Тән түгел, җан ял итсен. Еш сәяхәт итәргә яратучылар әнә шулай ди. Аэропортта рейсларның кичектерелүе дә, пилотсыз очкыч һөҗүме турында кисәтүләр дә туктатмый үзләрен. Сәяхәттә – тынычлык. Бүгенге геройларыбыз – нәкъ шул тынычлыкны табучылар да инде.
Эшнең бетәчәге юк
Саннар алдамас: 2025 елның беренче кварталында Россиядә яшәүчеләр чит илгә 5,2 млн тапкыр сәяхәт кылган. Бу – 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 процентка күбрәк. Күпләр өчен сәяхәтләр – вакытлы ял гына түгел, ә яшәү рәвеше дә. Бигрәк тә ел саен берничә тапкыр сәяхәт кылучыларның фикере шундый. Алар даими рәвештә яңа ил бусагасын атлау һәм яңа белем туплау теләге белән янып йөри.
Казанда яшәүче Динә Сафина – табиб-педиатр. Үзенә әле нибары 25 яшь кенә булса да, инде 8 илгә сәяхәт кылырга өлгергән ул. Соңгы тапкыр Кытай, Сингапур, Индонезия һәм Малайзиядә булган – барысын да бер сәяхәт вакытында гизгән ул.
– Дус кызларым белән сәяхәт итәм. Елга 2–3 тапкыр чит илгә барып кайтырга тырышабыз, – дип уртаклашты ул. – Һәр кешенең үз максаты бар. Кемдер машина да, фатир да ала, сәяхәт тә итәргә тырыша. Әлегә өчесен дә берьюлы булдыра алмыйм, ләкин соңгы максатыма ирешеп киләм.
Динә (уңнан икенче) дус кызлары Виктория, Юлия һәм Татьяна белән
Интернетта диңгез, биек таулар, чүл, истәлекле урыннарның фотосына карап, кем генә: «Мин дә бу урынны күрер идем», – димәде икән? Динә дә искәрмә түгел. Төшенә дә кермәгән матурлыкны үз күзләре белән күрер өчен, аңа йокысыз әллә ничә сменаны уздырырга, җиң сызганып эшләргә туры килгән. «Фотолар теге яки бу илнең, чит табигатьнең матурлыгын тулысынча күрсәтми шул. Үз күзең белән күрү – бөтенләй башка нәрсә. Шуңа да сәяхәт яңа хис-кичерешләр, яңа дуслар бүләк итә, чит мәдәният, ризыклар белән таныштыра. Өстәвенә сәяхәтләр гомерне озайта», – ди ул.
– Дөрес, рейсның кичектерелүе, аэропортларда берничә тәүлек буе мәгълүмат көтеп утыручы сәяхәтчеләр турында еш ишетәбез. Әмма үземнең андый кыенлыклар белән очрашканым булмады. Без кызлар белән бары тик яхшыга өметләнәбез, – ди Динә.
Сингапур – кызлар еш искә ала торган шәһәр-дәүләт. Матурлыгы белән генә истә калмаган ул. «Иң кыйммәтле шәһәр» исемлеген тапшырганнар аңа. Кызлар анда бер генә көнгә тукталса да, бәяләргә шаккатырга өлгергән. «Матур, әмма кыйммәтле шәһәр. Сүз дә юк, үз халкы өчен яшәү, эшләү, уку шартлары да башка илләргә караганда яхшырак. Бөтен уңайлыклар да тудырылган», – дип искәртә Виктория Курсина.
Сәяхәттә иң кадерлесе – үз илеңнән килгән кешеләрне очрату. Сер түгел, Россия кешесен һәр илдә, һәр шәһәрдә очратырга мөмкин. Кызлар да моңа инанган.
– Мисал өчен, Әрмәнстанда рус телендә сөйләшүчеләр шактый күп. Урамнарда да рус җырлары яңгырый. Грузиядә шулай ук «үзебезнеке»ләрне очраттык. Шунысы кызык: биредә өлкән яшьтәгеләр, башлыча, гел рус телендә генә сөйләшә, ә менә яшьләр рус телен гомумән белми. Дубайда исә руслар күп, диләр, тик без аларны очратмадык. Балида 1–3 русча сөйләшүче белән күрештек, ә менә Кытай һәм Сингапурда якташларны күрмәдек, – дип көлә Динә.
Айгөл һәм Марат Шакировлар гаиләсе дә – сәяхәт итәргә яратучы казанлылар. Елга 3–4 тапкыр чит илгә сәфәр кылырга тырыша алар. Хәер, алар булган илләр исемлеге шактый озын – 14 кә тигез. Әлегә! Яшь гаилә бу сан белән генә чикләнергә уйламый.
– Сәяхәт ул – тормыш һәм тынычлык. Без үз илебез территориясе белән генә чикләнмичә, сәяхәт итәргә, башка илләрне күрер өчен туганбыз. Сәяхәт итү дөньяга карашыбызны үзгәртә, һәр сәяхәттән соң син бөтенләй башка кеше булып кайтасың. Сәяхәт итү – чит телләрне өйрәнү өчен дә менә дигән мөмкинлек. Син дөньяны башкача күрә башлыйсың. Мәсәлән, безнең илдә «бренд» артыннан куучылар күп. Чикләүләр кертелеп, күп кенә кием кибетләре Россиядән киткәч тә, аларны чит илдән алдыру юлларын эзли башладылар. Ә чит илдә мондый әйбер юк, «бренд, тренд» артыннан кумыйлар, – дип уртаклашты Айгөл.
Айгөл һәм Марат Шакировлар
Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да! Кайбер илдәге социаль тигезсезлекне яки икътисадый хәлне күргәч, башка әнә шундый уйлар да килми түгел. Чит илгә сәяхәт кылу, бездән яхшырак яки начаррак яшәүче халыклар да бар икән, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Ирле-хатынлы Шакировлар әнә шулай ди.
– Мин диңгезне, океанны яратам. Шарм-эл-Шейхка беренче генә бармыйбыз. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре дисеңме, Тай, Төркия – һәркайсына әле бер генә тапкыр бармабыз дип өметләнәбез, – дип елмая сәяхәтче кыз. – Бер тапкыр чит илгә сәфәр кылсаң, сине инде туктатып булмый. Йорт салырга, эшләргә, тормыш турында кайгыртырга өлгерербез әле – эшнең бетәчәге юк. Мөмкинлек булганда, сәяхәт итәргә кирәк. Сәяхәт тормышка яңа сулыш өрә.
Машиналы сәяхәт
Бүген чит илгә сәяхәт кылу – кыйммәтле ләззәт. Мөмкинлегең бар икән, бик әйбәт, булмаса – үзебезнең авыл, район, шәһәрләр белән чикләнәсең. Хәер, сәяхәт итәм дигән кеше барыбер җаен таба. Менә Чаллыда яшәүче Илдар Госманов үз гаиләсе белән машинада сәяхәт итәргә күнеккән. «Мондый сәяхәт арзангаракка да төшә», – ди ул.
Илдар – Түбән Камадагы 28 нче мәктәпнең директоры. Тормыш иптәше Ләйсән белән ике кыз үстерәләр. Икесе дә мәгариф өлкәсендә эшли. Инде җиде ел рәттән сәяхәт итә алар: исемлектә Кырым, Краснодар өлкәсе, Грузия, Төркия, Кавказ, Дагыстан да бар.
– Юлга беркайчан да маршрут төзеп чыгып китмибез. Әйтик, Краснодар краена барабыз дип кузгалабыз, аннан соң кай тарафка юл тотасыбызны юлда хәл итәбез. Безнең сәфәр кылу вакыты бер айны да, ике айны да тәшкил итәргә мөмкин. Шуңа күрә алдан яхшылап әзерләнәбез, – дип уртаклашты гаилә башлыгы Илдар.
Илдар һәм Ләйсән Госмановлар кызлары белән
Әзерләнү дигәне – машина карау. Сәяхәт иттерүче нәкъ менә машина булгач, аның төзек булуы шарт. Шуңа күрә юлга кузгалыр алдыннан «диагностика» да үтәсе, ике елга бер тапкыр тәгәрмәчләрне дә яңартасы. Моннан тыш, юлга поход кирәк-яракларын да ала Госмановлар: җыелма өстәл-урындыклар, бозылмый торган ризыклар. «Арыгач туктап, бәрәңге дә пешерәбез, салат та ясыйбыз. Юлда барганда туктап, кафеларга кереп чыгарга гадәтләнмәдек», – ди Илдар әфәнде.
– Тормыш иптәшем Ләйсән – «штурман» ролендә. Юлга чыгар алдыннан картаны өйрәнә ул. Бөтен җирдә телефон тотмый бит. Шуңа күрә Ләйсәнгә ышанып, без бер җирдә дә адашмыйча һәм курыкмыйча йөри алабыз, – дип көлә гаилә башлыгы.
Аларның төп максаты – мөмкин кадәр күбрәк истәлекле урыннарны күрү, кешеләр белән аралашу һәм аларның яшәү рәвешен өйрәнү, күчтәнәчләр алып кайту.
– Балаларның бер тапкыр да елаганы булмады. 500 чакрым узабызмы, меңнеме – алар һәрчак уйнап, көлеп, тәрәзәдән карап баралар. Бик арысак, туктап ял итү зур проблема түгел. Машинада да йоклап алабыз, кунакханәләргә кергән чаклар да булды. Шуңа күрә сәяхәткә күп вакытны бүләбез. Әйтик, Төркиянең Мерсин шәһәренә биш көн бардык. Волгоград, Грузиядә туктап ял иттек, андагы истәлекле урыннарга да эз салдык, – ди Илдар. – Юл безне ял иттерә, берләштерә. Монда вакытны гаилә белән үткәрәбез бит. Тагын өч ел рәттән барсак, 10 ел эчендә без төгәл 365 көнне чит җирдә үткәргән булачакбыз, Аллаһ боерса.
Госмановлар гаиләсе киләсе сәяхәтләрендә Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстанга барып җитәргә ниятли. Исемлектә Байкал, Төркия һәм Россиянең «Алтын боҗрасы» туристик маршруты да бар.
– 2018 елда Соль-Илецкиның Тозлы күлләренә баргач, бер бабай белән таныштым. «50 ел буе тормыш иптәшем белән сәяхәт иттем. Ягулык станцияләре аз булгач, ягулыкны үзебез белән ала идек», – дип сөйләде. Шул сөйләшү нәрсәнедер үзгәрттеме – без дә гаилә белән сәяхәт итә башладык. Белмим, 10 ел йөрербезме, 50 ме – анысын вакыт күрсәтер. Әмма сәяхәтләр безнең тормышыбызга ямь өсти, – дип уртаклашты ир.
САННАР
Росстат мәгълүматларына караганда, россиялеләрнең 40 проценты еш сәяхәт итү яклы түгел. Күп дигәндә 1–2 елга бер тапкыр чит илгә чыгып керергә мөмкин, дигән фикердә алар. Ә 21 проценты елга берничә тапкыр сәяхәт итәргә тырыша, 39 проценты бөтенләй сәяхәт итми. Шул ук вакытта сәяхәт итүчеләрнең 47 проценты фәкать Россия территориясен гизә, 10 проценты чит илгә генә бара, ә 44 проценты ил буенча да сәяхәт итә, чит илгә дә барып кайта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез