Беренчеләрдән булып Тамбов өлкәсенең Котовск һәм Мәскәү янындагы Электросталь шәһәрләрендәге складларга ут капты. Нәтиҗәдә 8 кеше һәлак булды, 70 ләп кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Шуннан бирле маркетплейс складларына дроннар һөҗүме турындагы күңелсез хәбәрләр илнең әле бер, әле икенче шәһәреннән килеп тора. 31 июльдә республиканың Яшел Үзән районында урнашкан логистика үзәгенә пилотсыз очкычлар һөҗүмен кире кагу турында хәбәр иттеләр. Шөкер, инфраструктура һәм кешеләргә зыян килмәде.

Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, 18 июльдән бирле пилотсыз очкычлар «Wildberries»ның 20 ләп складына һөҗүм иткән. Янгыннар нәтиҗәсендә селлерлар (маркетплейслар аша товар сатучылар. – Ред.) якынча 580 миллиард сумга кадәр акча югалткан булырга мөмкин. Гамәлдәге инфраструктураның 20 процентына зыян килгән дип фаразлана.

Татарстанда эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппаратында хәбәр итүләренчә, 2026 елның беренче өч ае нәтиҗәләре буенча, маркетплейсларда республикадан 73 меңләп селлер исәпләнә. Аларның яртысыннан да артыгы «Wildberries»та сату итә. Ковидка кадәрге 2019 ел белән чагыштырганда, Татарстанда маркетплейслар аша товар сатучылар саны 208 тапкыр арткан. Узган ел нәтиҗәләре буенча, республикада интернет-сәүдәгәрләр 74 миллиард сум табыш алган.

«Товар чыгарырга куркам»

Кукмарадан Айгөл Сәмигуллина Wildberries складларындагы янгыннар аркасында якынча 2 миллион сумлык товар югалткан.

– Без маркетплейста үзебез җитештергән тюрбаннар һәм намаз күлмәкләре сата идек. Товарларыбыз Мәскәүдә, Краснодарда янды. Яңа товарлар җибәрмибез, эшне туктаттык. «Wildberries»тан гомумән китәсебез килә. Дөнья хәлен белеп булмый, әлбәттә. Бар да әйбәтләнеп китсә, кире дә кайтырбыз, бәлки. Әмма әлегә ниятебез ныклы, – дип сөйли ул.

Алар, пилотсыз очкычлар һөҗүменнән зыян күрүчеләр буларак, маркетплейстан ике тапкыр компенсация алган. «Берсендә – 10 мең сумнан артыграк, икенчесендә – 20 мең сум тирәсе акча килде. Без югалткан 2 миллион сум белән чагыштыра торган түгел, әлбәттә. Әмма ул сумманы да бөтен кеше алмаган дип беләм. Чөнки таныш сатучылар арасында: «Бернинди акча килмәде», – диючеләр булды. «Wildberries»та ике ел ярым эшләдек. Җитештерү башыннан алып ахырына кадәр үзебезнеке. Без моңа кадәр үк социаль челтәрләр аша күбрәк эшләргә тырыша идек. Күпләп сатып алучылар белән хезмәттәшлек итәбез. Ә зыянга килгәндә, ярдәмгә артык өметләнмибез. Бер тапкыр янгында цехыбыз юкка чыккан иде инде. Хәзер үзебезне: «Бу юлы товарның бер өлеше генә юк булды», – дип тынычландырабыз. Арада 20 шәр миллион акчасын югалтучылар да бар бит. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын, булыр әле, дибез. Әмма «Wildberries»тан башка», – ди Айгөл Сәмигуллина.

Маркетплейс аша товар сатучы Ләйлә Сәгъдиева да килгән зыянны исәпли.

– Мин биредә ике төрле товар саттым. Берсе – балалар өчен су белән буйый торган келәм, икенчесе – чемоданнар өчен чехол. Аларны Кытайдан кайтардым. Товар төрләре артык күп булмагач, килгән зыян чагыштырмача зур түгел. Әмма барыбер кызганыч инде. Минем товарлар Сарапул, Краснодар, Невинномысск, Коледино, Электросталь складларында иде. Янып беткәннәрдер, аларны кире бирмәделәр. Әле Татарстанда калган товарларга бәйле проблемалар да булып алды. Бездә янгын булмады. Тик көннәрнең берендә безнең складтагы товарлар юкка чыкты. Техник ярдәм хезмәтенә кат-кат яза торгач кына табып бирделәр. Хәзер маркетплейста товарларым бетте. Аларны ташлама белән сатып бетердем. Бу сатучы файдасына түгел, әлбәттә. Товарны үз бәясенә куйсаң да, моңа логистика чыгымнары, комиссия өстәлә. Шуңа күрә зыяны күбрәк булды. Кем дә булса ярдәм итәр, дип уйламыйм. Бигрәк тә безнең ише кечкенә бизнеска. Әле «Ozon»га чыгармын дип уйлаган идем, тик соңгы арада анда да хәлләр әйбәт түгел, – ди ул.

Ләйлә Сәгъдиева әйтүенчә, ашаган белми, тураган белә. «1 октябрьдән маркетплейсларда сертификаты, тиешле документы булмаган товарларны сатарга ярамаячак. Ел башында ук уенчык сату өчен документларга заказ биргән идем. Үзебезнең илдән алганы – 180 мең сум. Шундый ук документларны Кыргызстан аша да эшләтергә мөмкин иде. Анысы – 85 мең сум. Акчаны янга калдырам дип, Кыргызстанныкына заказ бирдем. Мин документларны алганның икенче көнендә мондый сертификатларга чик куйдылар. Отмадым, оттырдым. Сеңлем «Ozon»да эшли, җиде төрле товар сата. Яңа кагыйдәләр буенча, 450 мең сумлык документ эшләтергә кирәк, ди. Чыгымнар күп, кыскасы. Янгын да өстәмә зыян салды», – ди ул.

Сатучы сүзләренә караганда, хәзер маркетплейста элеккеге кебек товарны җиңел генә сатып булмый.

– Комиссия дә, логистика да кыйммәт. Мин сата торган уенчыкны гына алыйк. Элек бер уенчык сатканнан 400–500 сум акча калса, хәзерге комиссия һәм товарны кире кайтаруларны исәпкә алып, 150–100 сум кала. Әле кайчан гына бер уенчыкны тиешле урынга кадәр 75 сумга җибәрсәләр, хәзер ул 185 сум тора. Элек комиссия 150 сум булса, хәзер 300 сумга кадәр җитә, – ди Ләйлә Сәгъдиева. – Кытайдан яңа партия товар кайтардым. Әмма маркетплейска сатуга куярга куркам. Әлегә көтәм. Алга таба бар да әйбәтләнсә, интернет аша товар сатуны кабаттан җайга салып карыйсым килә.

Иш янына куш

Бу атна башында Россия Финанс министрлыгы Wildberries складларына пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән эшкуарларга ярдәм чаралары турындагы документ әзерләде. Аны ил Хөкүмәте дә раслады. Әлеге документтан аңлашылганча, расланган зыян күләме еллык керемнәренең 5 процентыннан артып киткән компанияләр һәм шәхси эшкуарлар дәүләт ярдәменә өмет итә алачак.

* Бизнеска өстәмә кыйммәткә салым (импортка кагылмый), табышка салым, шулай ук салым салуның гадиләштерелгән системасын (УСН) һәм салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын (АУСН) кулланганда, салым түләүне 12 айга кичектерәчәкләр.

* Ташлама иминият кертемнәренә дә кагылачак. Аларны түләү вакыты бу елның августыннан 2027 елның июленә күчереләчәк.

* Кичектерү чоры тәмамланганнан соң, тиешле сумманы алдагы ел дәвамында тигез өлешләрдә капларга кирәк булачак. Зыян күргән эшмәкәрләр өчен бу ел ахырына кадәр салым тикшерүләре һәм иминият кертемнәрен исәпләүнең дөреслеген тикшерүләр дә туктатылып торачак. Бурычны түләү турында таләпләр җибәрү һәм аны түләтү турында карар чыгару вакыты алты айга озайтыла.

Россия финанс министры Антон Силуанов әйтүенчә, тәкъдим ителә торган ярдәм чаралары зыян күргән бизнес вәкилләренә финанс һәм административ басымны киметәчәк һәм эшне яңадан җайга салу өчен тиешле шартлар тудырачак.

Интернет чыганакларыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2025 елда Wildberries аша 4,3 миллиард заказ рәсмиләштерелгән. Бер сатып алуның уртача бәясе 1500–1600 сум тәшкил итә.

Ләйлә Сәгъдиева фикеренчә, бу күбрәк зыян күргән зур бизнеска кагыла. «Салым бурычын барыбер кайтарып бирергә туры киләчәк. Шуңа күрә эшлисе дә эшлисе генә кала», – ди ул.

Икътисад белгече Дамир Гарифуллин сүзләренә караганда, юк булганчы, бар булсын. «Селлерларның проблемалары чылбыр буенча күчә: эшләре катлаулана икән, димәк сатып алучы өчен дә товар төрлелеге кимеячәк. Бу иртәме-соңмы бәяләргә тәэсир итәчәк. Шуңа күрә тәкъдим ителгән ярдәм чаралары алга таба базарның тотрыклылыгын тәэмин итү өчен кирәк», – ди белгеч.

Ул арада сатып алучылар маркетплейс аша заказ биргән товарларын көтеп ала алмыйча интегә. «Бүген заказ биргәнне иртәгә-берсекөнгә алырга ияләшеп беткән идек. Хәзер товар килгәнне айлар буе көтәргә туры килә, – ди ике кыз әнисе Зәринә Борһанова. – Июль азагында ук кызыма мәктәпкә кияргә туфли заказ биргән идем. Август ахыры җитте, ул юк та юк. 1 сентябрь җитә дип, аяк киемен һәм аның белән беррәттән башка кирәк-ярагын да кибеттән барып алдык. Заказ биргән туфли маркетплейстан бер ай да өч көн килде. Тик корымга буялып беткән тартманы ачып та тормадым, кире тапшырдым, аның кирәге калмады инде».

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре